– Рамил Эдуардович, хәзер гипноз ярдәмендә дәваланучылар гадәти күренешкә әйләнеп бара. 15-20 ел элек хәтта тоташ аудиториягә җыелучыларны күмәкләп теге яки бу чирдән арындыру көченә ия булучылар да аз түгел иде. Кем ул Рамил Шәмсиев, дигән сорау куйганда, мөгаен, башта синең Башкортстан дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң, Мәскәү, Санкт-Петербург, Киев, Новосибирск шәһәрләренең билгеле медицина үзәкләрендә белемеңне камилләштерүеңне әйтеп үтәргә кирәктер. Психотерапия ысулларын исеме дөньяга билгеле Анатолий Кашпировский дәресләрендә өйрәнүең дә игътибарга лаек. Һәм сине бүген Башкортстанда гына түгел, Татарстанда, Пермь, Ырынбур, Чиләбе өлкәләрендә яхшы белүләре бер дә гаҗәп түгел.
– Ходай биргән талант белән генә, билгеле, кешеләрне савыктырып булмый. Башкортстан дәүләт медицина институтында кафедра мөдире, профессор Владимир Юлдашев, доцент Борис Урицкий, профессор Альфред Турьянов, Ырынбурдагы психотерапия үзәге җитәкчесе Евгений Антохин кебек зур шәхесләрдән белем алуым, соңыннан алар белән аралашып эшләвем белән бәхетле мин. Ике дистә елга якын йөзләрчә, бәлки, меңнәрчә кешегә ярдәмем тигән икән, димәк, аларның гомерен озайтуда өлешем бар, дигән сүз. Табиб өчен аларның рәхмәтен ишетүдән дә зуррак нинди бәя бар тагын?! Шуңа инандым: әгәр табиб авыруларга битараф икән, аңа һичкичекмәстән һөнәрен алыштырырга кирәк.
Анатолий Кашпировский белән берлектә сеанслар үткәрү бәхете тиде. Узган елның июнь ахырында ул мине Пермьдә үткәрәчәк сеансына чакырды. Көчемне сынап карагандырмы, күп халык килгән залда җыелучыларны гипноз ярдәмендә савыктыру күнегүләрен бергә эшләдек. Анатолий Кашпировский белән очрашулар минем сәләтемне, көчемне үстерде. Дәваланырга килүчеләрнең дә, миңа калса, ышану көче артты. Аңа кадәр илнең төрле почмакларында бергә сеанслар үткәрдек.
– Соңгы вакытта республика телевидениесендә, гәзит басмаларында чыгышларың ешрак күренә башлады. Гадәттә, үтмәс товар гына рекламага мохтаҗ, дигән сүзгә үпкәли күрмә. Болай еш күренүең үзеңне рекламалаумы, әллә башка максатны күз уңында тотасыңмы?
– Әгәр син чын табиб, кешеләр сәламәтлеге өчен борчылучы табиб түгел икән, сиңа реклама гына ярдәм итә алмый. Әйткәнемчә, андый белгечкә һөнәрен алыштырырга кирәк.
Миңа республика авылларында еш булырга туры килә. Җан әрни. Чын мәгънәсендә аракы колы булучыларны бергә җыеп, “Сез нәрсә эшлисез?” дип кычкырасы килә. Элек колхозлар чорында аерым җитәкчеләр эчкечелектән аерыла алмаганнарны автобусларга төяп, я дәваханәләргә, я им-томчы әби-сәбиләргә алып бара иде. Һәм мин бу очракта гипноз ярдәмендә кешеләрне аракы эчүдән, тәмәке тартудан арындыруга сәләтле гипнозчы табиблар хезмәтен камилләштерергә кирәк дигән фикердә.
Гомумән, эчкечелек белән мавыккан кеше үзен беркайчан да “алкаш” дип санамый. Аларны гарьләндерүнең дә файдасы юк. Дарулар вакытлыча гына. Психологик ысул кулланып дәвалау кирәклегенә аракы “колы”ның үзен ышандырырга тырышам. Андый вакытта без психологик алымнан психотерапевт ысулына күчәбез. Әлбәттә, без пациентлар эзләргә мохтаҗ түгел. Телевизор экраннарында, гәзит-журналларда ешрак күренү дә реклама өчен түгел, ә кешеләргә шушы бәладән котылу юлларын күрсәтүгә юнәлтелгән. Шунысы куанычлы: соңгы елларда безне төрле предприятие һәм фермер хуҗалыклары үзләрендә чыгыш ясарга чакыра һәм ул яхшы нәтиҗә бирә.
– Ике ел элек берникадәр вакыттан соң кабат очрашырга һәм шушы вакыт арасындагы үзгәрешләргә ниндидер йомгак ясарга сүз куешкан идек.
– Хәтеремдә. Мин бу сорауга җентекләбрәк тә әзерләндем. Үзгәрешләргә килгәндә, законнар катыланды. Башкортстанда хәтта “Аек авыл” дигән проект та тормышка ашырыла. Исеңдәме, әлеге проектта катнашып, Әбҗәлил, Иглин, Бүздәк районнарының берничә авылы җиңүче дә булды. Республика дәрәҗәсендә аек тормыш рәвешен пропагандалаучы төрле чаралар үткәрелә. Мин аларга бәя бирергә җыенмыйм. Әмма шунысын шәхси табиб фикере буларак әйтергә телим: “аеклык” югарыдан күрсәтмә рәвешендә түгел, һәркемнең күңеленнән башланырга тиеш. Моның өчен тәрбияви эшне гаиләдән, мәктәптән башларга кирәк. Сигаретын сүндереп, “тәмәке тартмагыз” дип балаларга үгет-нәсыйхәт биргән педагогның нинди авторитеты булыр соң? Игътибар итегез: илдә эш көчендәге хатын-кызлар арасында үлем очрагының – 18,5, ир-атлар үлеменең 60 проценты алкоголь белән бәйле. Ягъни Русиядә ел саен 600 меңгә якын кешенең якты дөнья белән хушлашуына аракы сәбәпче.
– Тәмәкегә бәйлелек һәм аны нинди юл белән ташлап булуы турында сөйләсәгез иде.
– Беләсезме, бүген дөньяда 1,2 миллиард чамасы кеше әлеге яман мавыгу колы булып исәпләнә. Әгәр үсмер 15 яшеннән тәмәке тарта башлый икән, аның гомере кимендә сигез елга кыскара. Статистика мәгълүматларын караганда, илдә ел саен 300-350 мең кешенең гомере тәмәке тарту белән бәйле чирләр аркасында өзелә. Мин ул авырулар турында сөйләп тормыйм, алар һәркемгә билгеле. Ә аны ташлауның беренче юлы – кешенең үзенең теләге булу һәм безнең белән аралашканчы бер көн аңардан баш тарту. Аракы эчүдән, тәмәкедән котылырга теләүче кешеләргә шуны ассызыклап әйтергә телим: дәвалау барышында бернинди психотроп дарулар да кулланылмый. Пациент тәүдә бер сәгать дәвамында махсус фильм карый. Аннары һәркем белән шул ук вакыт чамасы шәхси әңгәмә үткәрелә. Диагностик чаралардан соң, дәвалау сеансына күчәбез.
– Рамил Эдуардович, әңгәмәнең төп темасы эчкечелектән арынучыларга ярдәм итү иде. Спиртлы эчемлекләргә бәйлелектән котылырга теләүчеләр синнән нинди киңәш ишетергә тиеш?
– Авыру, ышаныч белдереп, нәтиҗәле ярдәмгә өмет итеп килә икән, бу – ярты уңыш, дигән сүз. Тик табибның кабул итүе алдыннан 3 көн спиртлы эчемлекләрдән тыелырга кирәк. Дәвалау сеансыннан соң авыруда спиртлы эчемлекләргә карата рефлектор күралмау, тартучыларда тәмәкене авызына алу белән үк тын кысылу, укшыту, ютәл башлану күзәтелә. Болар – табигый хәл һәм башкача аракы, тәмәкегә якын килмәс өчен кисәтү булып тора. Әйткәндәй, эчүдән туктый алмаучыларны дәвалау алымы да бар.
Әлбәттә, гәзиттә республика авылларындагы күзәтүләрне тәгаен мисал, фактлар аша тасвирларбыз, дип сөйләшкән идек. Кайсы төбәктә кемнәрнең “катырак” эчкәнен күрсәтү дөрес булмас та иде. Бу очракта эчүчеләр саны түгел, ә савыгырга теләүчеләр исәбе күбрәк булу мөһимрәк. Шуңа күрә, чирләрнең кыйммәткә төшүен, ә сәламәтлекнең иң кадерле байлык булуын исәпкә алып, яман гадәтләрдән арынырга киңәш итәм.