+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 декабрь 2015, 22:12

Йомырка үзебезнеке булачак!

Яңа инвесторлар шуны вәгъдә итә.Башкортстанда кошчылык тармагын үстерү мөмкинлекләре тулысынча файдаланылмый — ит җитештерүдә мөһим юнәлешләрнең берсе булган аграр тармак эшчәнлегенә Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге быел җәй башында үткән киңәшмәдә шундый бәя биргән иде. Әйтик, узган ел йомгаклары буенча кош ите җитештерү 2013 елдагы белән чагыштырганда 22 процентка артса да, йомырка җитештерү 8 процентка кимегән. Күрсәткечләрнең артка тәгәрәвенең төп сәбәбе — “УПАГ” төркеменә караучы “Башкирская”, “Туймазы” һәм “Юбилейная” кошчылык фабрикаларында җитештерү куәтләре кимүдә. Әлеге предприятиеләр иткә үстерелүче тавык йомыркаларын ихтыяҗны канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә җитештерә алмады. Бу исә республика халкын кош ите белән тәэмин итүдә проблемалар тудыруга китерде. Санитар туклану нормасы буенча, мәсәлән, һәр кеше елына 30 килограмм кош ите ашарга тиеш булса, Башкортстанда ул 18 килограмм гына тәшкил итә. Билгеле, бу очракта республика җитештерүчеләре тәкъдим иткәне күз уңында тотыла.Әлбәттә, кош-корт ите җитештерү, беренче чиратта, токымлы йомыркаларның җитәрлек булуына бәйле. Әлегә кадәр ул, нигездә, чит илләрдән кайтарыла иде. Әмма Русиягә импорт продукцияләрен, шул исәптән тавык ите һәм йомырканы, кертүне чикләү кош ите җитештерүче предприятиеләрнең дә, халыкның да ихтыяҗы артуга китерде. Бүген токымлы йомыркага һәм яшь үрчемгә ихтыяҗ көннән-көн арта. Республикада кошчылык фабрикаларын модернизацияләү яисә аларның милек хуҗаларын алыштыру мәсьәләсе соңгы елларда бик еш яңгырады. Һәм, ниһаять, Башкортстанда кош ите җитештерүне арттыру юнәлешендә яңа инвестицион проектлардан иң уңышлысы сайлап алынды. Күптән түгел “Уфа кошчылык фабрикасы” җәмгыятендә реконструкциядән соң ит юнәлешендәге тавык йомыркалары җитештерүче берничә корпус ачылды.

Русия төбәкләре белән чагыштырып бәя биргәндә, Башкортстан илдә кош ите җитештерүдә яхшы күрсәткечләргә ия. Кош-корт саны һәм барлык кате­гориядәге хуҗалыкларда җитештерел­гән йомырка буенча республика уникенче урында. Статистикага игътибар иткәндә, ел башында аларның гомум саны 10,6 миллионга якынлашса, шуның 67 проценты — авыл хуҗалыгы оешмаларына, 30ы — шәхси ихаталарга, калганы фермер хуҗалыкларына туры килә.

Шул ук вакытта.
Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан ал-ган мәгълүматларга караганда, елның тәүге яртысында республика сәүдә нокталарында тавык йомыркасына ихтыяҗ — 74, кош-корт итенә 36 процент күләмендә генә канәгатьләндерелгән. Чагыштыруларда республика җи­теш­терүчеләре күз уңында тотыла.


Әлбәттә, кош-корт төрләре арасында сан ягыннан тавыклар беренче урында. Алар кош-корт категориясендәге гомум күрсәткечтә 83 процентны алып тора. Шул чагыштыруда казлар — 8, күркәләр – 6 һәм үрдәкләр 3 процент били. Әйтергә кирәк, ике яклы икътисади санкцияләр авыл ихаталарына да “килеп керде”. Быел, мәсәлән, авыл биләмәләрендә йомырка, чебеш сатып йөрүчеләр сирәгрәк күренде. Димәк, токымлы тавыкка күнегүче шәхси ихаталарда үзебезнең әтәчләргә генә ышанасы калды. Быел җәйге һәм көзге айларда сәүдә нокталарында һәм хәтта авыл базарларында шәхси ихата тәкъдим иткән йомыркаларның кимүе күзгә ташланды.

Хәтердә, берничә ай элек узган республика киңәшмәсендә тармак министры Николай Коваленко кошчылыкны үстерү мөмкинлекләре булуы һәм дәү­ләт тарафыннан ярдәм күрсә­телүе турында белдергән иде. Шартлар яхшы булуга карамастан, кызганычка каршы, ул чакта “боз”ны урыныннан кузгатырга теләге булган инвесторлар күренмәде.

Башкортстанда кошчылык тарма-гының якын киләчәктә төбәктә ит һәм йомыркага ихтыяҗны канәгатьлән­дерүдә төп уенчы булачагына, ниһаять, өмет бар. Республикадагы төп кошчылык фабрикаларын һәм Уфа икмәк продуктлары комбинатын бер канат астына алучы “Русское Зерно Уфа” җәмгыяте төзелде. Бу компания инвестицион проект кысаларында кошчылык фабрикаларын модернизацияләячәк, реконструкция үткәрәчәк, катнашазык заводы, сугым һәм ит эшкәртүче яңа завод, инкубатор салачак.

“БИН” финанс төркеменә керүче банклар быел җәй әлеге холдингка 6,5 миллиард сумлык кредит биргән иде. Бу акча белән яңа хуҗалар, беренче чиратта, фабрикаларның җыелган бурычларын түләде. Аннары җитештерү куәтләрен яңадан үзгәртеп кору эшләре башланды. Махсус корылмалар җитеш­терүче предприятиеләргә алдан акча түләнү дә яңа милекчеләргә эшне тиз­рәк тотарга ярдәм итте. “Русское Зерно Уфа” компаниясенең чит ил холдинглары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе дә эзсез калмаган. Голландиянең билгеле җитештерүчеләре тәкъдим иткән җиһазлар чималны беренчел эшкәртү, кош-корт азыгы җитештерү, бройлер үстерү һәм токымлы тавыкларны асрауда яңа технологиягә нигезләнүе белән аерылып тора.

“Уфимская” фабрикасында инкубация йомыркасы җитештерүгә махсуслашкан сигез корпус ремонтланып файдалануга тапшырылды. Шунысы да игътибарга лаек: әлегә кадәр инкубация йомыркалары читтән сатып алына иде.

— Бүген биредә йомырка “җи­тештерүче” 80 мең тавык һәм әтәч исәплә­нә. Барысы да нормада каралганча, ягъ­ни ун тавыкка бер әтәч туры килә, — ди компаниянең генеральный директоры Станислав Нәсимов. — Токымлы йомырканың беренче партиясен де­кабрь­нең икенче яртысында алачакбыз. Якын елларда без корпуслар санын утыз алтыга җиткерәчәкбез. Бу — елына 42 миллион инкубация йомыркасы, дигән сүз.

Башкортстанда әлегә кадәр кошчылык фабрикалары җитештерүнең аерым бер төренә махсуслашып эшлә-сә дә, кооперациягә керә алмаулары уртак максатлардан ераклашуга китерде. “Русское Зерно Уфа” холдингы тәкъдим иткән инвестицион проектның асылы шунда ки, биредә җитештерүнең тулы циклы күз уңында тотыла. Кошчылык ихтыяҗына ашлык үстерүдән башлап, чимал эшкәртүгә кадәр булган эшне тулысынча үзләре башкарачак. Стәрлетамак, Туймазы һәм Благовещен районнарында компания 22 мең гектар җирне арендага алган. Биредә, ихтыяҗдан чыгып, басу культуралары үстереләчәк. Аны үзләренең Уфа катнашазык заводында эшкәртү күз уңында тотыла. Әйткәндәй, заводның куәте дә сәгатенә 20 мең тоннадан 50 мең тоннага кадәр җиткереләчәк. Шул рәвешле, әзер катнашазык биредән холдингның барлык кошчылык фабрикаларына озатылачак.

Уфа кошчылык фабрикасы токымлы йомырка җитештерәчәк. Аннары алар әлеге вакытта Благовещен районында төзелүче инкубаторларга озатылачак. Биредән бер көнлек чебешләр арытаба үстерү өчен Ашкадар, Турбаслы һәм Туймазы кошчылык фабрикаларына күчерелә. Үстерелгәч, Благовещендагы ит комбинаты сугым өчен кабул итәчәк.
Башкала читендәге кошчылык фабрикасы соңгы елларга кадәр җәмәгать­челек тарафыннан экологияне пычратуда еш тәнкыйтьләнде. Рәсми чыганак­ларга караганда, Уфа кошчылык фабрикасында гына да ай саен биш мең тоннага кадәр кош тизәге туплануы мәгъ­лүм. Хәтта әлеге проблеманы хәл итү юнәлешендә кабул ителгән карар­ларның да нәтиҗәсе булмады. Пред­приятиенең яңа хуҗалары бройлер калдыкларын эшкәртүче киптерү комплексы төзергә һәм аларны, гранул рәвешендәге ашламага әйләндереп, сатуга чыгармакчы. Комплексның беренче чираты эшли һәм ул бүген үк меңнәрчә тонна агулы катнашманың җирне зарарлавына юл куймый.

Башкортстанның кошчылык индустриясен яңа дәрәҗәгә җиткерергә те­ләк белдергән инвесторлар тәүге адымнарын ясады. Әмма әлегә төпле бәя бирергә дә, нәтиҗә эшләргә дә иртәрәк. Чөнки соңгы ике дистә ел дәвамында “эш күрсәтүче инвесторлар” байтак булса да, нәтиҗәле эшли алмады. “Русское Зерно Уфа” холдингының бер “минус” ягы булачак: алар йомырка салучы тавыкларны халыкка сатуны туктатачак. Дөресрәге, яңача шартларда эшләүгә күчкәч, капитал салулар һәр тавык бәясен 250шәр сумга арттырачак. Керем алу өчен тавыкны тагын да кыйммәтрәк бәягә сатарга кирәк булыр иде.

Станислав Нәсимов сүзләренә караганда, проектның бәясе 8,5 миллиард сум тәшкил итә. Экспертлар исәплә­венчә, тулы куәткә эшли башлагач, еллык тавык ите җитештерү 20 мең тоннадан 80 мең тоннага җитәчәк. Тавык йомыркалары исә елына 650 миллион данәдән 1,1 миллиардка күтәрелер дип фаразлана. Якын елларда республикада иткә ихтыяҗның — 50, йомырканың 70 процентын әлеге компания каплаячак.
Читайте нас: