+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 ноябрь 2015, 20:32

Без синең белән!

Чакмагыш районында Рөстәм Нәбиевка багышланган “Изгелек эшләргә ашык!” дигән хәйрия концерты үтте.Изгелек — җиде генә хәрефтән торган шушы сүз никадәр тирән мәгънәгә ия! Кызганычка каршы, бу сыйфат кешеләр күңелендә елдан-ел саега бара кебек. Күптән түгел Чакмагыш районы мәдә­ният сараенда Омск шәһәре янындагы һава-десант гаскәрләренең уку үзәгендә казарма җимерелү нәтиҗәсендә зур фаҗигагә очраган райондашыбыз Рөстәм Нәбиевка багышланган “Изгелек эшләргә ашык!” хәйрия концертын караганга кадәр мин шулай уйлый идем. Аның барышында бу фикерем үзгәрде.

Омск шәһәрендә булган бу җан­­өшет­кеч вакыйга бөтен ил халкын тет­рәндерде. Биредә безнең республикадан армия хезмәтен үтәргә киткән биш егетнең, шул исәптән, Чакмагыш районы Яңа Мор­таз авылыннан Фидан Мамлие­в­ның да гомере өзелде, күплә­ренең сәламәт­ле­генә зыян килде. Райондашыбыз Рөстәм Нәбиевны да, кызганычка каршы, бу бәла читләтеп үтмәде. Бүгенге көндә Мәскәү гос­пита­ль­ләренең берсендә дәвалана ул. Рөстәмгә матди һәм рухи ярдәм күрсәтү йөзеннән районыбызда зур чара оештырылды. Аңа төрле авыллардан, оешма-учреждениеләрдән райондашларыбыз, Рөстәмнең туганнары, якыннары, яшьтәшләре, дуслары, егетнең хә­лен үз йөрәге аша үткәреп, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә ашыгучы, аның язмышына битараф булмаган изге күңелле кешеләр килде. Урындагы телевидение тарафыннан туры бәйләнеш булдырылып, райондашларга скайп аша Рөстәм белән аралашу мөмкинлеге бирелде. Ул залда утыручыларның җылы теләкләрен кабул итте, туган йортын, туган якларын сагынуын яшермәде.

Чара армия хезмәтен үтәгәндә парашюттан сикергәндә фаҗигале рәвеш­тә һәлак булган Калмашбаш егете, Русия чемпионы Алик Рама­за­новның әнисе Рәйлә Рамазанова башкаруындагы “Улыма” дигән җыр белән башланып китте. Газиз улын югалткан ананың күңелендә ниләр ятканын күз алдына китерүе дә кыен. Рәйләнең Зифа Нагаева язган әлеге җырны беренче тапкыр зур сәхнәдән башкарырга үзендә көч табуын тамашачылар иңнәренә төшкән авыр кайгыны күркәм сабырлыгы, изге догалары аша күтәрә белүе дип кабул итте. Аңа кушылып җырлап та, елап та утыручылар булды. Бала югалту кайгысын кичергән Рәйлә һәм Азат Рамазановлар Рөстәмгә дә ныклы сабырлык, ихтыяр көче, туган якка исән-имин әйләнеп кайтуын теләделәр.

Арытаба залда утыручылар сәхнә түрендәге экран аша Омск шәһәрендә булган фаҗигагә әйлә­неп кайтты. Фидан Мамлиевны туган авылына кайтарып җирләү турындагы сюжет беркемне дә битараф калдырмады: аны караганда күпләр күз яшьләрен тыя алмады.

Райондашыбыз Рөстәм Нәбиев әлеге фаҗигадә авыр тән җәрәхәте алды, берничә ай дәвамында Мәскәүдәге Бурденко исемендәге хәрби госпитальдә дәваланды. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та аның хәлен белергә барды... Чара барышында сәхнә түренә Рөстәмнең сыйныф җитәкчесе, сыйныфташлары, дуслары чыгып, аның яшьтән үк спорт белән дус, кешелекле, кечелекле, ярдәмчел, максатчан, актив, ачык йөзле, изге күңелле булуы турында сөйләде, киләчәктә дә көчле рухлы, ныклы ихтыярлы булып калуын теләде. Районның имам-мөхтәсибе Галим Шакиров исә Сабырлык догасын укыды, залдагыларның һәммәсен, язмыш сынауларын кабул итеп, аны күркәм сабырлыклар белән җиңеп чыгарга чакырды. Районның Әф­ганстан сугышы ветераннары бер­ләшмәсе рәисе Җәвит Хәбибуллин исә үз чыгышында әлеге чараны оештырган урындагы телевидение хезмәткәрләренә, бигрәк тә шушы изге эштә башлап йөрүче, аның директоры Эльвира Сөндековага зур рәхмәтләрен җиткерде, Рөстәмгә дә үз теләкләрен әйтте.

Чарага килгән район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча комитет рәисе Руслан Бикмөхәммәтов Рөстәмгә иң изге теләкләрен җиткерделәр, аның кайгы алдында сыгылып төшмәвенә, көчле рухлы булуына соклану белдерделәр. Шунысын да әйтергә кирәк, бүгенге көндә районда­шыбызның мөмкинлекләре шактый чикле — аңа, башлыча, коляскада хәрәкәтләнергә туры киләчәк. Шуны күз уңында тотып, җәй аенда район хакимияте ярдәме белән аның туган йортында реконструкция эшләре башкарылды.

Менә сәхнә түренә Рөстәмнең әтисе Илгиз белән аның тормыш иптә­ше (кызганычка каршы, Рөс­тәм­нең үз әнисе күптән вафат булган) күтәрелделәр. Алар иң авыр вакытта матди һәм рухи ярдәм күрсәткән өчен район хакимиятенә һәм район халкына рәхмәт белдерде. Чарага Рөстәмнең сөйгән кызы Индира да килгән иде. Мәхәббәт кыенлыклар килгәч сынала, диләр. Моны Рөстәм белән Индирага карата да әйтергә була. Яраткан кешесе белән шундый фаҗига булгач, Индира бер генә минутка да аның яныннан китмәгән, әлеге чара барышында да ул Рөстәмгә иң җылы сүзләрен җиткерде.

Шундый ук җылы сүзләрне Рөс­тәмгә сәхнә түрендәге экраннан Олим­пия чемпионы Ирек Зарипов та әйтте. Ул егеткә ярдәм итәргә вәгъ­дә итте.

Хәйрия концерты район мәдә­ният сарае хезмәткәрләре, үзеш­чәннәр, балалар сәнгать мәктәбе укучыларының җыр-биюләре белән үрелеп барды. Әлеге чара шул ук сәгатьләрдә Башкортстан юлдаш телевидениесенең “Яңалыклар” чыгарылышында да күрсәтелде.

Көтмәгәндә бәлагә тарыган Рөстәм Нәбиевка рухи һәм матди ярдәм күрсәтү йөзеннән хәйрия концертын оештыручыларга, бигрәк тә урындагы телевидение коллективына, алып баручы Мөнирә Махъяновага Чакмагыш районы халкы рәхмәтләрен җиткерә. Мәрхәмәтле гамәлләр ешрак кылынсын, изге күңелле кешеләр арабызда тагын да күбрәк булсын иде.
Читайте нас: