Иң беренче булып сәхнә түренә хезмәт ветераннары чакырылды. Мөнирә Батталовага, Рим Гаскәровка, Фәнил Хөсәеновка рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.
Быел район хезмәткәрләре беренче тапкыр Санкт-Петербург шәһәрендә узган “Агрорусь” Халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашкан. Нәтиҗәдә, шәхси эшкуарлар һәм фермер хуҗалыклары башлыклары Илдар Гаскәров, Вадим Кинҗәбузов белән Альберт Латыйпов күргәзмәдән алтын медаль белән кайткан. Мәскәү шәһәрендә узган “Алтын көз” Русия агросәнәгать күргәзмәсендә исә “Стәрлебаш мәгълүмат-консультация үзәге” һәм фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәридә Рысаева — алтын, Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы (җитәкчесе — Юрис Синагулов), “Нива” кулланучылар җәмгыяте (җитәкчесе — Айрат Фархшатов) көмеш медальгә лаек булганнар.
Яхшы эшләүчеләр исәбендә Кабакыш авылының янгын сүндерү командасы аталды, аның җитәкчесе Айдар Сөярембәтов бүләкләнде.
Район хакимиятенең агросәнәгать комплексы, эшкуарлык һәм кулланучылар базары бүлеге баш агрономы Наил Ибраһимовка, “Нур” агрофирмасы савучысы Зилә Исәнгуҗинага Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.
“Кызыл таң” гәзите үз укучыларын “Правда” агрофирмасы”ның булдыклы директоры Эдуард Аветисян белән таныштырганы бар. Ул “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән исемгә лаек булган.
Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хатлары район Ветеринария станциясе начальнигы Азат Әхмәровка, “Тулпар” җәмгыяте механизаторы Зөлфәт Вәлиәхмәтовка, “Күндрәк” колхозы механизаторы Венер Вахитовка, “Россельхозбанк”ның Стәрлебаштагы офисы идарәчесе Ринат Гыйльметдиновка, “Правда” агрофирмасы савучысы Рәйлә Даутовага, “Нур” агрофирмасы тракторчысы Әмир Изикаевка, Ленин исемендәге кооператив баш агрономы Вафир Корбангалиевка, “Нива” җәмгыяте директоры Айрат Фархшатовка бирелде.
Бер төркем алдынгылар район хакимияте һәм Советының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Бу көнне “Һөнәрендә — иң яхшысы” район конкурсына йомгак ясалды. Төрле һөнәр ияләрен бер үк сыйфатлар — уңганлык һәм эшкә җаваплы караш берләштерә. Әйтик, иң яхшы комбайнчы булып танылган Рим Зыязетдинов елның-елында уңыш җыюда алдынгылыкны ала. Авыл хуҗалыгы тармагында 26 ел хезмәт салучы быел 18600 центнер ашлык суктырып алган.
Ә районның иң яхшы механизаторы Илдус Нургалиев һөнәренә 34 ел гомерен багышлаган.
“Стәрлебаш чишмәләре” гәзитенең социаль тормыш бүлеге мөдире, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы Рәйсә Мусина да — үз эшенең остасы.
Зөлфия Латыйпова — иң яхшы театр режиссеры. Ул район Мәдәният сарае каршында эшләп килүче театр коллективына җитәкчелек итә. Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия лауреаты Зөлфия Зиннәт кызы ярдәме белән районда театр хәрәкәте җанланып киткән.
Берничә ел элек район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров башлангычы белән оештырылган әлеге бәйрәмдә, мөгаен, бер генә уңган хезмәт-кәр дә телгә алынмый калмагандыр. Фәнүр Зөфәр улы слетка җыелучыларны районның икътисади хәле белән таныштырды, алдынгы хезмәт кешеләренең уңышын билгеләде.