+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 гыйнвар 2016, 02:00

Маймылланыр вакыт түгел!

Ел хуҗасының рәхим-шәфкатенә ирешергә теләсәк, сәяси һәм икътисади сынауларга да, җиң сызганып эшләргә дә әзер булырга тиешбез.Шулай итеп, кәҗә холкы хас булган Кәҗә елы тәмамланып, тагы да серлерәк һәм нинди эш-гамәлләр белән билгеләнүен күзаллау тагы да катлаулырак булган Маймыл елына аяк бастык. Бер нәрсә көн кебек ачык: иҗтимагый-сәяси тормышта да, социаль-икътисади җәһәттән дә ул хәлиткеч вакыйгаларга, әлегәчә башка да китермәгән адымнарга һәм алымнарга узган еллардагыдан да баерак булыр төсле. Шуңа да әле генә сиңа мөлдерәмә күзләрен төбәп, банан ашап торган, икенче мизгелдә исә аның кабыгын йөзеңә ыргыткан холыксыз Маймыл бит ул!

Елның иң мөһим сәяси вакыйгаларын барлаганда, әлбәттә, сентябрьдә узачак Русиянең Дәүләт думасына сайлауларны атарга кирәк. Әйткәндәй, аңа әзерлек эшләре узган ел ахырында ук башланды, партияләр эчендә сайлауларда катнашачак лаеклы кандидатларны ачыклау буенча эш җәелдерелде. Шуны да билгеләргә кирәк: депутатлыкка дәгъва итүчеләргә ярыйсы ук җитди сынау тотарга туры киләчәк. Беренчедән, ил җитәкчелеге билгеләгән күппартиялелек системасын үстерү буенча стратегиягә ярашлы, Дәүләт думасына сайлауларда күбрәк фиркаләрдән кандидатлар катнашыр, дигән фикердәбез. Икенчедән, моңа кадәр депутатлар партияләр исемлекләре буенча сайланган булса, 2016 елда катнаш система кертелә. Ягъни депутатларның 50 проценты партия исемлекләре, калган яртысы бермандатлы округлар буенча сайланачак. Башкача әйткәндә, теге яки бу кандидатка партия исемлегендәге урынына гына өмет итеп булмаячак, ә халык сөюен һәм ышанычын яулар өчен ярыйсы гына маңгай тирен түгәргә туры киләчәк. Анык эш-гамәлләр күрсәтепме, әллә инде маймылланыпмы — дөресен әйтергә кирәк, Русия чынбарлыгында төрле заманнарда беренчесенең генә түгел, икенче алым да уңай нәтиҗә биргән вакытлар булды. Шулай да бүген вәзгыять үзгәр­гәндер дип ышанасы килә. Аннары илнең абруйлы аналитиклары да Дәүләт думасында инде берничә чакырылыш “нәтиҗәле” эшләп килгән һәм җитмеш яшь үренә чыккан аерым шаян холыклы стажлы депутатларга яңа состав парламентта урын булмас, дип фаразлый. Моны алар әлеге халык илчеләренең яше бабайлар корына керүе һәм, 90нчы еллардан аермалы, бүгенге парламентта һәртөрле шоу­ларга ихтыяҗ бетү белән аңлата. Хәер, Маймыл ничек хәл итәр бит әле, һәрхәлдә, аның үзенә охшаш холыклы депутатлардан аерыласы килмәве дә бик ихтимал...

Тышкы һәм эчке сәясәткә бәйле фаразларга килгәндә, алар хакында ил Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламада да, журналистлар белән зур матбугат конференциясендә дә ярыйсы ук җентекле җиткерде, дигән фикердәбез. Андагы белдерүләрдән аңлашылу­ынча, Русия үзенә каршы чыккан дәүләтләргә карата позицияләрен йомшартмаячак, шуңа бәйле санкцияләр дулкыны да дәвам итәчәк. Бер үк вакытта безгә аркадаш булган, хезмәттәшлек итәргә теләктәшлек белдерүче илләр белән бәйлә­неш­ләрне тагы да киңәйтү һәм тирәнәйтү максаты куела. Янә бер мөһим юнәлеш: чит илдән кертелүче товарларны тулысынча үзебездә җитеш­терелгәнгә алыштыру стратегиясе билгеләнә. Моның өчен ил производствосын, шул исәптән сәнәгать тармагын да, аграр җитештерүне дә тамырдан үзгәртеп корып, бөтенләй яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгару буенча программа эшләнде. Аны нәтиҗәле тормышка ашыру, күзаллануынча, инде 2020 елга ук Русия икътисадының дөнья базарында нефть бәясенә бәйлелеген ярыйсы ук киметеп, безнең финанс яктан үзаллылыгыбызның сизелерлек ныгуына китерергә тиеш. Әлбәттә, бу җәһәттән Маймыл елына да зур дәүләт бурычлары йөкләтелә һәм ышаныч баглана. Чөнки, ил җитәкчелеге билгеләвенчә, нәкъ 2016 ел Русия икътисады өчен сынылыш елы булачак һәм ул акрынлап үсеш баскычына чыгачак. Атап әйткәндә, зур матбугат конференциясендә Президент Владимир Путин белдерүенчә, 2016 елда ил икътисады — 0,7, 2017 елда — 1,9, 2018 елда 2,4 процент үсешкә чыгарга тиеш.

Маймыл елы икътисади үсешкә ни дәрәҗәдә теләктәшлек итәр — әлегә нәрсәдер әйтергә иртәрәк. Әмма Русиянең санкцияләргә бәйле дәүләт сәясәтен ул Кәҗә елыннан да ныграк хуплады һәм хакимлек итүенең тәүге көненнән үк әлеге башлангычка теләктәшлек итәргә тотынды дияргә тулы нигез бар. Мәсәлән, 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркия карамагындагы төзелеш бизнесын тыю үз көченә керде. Әлеге документны Русия Хөкүмәте раслады.

Министрлар кабинеты сайтында урнаштырылган документта Төркия катнашлыгында биналар, инженерлык корылмалары төзү һәм махсуслаштырылган төзелеш эшләре башкару; архитектура өлкәсендә һәм инженерлык-техник проектлау эшчәнлеге, техник сынаулар, тикшеренүләр һәм анализ; туризм өлкәсендә хезмәт күрсәтүче агентлыклар һәм башка оешмалар эшчәнлеге; кунакханәләр һәм вакытлыча тору урыннары эшчәнлеге; дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен хезмәт күрсәтү; агач эшкәртү эшчәнлеге тыелу турында әйтелә.

Ихтимал, дөньякүләм вәзгыять үзгәрә, җайга салына калса, ел хуҗасы — Маймылның да бу җәһәттән фикере үзгәрер. Әлегә исә аңа кайсыдыр көнбатыш дәүләтләр һәм аларның куштаннары Русиягә йодрык күрсәтә, ач калдыру белән яный дип борчылырга бер генә урын да юк кебек. Һәрхәлдә, Яңа ел алды көннәрендә дә эре сәүдә челтәрләрендә Маймыл­ның төп ризыгы — океан артыннан китерелүче бананга, әфлисунга, мандаринга хаклар узган еллардагыдан да азрак күтәрелде. Әйтик, республика кешеләре хәтерләвенчә, моннан 12 ел элек Маймыл елын каршылаганда бананның килограммы 120 сум торган! Быел исә ул — 50-100 сум белән чикләнде. Моннан чыгып әйтәсе килгән фикер: элгәре Русия базарын көньяк нигъмәтләре белән тәэмин итүчеләрне хәзер күпкә намуслырак та, нәфсесе чамадан тыш ташып чыкмаган да башка илләр поставщиклары алыштырган булып чыга. Ә инде үзебез дә булдыралганны чын-чыннан үзебездә җитештерүгә күчә алсак, монысы инде, гомумән, ил икътисады үсешен бөтенләй яңа баскычка күтәрәчәк.

Кыскасы, алда безне вакыйгаларга бай сынылыш елы көтә. Һәм аның барышында үзебезне ни дәрәҗәдә булдыклы, эшлекле яктан күрсәтә алуыбызга арытабангы язмышыбыз, илебез киләчәге бәйләнгән. Биредә Маймылдан гына мәрхәмәт көтеп ятарга кирәкми. Әгәр дә үзебез тырышмыйбыз икән, ул безгә агачтагы бананны да, әфлисун-мандаринны да өзеп каптырмас, башкасын да китереп бирмәс. Башка ел хуҗалары кебек үк Маймыл да, тәү чиратта, тырышларны һәм фидакарьләрне яратуын, әдип әйт­кәнчә, “зур бәхетләр эшкә бирелгәннән килүен” илебез белән бер вакытта да хәтердән чыгармасак иде!
Читайте нас: