+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 гыйнвар 2016, 02:00

Һәр өлкәдә әйдәп бара Федоровка уңганнары!

Районда узган хуҗалык елына йомгак ясадылар.Күпчелек район-шәһәрләрдә елга йомгак ясау, алдынгылар тантанасын билгеләү көзге айларда үткәрелсә, һәм бу матур традициягә әверелсә, Федоровка районында менә инде берничә ел дәвамында хезмәт алдынгылары яңа ел башында тәбрикләнә. Әйткәндәй, шулай эшләүнең үз өстенлекләре дә бар. Беренчедән, бу хуҗалык елына тулы анализ ясарга мөмкинлек бирсә, икенчедән, көз айларында үткән тантаналардан аермалы, әлеге чарада аграр тармак алдынгылары гына тәбрикләнеп калмый, барлык өлкәдә эшләүче фидакарьләр дә сәхнә түренә чакырыла. Бу җәһәттән быел да Федоровка районында үткән алдынгылар тантанасы чын мәгънәсендә гомумхалык бәйрәменә әверелде.

Читайте нас: