“Үз эшен биш бармагы кебек белә”, “һәр эшне җиренә җиткереп башкара”, “һәрвакыт яңалыкка омтыла”, “тырыш”, “төгәл”, “таләпчән”, “бик тә тыйнак”. — “Марат Сабиров ниндирәк кеше ул?” дигән сорауга хезмәттәшләре әнә шулай дип җавап бирде. Нәкъ шул сыйфатлары Марат Сабировка Русия күләмендә узучы конкурста җиңү яуларга ярдәм иткән дә инде.
Марат Фәдит улы әлеге конкурс турында район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш бухгалтеры Илфак Акмаловтан ишетеп кала. “Син анда мотлак катнашырга тиеш”, — дип киңәш бирә аңа Илфак Илгиз улы. Марат Сабиров шулай итә дә.
Баштагы ике тур тест рәвешендә үткәрелә. Барлык сорауларга да җентекле җавап биреп, положениедә күрсәтелгән адрес буенча электрон почта аша җавапларын юллый ул. Өченче турга узучылар арасыннан лауреатларны һәм җиңүчеләрне исә, анкетадагы мәгълүматлар буенча, конкурсны оештыручылар үзләре сайлап ала. Күңелендә ниндидер өмет чаткысы булса да, ил күләмендә уздырылучы шундый абруйлы конкурста җиңеп чыгарына бик ышанмый Марат Фәдит улы. Ә лауреатлар арасында үзенең исемен күргәч, түбәсе күккә тигәндәй була. Иң беренче булып шатлыгын — хезмәттәшләре, аннан инде хуҗалык рәисе Иршат Гыйльфанов белән уртаклаша.
— Русия күләмендә узучы конкурста катнашуына һәм лауреат исемен яулавына мин дә, хуҗалыкта эшләүчеләр дә бик шатландык. Шатланмаслыкмыни! Ул бит, әлеге конкурста җиңү яулап, Башкортстан данын гына түгел, Илешнең, М. Горький исемендәге хуҗалыкның исемен дә ил күләмендә танытты. Монысы — бер. Икенчедән, авыл җирендә эшләүче белгечләрнең шәһәр җирендәгеләрнекеннән бер дә ким түгеллеген дә исбатлады. Ни өчен шулай диюемме? Сез җиңүчеләр һәм лауреатларның исемлегенә игътибар итегез. Конкурста катнашучылар һәм җиңеп чыгучылар арасында авыл җирендә эшләүче бер генә бухгалтер да юк, финалга үтүчеләрнең күбесе авыл хуҗалыгы министрлыкларында һәм департаментларында, икенчеләре зур-зур шәһәрләрдәге авыл хуҗалыгы юнәлешендәге комбинатларда эшли. Менә шундый контингент арасыннан авыл җирендә эшләүче бухгалтерның җиңеп чыгуы безнең өчен аеруча зур куаныч булды.
Марат Сабиров — райондагы иң көчле бухгалтерларның берсе. Шуңа да район хуҗалыкларында эшләүче бухгалтерлар да төрле сораулар белән аңа еш мөрәҗәгать итә. Вакыты тыгыз булуга карамастан, ул берсенең дә соравын җавапсыз калдырмый. Шуңа да аны һәммәсе хөрмәт итә. Тырышлыгын без дә, район җитәкчеләре дә күреп торабыз. Хезмәтен хөрмәтләп, өч ел элек аны “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә тәкъдим иттек. Әйткәндәй, Марат Фәдит улы — районда авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләүче бухгалтерлар арасында әлеге югары исемгә лаек булган бердәнбер бухгалтер.
Марат белән без инде 21 ел кулга-кул тотынышып эшлибез. Мин аңа үземә ышанган кебек ышанам, чөнки мин аның бер генә документта да хата җибәрмәсен төгәл беләм, — ди М. Горький исемендәге хуҗалык рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Иршат Гыйльфанов.
М. Горький — районда иң тотрыклы эшләүче хуҗалыкларның берсе. Күрсәткечләре дә елдан-ел яхшыра аларның. Барлык нәрсә саннарда һәм чагыштыруларда ачык күренә. Туксанынчы еллар башында хуҗалыкта һәр сыердан уртача 1800-2000 килограмм сөт савып алынган булса, бүген бу күрсәткеч 5500 килограммга җиткән.
— Хуҗалыкның яхшы күрсәткечләре — барыбызның да уртак тырышлык нәтиҗәсе. Шуңа да бу җиңүне мин үземнең генә түгел, ә бөтен хуҗалыкның җиңүе дип тә кабул иттем, — ди Марат Фәдит улы.
Хуҗалыкта кадрлар мәсьәләсе уңай хәл ителгән, эшче көчләргә дә кытлык юк. Бу аңлашыла да, чөнки М. Горькийда хезмәт хакы вакытында түләнә, теләге булганнарга мал асрар өчен дә тиешле шартлар тудырыла.
Мал асрау, дигәннән. Бүген ата-ана нигезендә ялгызы гына яшәвенә карамастан, Марат Фәдит улы да күп итеп мал асрый. Бу гамәленә ул гади генә итеп: “Авыл җирендә яшәүче кеше мотлак рәвештә мал асрарга тиеш. Малсыз — дөнья сансыз, ихата ямьсез ул”, — дип аңлатма бирә.
Уңышларга ирешүенең төп сере дә әнә шунда — авылны һәм үз эшен бик яратуында түгелме икән Марат Сабировның? Шулайдыр. Без, “Кызыл таң”чылар да, аны Русия күләмендә уздырылучы конкурста “Иң яхшы бухгалтер” исеме алуы уңаеннан ихлас котлыйбыз һәм киләчәктә тагын да биегрәк үрләр яулавын теләп калабыз.