+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 ноябрь 2015, 22:17

Тарихтан шуны беләбез — бергә булсак, җиңелмәбез!

Республикада Халыклар бердәмлеге көне киң билгеләнде.Аерым алганда, бәйрәм көнен каршылап, 3 ноябрьдә Уфаның югары уку йортлары алдындагы мәйданнарда “Без бергә! Без бердәм!” дигән флеш-моблар узды. Тантанага ямь өстәп, күккә Русия әләме төсләрендәге меңләгән шар очты. Ә бәйрәм көнендә республика районнары һәм шәһәрләрендә “Русия Федерациясе гимны” дигән исем белән флеш-моблар оештырылды.

Уфада төп чаралар Конгресс-холлда үтте. Бәйрәмнең иң чагу өлеше республика халыкларының костюмлы марш-парады булгандыр, мөгаен. “Ватан” этно-авылы Башкортстанда яшәү­че барлык халыкларны берләштерде.

Шул ук вакытта “Конгресс-холл”да республика халыклары Ассамблеясе­нең интернет-сайты белән таныштыру булды.
Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы җыелышта республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов чыгыш ясады. Ул җыелучыларны бәй­рәм белән тәбрикләде.

— Бу көн данлы тарих сәхифәләрен искә төшерә. Ата-бабаларыбызның ватанпәрвәрлеге милләтләрнең һәм гражданнарның бердәмлеген ныгытуга юнәлтелгән бүгенге эшләрдә дәвам итә. Иң авыр сынауларны да халкыбыз бердәмлек һәм оешканлык белән җиңеп чыкты. Нәкъ шушы сыйфатлар илебезгә коточкыч сугышта җиңү яуларга ярдәм итте. Русия составына Кырым белән Севастопольне кайтарганда да халыклар бердәмлеге чагу күренде.

Без бердәмлегебезне тагын да ныгытырга тиешбез. Җәмгыятебезне бүлгәләргә, төрле милли почмакларга тартклаларга юл куймыйк. Киләчәктә дә бергә эшлик, бер-беребезгә ярдәм итик, шул ук вакытта, милли үзенчә­лекләребезне, телебезне, мәдәнияте­безне саклыйк, — диде республика Башлыгы.

Тантаналы җыелыш Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган “Безнең Бөек Интернациональ Җиңү” дигән концерт белән тәмамлан­ды. Анда республиканың милли-мәдәни оешмалары, үзешчән иҗат коллективлары катнашты.
Читайте нас: