XX гасырның туксанынчы елларында “Башптицепром”да эшләдем. Шул чорда Благовещен шәһәрендә БВК (аксымлы-витаминлы концентрат) заводы сафка кертелде. Анда чимал урынына нефть эшкәртүдән барлыкка килгән парафин файдаланылды. Кайбер “башлы” белгечләр парафинда үстерелгән чүпрә нигезендә җитештерелгән БВКда аксымның 40 процентка җитүен исбат итте. Мондый ачыш төбәк, ил җитәкчелеге игътибарыннан читтә калмады. Ачыш терлекчелек, кошчылык өчен зур табышка әверелде. Шул ук вакытта, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре БВКны куллануга каршы чыкты, алар “ашатырга ярый” дигән документка кул тамгасын куймады.
Ләкин бу кисәтүгә колак салучы булмады һәм тәҗрибәләр башланды. Без башта БВКны ике фабрикада сынадык. Тәҗрибә үткәрү урыны итеп Благоварда – үрдәк, Чишмә районында “Юбилейный” тавык фабрикалары сайланды. Кошларны күрсәтмә буенча ашаттык. Бер айдан соң кошчылыкта моңарчы күрелмәгән күренешкә тап булдык. Благовар үрдәкләре, бер-берсенең каурыйларын ашап, шәп-шәрә калды. Җитмәсә, каралты диварларын чокыды. Артым нәтиҗәләре дә сөендермәде. Моңа кадәр 49 көнлек үрдәкләрнең авырлыгы 2,5-2,7 килограмм булса, БВК ашаганнарның авырлыгы 0,8-0,9 килограммнан артмады.
“Юбилейный” тавыклары читлекләрендә кырын ятты. Моңа кадәр тәүлегенә 50 мең йомырка салсалар, БВК белән туклана башлагач, йомырка салудан бөтенләй туктадылар. Мәхлук кошларның күкәй юлларыннан аксымы һәм сарысы акты. Йомырка кабыгы оеша алмады, чөнки организмнарында кальций эшкәртелмәде. Аларның сөякләре йомшарды. Мондый хәлләр турында Русиянең “Птицепром” җитәкчелегенә хәбәр иттек. Күп тә үтмәде, безгә Ленинградтан бер төркем белгечләр килде. Шулар арасында БВКны яхшы белүче АКШ галимнәре дә бар иде. Республика җитәкчелеге тәкъдиме белән комиссия төзелде. Комиссиягә мин дә кердем.
Икенче көнне кошчылык фабрикасына бардык. Капкадан керү белән очып китә алмыйча, аяк астында бәргәләнгән күгәрченнәргә юлыктык. Алар тавык азыгыннан авыз иткән булган. Күргәннәрдән нәтиҗә ясап, комиссия “БВК малларга, кошларга ашатырга яраксыз” дигән карарга килде.
Киңәшмәдән соң АКШ вәкиленә мөрәҗәгать иттем. “Сез нефть калдыкларыннан БВК җитештерәсезме? Җитештерсәгез, кайда файдаланасыз? БВК ашатып үстергән кошларыгызны кайсы илләргә сатасыз?” дип сорадым. Җавабына хәйран калдым. “Без дә БВК җитештерәбез. Аны кушып ашатып үстергән кошларны аз үсешкән илләргә озатабыз. Сорау зур түгел. Суыткыч камераларда продукция алтышар ел ята”, дигән иде белгеч. Бүген нәтиҗә ясарга мөмкин: АКШ, безне дә аз үсешкән илләр исәбенә кертеп, “Буш ботлары” белән тәэмин иткән. Шул исәптән, суыткычта озак еллар яткан тавык ботларын да чират торып алганбыз.
Әйтергә кирәк, “Буш ботлары” күптән түгел генә базардан югалды. Ә аның нәтиҗәсе бүген ачык күренә. Тәҗрибәмә таянып, бүген балаларда “яшәргән” яман шештә “Буш ботлары”ның өлеше бардыр, дип уйлыйм. Кем белсен, бәлки, безнең ил халкына агулы ит ашату Русияне эчтән черетү, юк итү буенча Даллес планының бер пункты булгандыр?
Шул ук вакытта, икътисади күзлектән карасаң, бер аңлашылмаучанлык күзгә чалына. Ни өчен без, кошларга БВК ашатып, артым ала алмаганбыз? Шул ук вакытта, АКШта бу катнашазык кошчылык тармагын үстерүгә зур өлеш керткән. Мөгаен, БВКны чама белмичә ашатканбыздыр. Кем белсен, тәҗрибә уңышлы килеп чыкса, бәлки, океан артындагы коллегаларыбыз сыман югары уңышларга ирешеп, “Буш ботларын” үзебез җитештерер идек? Бу очракта тәҗрибәнең барып чыкмавына шатланырга гына кирәктер. Әйе, катнашазык нәтиҗә бирсә, ил икътисады отар иде. Ә менә аны ашатып үстергән кошлар белән тукланучы халык сәла-мәтлегенә зур зыян салыныр иде. Халкы сау-сәламәт булган ил генә нәтиҗәле үсешә алуы хакында да онытмыйк.
Гаян АРСЛАНОВ,
авыл хуҗалыгы белгече