+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 ноябрь 2015, 22:25

Гадилекләре белән сокландыралар

Бүген — Бөтендөнья телевидение хезмәткәрләре көне.Бакалы телевидение­сендә эшләүчеләр геройларының күңеленә юлны ихласлыклары һәм гадилекләре белән таба.

— Бүгенге тормышыбызны телевидениедән башка күзал­лау мөмкин дә түгел, ул күпче­лек кеше өчен төп мәгълүмат чыганакларының берсе булып тора, — ди Бакалы телевидениесе директоры Ильяс Шәй­гарданов. — Зәңгәр экраннар аша без сәяси, икътисади, мә­дәни, спорт яңа­лыкларын белеп торабыз. Мәгълүматны халыкка җит­кергәндә телевидение хезмәт­кәрләреннән һөнәри осталык кына түгел, югары әхлакый сыйфатлар, еш кына батырлык, кыюлык һәм сабырлык та сорала.

Телетапшырулар — ул жур­налистларның, режис­серларның, опера­торларның, монтажчыларның уртак хезмәт җимеше. Аллаһка шөкер, райондашлар безнең тапшыруларны көтеп ала, шалтыратып та, күрешкән чакларда да бик күп рәхмәт һәм мактау сүзләре әйтә.

Моңа кадәр Бакалы телевидениесе эфирга атнага бер генә чыккан булса, 1 ноябрьдән көн дә чыга башлаган. Җомга көнне яңалыклар, районның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышыннан сюжетлар күр­сәтелсә, гадәти көннәрдә котлаулар программасы тамашачыны җәлеп итә. Шунысын да әйтергә кирәк: IP-телевидение ярдәмендә бакалылылар бер тапшыруны атна дә-вамында кабаттан карау мөм­кинлегенә дә ия.

Тапшырулар өч телдә алып барыла. Телевизор караучылар бигрәк тә “Кеше һәм һө­нәр”, “Сәламәтлек баскычлары”, “Аш-су серләре”, “Яңа га­сыр”, “АБВГДейка”, “Балалар дөньясы” тапшыруларын көтеп ала. Соңгы вакытта әлеге рубрикаларга “Якташлар” дип аталганы да өстәлгән. Монысында Бакалы телевидениесе хезмәт-кәрләре районнан чыккан күренекле шәхесләр турында тапшырулар әзерләп күрсәтә. Мисалга, күптән түгел Уфа янгын сүндерү идарәсе начальнигы, “Якташлар-бакалылылар” җәмгыяте рәисе Равил Кәримов турында тапшыру чыгарганнар. Озакламый башка якташлары турында да сюжет эшләргә уйлыйлар.

— Тапшыруларыбыз геройлары итеп бар яклап та үрнәк булырдай шәхесләрне сайларга тырышабыз. Августта, мәсәлән, Туктагул авылыннан 80 яшьлек Әнисә апа турында сюжет әзерләдек. Уйласаң, уелып китәрлек: Әнисә апаның бал кортлары үрчетү, карау-тотуда 70 еллык тәҗрибәсе бар! Ул сюжет барышында умарта тоту серләре белән бик тәфсилләп уртаклашты. Әнисә апа кебек булдыклы шәхесләр районыбызда бихисап: шәхси хуҗалыгында күпләп мал-туар, кош-корт асраучылар, яшелчә үстерүчеләр бар. Ел дәвамын-да без аларның һәммәсе турында тапшырулар әзерләп күрсәтәбез, шул рәвешле халыкка эшле һәм ашлы булу өчен азмы-күпме юнәлеш тә бирәбез, — ди Ильяс Мирзанур улы.

Бакалы телевиденисендә, башлыча, яшьләр эшли. Мө­хәр­рир-хәбәрче Миләүшә Риянова, хәбәрчеләр — Розалия Бритоусова, Эльвера Дәүлә­това, оператор Ирек Фәрва­җев, монтажчы Дмитрий Морзагулов, бухгалтер Резида Хәйруллина турында телевизор караучылардан һәм урындагы хакимияттән мактау сүзләре генә ишетергә туры килә.

2002 елдан эшләп килүче телевидениедә хезмәткәрләр өчен уңайлы эш шартлары булдырылган, район Мәдәният сарае бинасыннан аларга ике бүлмә бирелгән. Былтыр шуларның берсенә үз көчләре белән ремонт эшләгәннәр, Наил Баһаветдинов сабантуйда бүләк иткән 200 мең сумлык грантка яктырту җиһаз­лары һәм яңа камера алганнар. Өстәвенә, һөнәри бәйрәм уңаеннан узган елда район хакимияте башлыгы Александр Андреев та аларга акчалата ярдәм күрсәткән, аны да яңа җиһазлар алуга тотынганнар.

Әнә шулай бер-берсе бе­лән аңлашып, “Кешеләр өчен эшләргә!” дигән максат белән алга таба атлый Бакалы районы телевидениесе хезмәткәр-ләре. Шуңа күрә һөнәри бәй­рәм­нәрен дә алар күтәренке күңел, яхшы кәеф белән каршы ала. Һөнәри бәйрәмегез котлы, барлык эшләрегез дә уң булсын, хөрмәтле телевидение хезмәткәрләре!
Читайте нас: