+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 ноябрь 2015, 20:34

Террорчыларга – үлем!

Соңгы чорда булган коточкыч фаҗигаләргә бәйле Русия вәхшиләргә каршы дөнья күләмендә сугыш ачты.Ил-көннәр тыныч түгел. Ачыктан-ачык сугышлар бармаса да, һәртөрле хәрби операцияләр дулкынында, шул ук кораллы бәрелешләр, канкоеш эчендә яшибез. Аяныч, әмма дөньякүләм хәл-шартлар илне шундый адымга этәрә.

Узган атнада 31 октябрьдә Мисыр күгендә һәлакәткә тарыган Русия самолетының шартлау сәбәпләре ачыкланды. Алар хакында ил Президенты Владимир Путинга Федераль иминлек хезмәте җитәкчесе Александр Бортников җиткерде. Атап әйткәндә, ул самолетка бомба куелуы һәм әлеге һәлакәтнең теракт нәтиҗәсе булуы хакында белдерде.

Александр Бортников сүзләренә караганда, самолетка 1,5 килограмм тротил көчендәге шартлаткыч куелган булган. Көчле шартлау нәтиҗәсендә очкыч һавада ук таркалган. Аның кисәкләренең төрле якка чәчелүе дә шуның белән аңлатыла.

Үз чиратында Русия Президенты Владимир Путин А321 самолетын шартлатучылар мотлак табылачагына һәм тиешле җәза алачагына ышандырды.
– Авиаһәлакәткә сәбәпче кешеләрне, алар кайда гына яшеренмәсен, эзләячәкбез һәм табачакбыз. Планетаның нинди генә почмагында булмасыннар, террорчылар тиешле җәзасын алачак, – диде, атап әйткәндә, ил Президенты.

Бу мәсьәләгә ул 15 ноябрьдә Төркиянең Анталья шәһәрендә үткән БРИКС илләре башлыкларының очрашуында да тукталды һәм быел җәй Уфада үткән ШОС һәм БРИКС саммитларында кабул ителгән резолюциядә бу юнәлештә билгеләнгән мөһим карарларны хәтергә төшерде.

– Террорчылык бөтен дөньяга яный. Күптән түгел генә Парижда коточкыч хәлләр булды. Без каза күрүчеләрнең, аларның якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Шул ук вакытта мондый коточкыч хәлләргә юл куймас өчен террорчылыкка каршы көчне берләштерергә тиешбез. Әлбәттә, биредә катгый рәвештә Берләшкән Милләтләр Оешмасы уставына ярашлы һәм халыкара нормаларны, һәр дәүләтнең законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен күз уңында тотып эш итү зарур. Бу принциплар Уфада кабул ителгән БРИКС декларациясендә тулы чагылыш тапты, – диде аерым алганда Владимир Путин.

Һәр дәүләтнең законлы хокуклары һәм мәнфәгатьләре аерым игътибар үзәгендә булса да, дөнья җәмәгатьчелеге террорчыларның соңгы чорда бер-бер артлы коточкыч һөҗүменә бәйле, әлбәттә, кул кушырып утыра алмый. Бу җәһәттән Русия Кораллы Көчләре дә узган атнада Сириядә террорчыларга каршы алып барган хәрби операцияләрен сизелерлек җанландырды. 20 ноябрьдә шушы уңайдан ил Президенты Владимир Путин катнашлыгында Оборона министрлыгы җитәкчелеге белән эшлекле киңәшмә үтте. Анда Русиянең Һава-космос Көчләре Сириядә алып барган хәрби операцияләр хакында Оборона министры Сергей Шойгу һәм әлеге чараларда катнашучы часть командирлары җиткерде. Мәсәлән, авиация эскадрильясы командиры Капша ил җитәкчелегенең 17 ноябрьдәге күрсәтмәсенә ярашлы, “Ту-95 МС” һәм “Ту-160” самолетларының Сирия территориясендә урнашкан ИГИЛ оешмасы объектларын утка тотуы хакында белдерде.

– Көн саен икедән алып бишкә кадәр очыш ясала. Самолетларның гомум һавада булу вакыты 200 сәгатькә җитә. Әйтик, бүген самолетлар 9500 километр юл үтеп, террорчылар объектларын утка тотты. Хәрби операциядән соң алар базага кайтты, – диде ул, атап әйткәндә.

Башка часть командирларының чыгышларында да шуңа охшаш мәгълүматлар китерелде.

Оборона министры Сергей Шойгу исә хәрби операцияләр көчәйтелгәннән соңгы дүрт көндәге мәгълүматлар белән уртаклашты.
– Ил җитәкчелеге карарына ярашлы, Сириядә террорчыларга каршы көрәш көчәйтелде. Авиация төркеме ике тапкыр арттырылып, самолетлар саны 69га җитте. Көн саен 143 очыш ясала.

Диңгез төркеме ун корабльдән тора. 20 ноябрьдә Каспий флоты 18 канатлы ракета очырды. Алар тиешле объектларны юк итте.

Җәмгысы операция барышында 522 очыш ясалды, 101 канатлы ракета очырылды, 1400 тонна бомба ташланды. Дошманның 826 объекты юк ителде. Төп көчләр ИГИЛның финанс-икътисади базасын җимерүгә юнәлтелә. Нефть саклау һәм эшкәртү буенча 15 объект, 525 автоцистерна шартлатылды. Террорчылар көн саен 1,5 миллион доллар югалта.

Бер үк вакытта бандаларны һәм аларның лидерларын юк итү юнәлешендә эш алып барыла. Боевикларны әзерләүче 23 база, корал һәм шартлаткычлар җитештерүче 14 завод, алар сакланучы 47 склад шартлатылды, – диде чыгышында Сергей Шойгу.

Үз чиратында ил Президенты Владимир Путин Сириядә башкарган хәрби операция өчен Русия Кораллы Көчләренә рәхмәт белдерде, әмма дөньяны террорчылардан тазартуда бу эшнең генә аз булуын сызык өстенә алды.
– Сирияне боевиклардан чистартуда, Русияне террорчылардан, террорчылык актларыннан курчалауда башкарылган эш кенә аз. Безнең алда тагын да зуррак эш күләме тора. Әлеге операциянең чираттагы этаплары да шулай ук һөнәри югарылыкта сыйфатлы итеп башкарылыр һәм көтелгән нәтиҗәләргә китерер дип ышанам, – диде ул.

Аңлашылуынча, алдагы чорда террорчылыкка каршы көрәш тагын да көчәячәк. Канлы бәрелешләр сагайтса да, ни хәл итәсең, вәзгыять үзе шуны таләп итә. Бу җәһәттән узган атнада Уфада үткән IV Бөтендөнья башкортлары корылтаенда катнашучылар да террорчылыкка каршы көрәшне көчәйтү, ил иминлеген, аның хәвефсезлеген саклау зарурлыгын сызык өстенә алды. Шул рәвешле мәртәбәле җыен ил җитәкчелеге әлеге юнәлештә үткәргән дәүләт сәясәтенә теләктәшлеген белдерде. Хәер, башкача булырга мөмкин дә түгел. Террорчылар илебезгә, дөньяга канлы пычагы белән яный икән, без, әлбәттә, үз сүзебезне әйтми калалмыйбыз. Ахыр чиктә барлык хәрби операцияләр дә безнең, ягъни ил халкының иминлеген, аның киләчәген саклап калу өчен эшләнә.
Читайте нас: