+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2015, 21:47

Ә йөк бүген дә кузгалмый...

Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри страховкалау (ОСАГО) соңгы ике дистә елда барлыкка килде. Эчтәлеге әйбәт кенә кебек. Юл-транспорт фаҗигасенә юлыксаң һәм гаебең булмаса, ремонт, дәвалану чыгымнарын страховка оешмалары каплый. Соңыннан гаепле яктан акчаны үзе юллап ала. “Мәҗбүри” сүзенә игътибар итик. Страховка полисы булмый икән – мотлак штраф, синең руль артына утырырга хокукың юк. Моны ЮХХДИ хезмәткәрләре ныклы күзәтеп тора, бәхәсләшеп булмый. Страховка компанияләреннән -— салым, машина хуҗаларыннан штраф керә.

Соңгы елларда взнос бәясе даими күтәрелә. Хәтерлисездер әле, бланклар юк дип, озак кына страховкалаудан баш тартып тордылар. “Гомереңне страхов­кала!” дип, өстәмә йөкләмәләр тактылар. Төрле оешмаларда төрле хаклар.

Икенче яктан, соңгы мәгълүматлар буенча, узган елда страховкачыларның кереме ике тапкыр арткан, каза күрүчеләргә түләүләр байтакка кимегән. Шундый фикер кала, ОСАГО халык өчен түгел, ә халык алар өчен — савым сыеры.

Юньләп эшләмәүче закон-карарлар бар шул. Мисалга, мал чалу өчен махсус урыннар булдыру турындагы карар шау-шу тудырды. Имеш, базарда ит сатарга телисең икән, малыңны алып барып чалдырасың. Анда бина, су, канализация, ветеринария табибы булырга тиеш. Үзеңә дигәнен, рәхим ит, элеккечә эшкәрт. Бөтендөнья сәүдә оешмасы таләбе, имеш. Русиядә авыл халкы малны гомер-гомергә ындырда чалган, бер дигән итеп эшкәрткән, ул итне ашап, берәүнең дә үлгәне юк әле. Аннан килеп, сугымлыкны тегендә-монда йөртү үзеннән-үзе ит ризыкларының хакы артуга китерәчәк. Ил халкын сыер ите белән тулысынча тәэмин итү өчен мал башын бер миллионга арттырырга кирәк. Бу – Русиянең авыл хуҗалыгы министры китергән мәгълүмат. Мал чалу урыннары турында карар кабул иткәнче, бәлки, мал санын ишәйтү, мал азыгы базасы турында фикер йөртергә кирәктер.

Хәзер шәһәр җирендә дә, авылда да һәртөрле мото­техника күбәйде. Аларга бәйле юл-транспорт фаҗигаләре дә артты. Сүз чыкты: имеш, мотоцикл, квадроцикл, скутер белән идарә итү өчен махсус укырга, таныклыклар, яңа категорияләр булдырырга кирәк. Кайда ул яңа категорияле таныклыклар? Юк, кайчан булачагы да билгеле түгел, хәтта уку-укыту программасы да эшләнмәгән. Элек ничек йөргәннәр, хәзер дә шулай йөри бирәләр.

Тәмәке, аракы турында күп языла. Бигрәк тә хәмер хакында. Акциз маркалары булдырдылар, хакларын күтәрделәр. Шешәнең нинди төрләре генә юк: өчпочмаклысы, шакмаклысы, биш кырлысы, дигәндәй. Санап бетерерлек түгел. Ул бөкеләре – хәйран! Бу ялган аракыдан качу, шешәләрне икенчегә файдаланып бул­масын өчен эшләнә. Тик ялган аракыдан котылып булмый. Күптән түгел Красноярск краенда фаҗигале хәлләр булды. Дистәгә якын кеше үлде, өч дистәдән артыгы, агуланып, хастаханәдә ята. Ырынбурда ике кеше һушына килә алмый. Башкортстанда да хәлләр шәптән түгел. Ел башыннан 20 мең литр ялган аракы тартып алынган. Сату вакытын да чикләп карадылар – Интернетка рәхим ит, китереп бирәләр. “Фанфурик”лар барлыкка килде. Хакы – 20-25 сум. 200 сумлык бер шешә хәмер алганчы 100 граммлы 20 “фанфурик” ала эшсез кеше. Ә бу – 96 градуслы ике литр исерткеч дигән сүз.

Сатып алучы кимегәч, җитештерүчеләр шешәләрне ваклый башлады. 330, 200, 100 граммлылары барлыкка килде. Кыскасы, шуны, һәртөрле тыюлар, чикләүләр, хак күтәрүләрне туктатырдай карарлар эшләми.
Тәмәке тарту турындагы закон белән дә шундый ук хәл. Ничек тартканнар, шулай тарталар. Тукталышларда, урамда, кеше күп җыелган урыннарда пыскыталар.

Тәмәке җитештерүчеләр дә йоклап ятмый. Хакы илле сумга да җитмәгән әллә ничә төрле сигарет барлыкка килде. Совет заманында киң билгеле булган байтак югалып торган тәмәке төрләре пәйда булды. Хакы чагыштырмача түбән – 39-40 сум. Сорты түбән икәне сизелеп тора. Хәзер авыл тәмәжникләре бакчаларында тәмәке үстерү турында уйлана башлады. 20-30 ел тарткан кеше нишләсен инде – мәсьәләнең чишелешен эзли. Менә шулай, җәмәгать.
Читайте нас: