+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 декабрь 2015, 21:27

Депутат шундый була ул!

Бәләбәй районының Тузлыкуш авылы халкы Альберт Юлаев турында шулай ди.“Ярый Альбертыбыз бар әле, кирәкле товар-продукт­ларны көн саен кайтарып кына тора”, — дип җылы рәхмәт сүзләре яудыра Тузлыкуш авылы халкы Альберт Юлаевка. Аларның фикере белән мин дә тулысынча килешәм. Әйе, тормышын туган халкына хезмәткә багышлаган тырыш эшкуар ул.

Альберт 1959 елда Коми АССРда нефтьче Тәвабил Юлаев һәм Динара Мофаззалова гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Туган як үзенә тарткач, Юлаевлар әтиләре яшәгән, Тузлыкушка терәлеп торган кечкенә Әзәкәй авылына күченеп кайта.

Урындагы мәктәптә 8нче сыйныфны тәмамлагач, Альберт Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, ә Ватан алдында солдат бурычын үтәп кайткач, читтән торып Бәләбәй машина төзү техникумын тәмамлый.

1981 елда Акбасар авылы сылуы Рәгыйнә Гыйльфанова белән, чәчләрен чәчкә бәйләп гаилә корып җибәрәләр. Эльдар белән Эльвир исемле уллар үстерәләр. Бүген балалары да, киленнәре дә югары белемле, өйләрен шат бәби тавышлары бизи.

Альберт тәүдә Бәләбәй “Автонормаль” заводында эшли башлый, аннары шактый еллар “Башспецстрой” оешмасында прораб йөген тарта. Шушы дәвердә дә ул якташларына аеруча зур ярдәм күрсәтә: Ярмәкәй, Бишбүләк, Бәләбәй районнарына зәңгәр ягулык үткәрә, үз төбәге Тузлыкуш, Акбасар, Илькино, Каен-Елга, Куш-Елга, Исмәгыйль авылларына газ торбалары суза.

Илдә барган реформалар нәтиҗәсендә ул да хезмәт юлында кискен үзгәреш ясый: 2002 елдан, патент алып, Бәлә­бәй шәһәрендә шәхси эшкуар булып китә. “Атадан күр­гән — ук юнган”, диләр. Әтисе шикелле үк, егетне дә туган җир үзенә тарта. Гомере буе Әзәкәй сөтчелек фермасында мөдир булып эшләгән әтисе белән чыбыркы шартлатып чәчәкле болынлыкта көтү көткән чаклар, Өсән елгасында су коенып, комда кызынулар, умартачы картәтисе Мөхәррәм абый белән битлек киеп хуш исле бал аертулар һич кенә дә күңе­леннән чыкмый аның. Шуңа да 2009 ел азагында Тузлыкушка күченеп кайтып, биредә шәхси кибетен ачып җибәрә. Халыкны азык-төлек, көнкүреш товарлары белән тәэмин итә. Чатнама суык, күз ачкысыз буран, юл өзеклеге дип тормый, җиңел машинасында тузлыкушлыларга азык-төлек ташый. Ә инде авылы урамына килеп керсә, урындагы халык, хөрмәт күрсәтеп, машинасы белән бергә күтәреп йөртә үзен. Бер уңайдан Тузлыкуш авыл хакимиятенә дә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә: юл тазарткыч тракторыбыз булдырылгач, соңгы вакытта юл өзеклегенә юл куелмый.

Альберт Тәвабил улы халык соравы буенча кечкенә Акбасар, Ирек авылларын да товар белән тәэмин итә.

2011 елдан ул — тузлыкуш­лыларның урындагы алыштыргысыз депутаты. Авылдагы һәр изге башлангычның уртасында була. Әйтик, авыл хакимияте су торбаларын яңарту буенча оештырган өмәләрдә ул да, эш кораллары тотып, халык арасына чыкты. Авылдашлар белән Әзәкәй авылы зиратын тәртипкә китерделәр. Оештыру сәләте дә, мәрхә­мәтлелек тә, кешеләргә хөрмәт хисләре дә бизи үзен. Мәдәни чаралардан да читтә калганы юк, эшкуар буларак, аларны үткәрүдә актив иганәчеләрнең берсе ул. Һәр өлкәннәр кө­нендә картларга матди ярдәм йөзеннән матур пакетларда бүләк өләшә.

Авыл халкы җигелеп дөнья көткәннәрне ярата. Моны кече яшьтән белеп үскән Альберт та, аның хатыны да, ата-бабадан алган тәҗрибәгә таянып умарта тергезәләр, йөз башлап каз-үрдәк асрап, үзләрен дә, урындагы халыкны да ит, бал белән тәэмин итәләр.

— Бездәге табигать искиткеч гүзәл бит ул, — ди Альберт Тәвабил улы. — Өебез яныннан гына Корыкул инеше җыр­лап ага, арырак Өсән елгасына барып кушыла. Аяк астында йомшак бәбкә үләне. Ходай үзе биргән олы хәзинә бит бу!

Һәр Яңа ел алдыннан әлеге эшсөяр гаилә, кибетләре каршысына купшы чыршы утыртып, аны күркәм гирляндалар белән бизәп, Кар бабай белән Карсылу әвәләп куялар.

Әнә шулай изге эшләре, күркәм холык-фигыльләре белән ямьли алар дөньябызны!
Читайте нас: