+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 гыйнвар 2016, 02:00

Җиңел эчәбез, авыр айныйбыз

Ә бик күпләр, үз-үзен тәмам агулап, җир куенына керә.

Күп эчсәң — агу

31 гыйнварда безнең халык беркайчан да, хәтта “коры закон” вакытында да, модадан чыкмаган 40 градуслы урыс аракысының туган көнен бәйрәм итә. Чөнки нәкъ шушы көнне химик Дмитрий Менделеев “Спиртның су белән кушылмасы турында” докторлык диссертациясе яклый. Дмитрий Ивановичка бу сыекчаның кеше организмына тәэсире кызыклы була. Ләкин, әлбәттә, аракыны Менделеев уйлап тапмаган. Бу эчемлек ул туганчы ук Х йөзьеллыкта барлыкка килгән. Ара­кының “атасы” кем соң? Тарихчылар бу уңыш таҗын Персия табибы Әр-Разыйга бирә. Ул, тәҗрибә үткәреп, чип-чиста спирт алырга өйрәнгән. Нәкъ шушы вакыттан спиртлы эчемлекнең тарихы башлана, чөнки этанол “көл­дер­геч эчемлек”нең нигезен тәшкил итә.

Бүгенге аракының нигезе, “тере су” дип аталып, XIV гасырда җитеш­терелә башлый. Зур күләмдә ул Польшада, аннары Скандинавиядә, аннары гына урыс иленә килеп җитә. Русиядә бүгенге аракыны Елизавета I указы белән XVIII гасырда законлаштыралар. Аңа кадәр ул икенче төрле була. Аны арыштан ясалган спирт төнәтмәсеннән куалар һәм “икмәк шәрабы” дип атыйлар. Аннары бәрәңге төнәтмәсеннән ясый башлыйлар.

Безнең көннәрдә аракының әллә никадәр төре бар. Алар градусы буенча да аерыла: 40тан 56га кадәр. Аракы җитештерүдә файдаланылучы этил спирты элеккечә бәрәңге белән бөртек­леләрдән алына. Кайбер кыйммәт аракыларда хәтта витаминнар һәм синтетик матдәләр дә була. Аның исе дә тәм­ле. Тагын шунысы бәхәссез: чын аракы ясау өчен кран суы ярамый, фә­кать чишмәнеке кирәк. ул да берничә тапкыр чистартылырга тиеш.
Аракыны күп куллану кешене үлемгә китереп җиткерергә мөмкин. Ул бик аз күләмдә генә файдалы була ала. Көн саен 30 грамм аракы эчү кан тамырлары системасы эшчәнлеген җайга сала, ашказаны эшчәнлеген көйли, дип исәпли кайбер белгечләр. Аның ярдә­мендә тән тиресе чирләрен дәвалаучы препаратлар эшлиләр. Салкын тигәндә аракы белән уыну, ютәлләгәндә компресс кую да файда бирә.

Ивановларга барабыз

Әй эчәләр дә соң бездә! Ниндидер бер усаллык белән эчәләр. Иң күралмаган дошманына үч иткән кебек эчәләр. Иртәгә дөнья беткәндәй эчәләр. Әйтик, менә декабрьнең 20ләреннән башлап, гыйнвар урталарына кадәр эчәләр. Көн саен. Айнып тормыйча. Көнне, сәгатьне, туганнарны, балаларны онытып. Аннары сугышалар, суешалар, үтерешәләр. Әмма берни дә хәтерләмиләр. Спортның нинди төре соң бу? Кем күбрәк эчә, кем озаграк акылсыз, зиһенсез яши ала, шул җиңәме? Боларны уйлый башласаң, котлар оча. Мондый шартларда бәй­рәм­чә кәеф булуы да мөмкин түгел...

Әйе, ни генә димә, безнең халык “культурно” ял итә белми әле. Безгә әле аның атнасына ике көн ялы да бик күп, кайберәүләр җомга киченнән сыйлана башлап, дүшәмбегә көчкә эш урынына килеп утыра. Ә Яңа елда — ике атна каникул! Бәхәсләшмим, бу көннәрне бик нәтиҗәле үткәрүчеләр дә бик күп: чит илләргә сәфәр чыгу­чылар да, үзебезнең республикадагы истәлекле урыннар буйлап сәяхәт итүчеләр дә, һичьюгы паркларда тимераякта, чаңгыда шуып, сәламәт­лекләрен ныгытучылар да... Ләкин күп­ләрнең бәйрәме теге мәзәкне хәтер­ләтә: “31 декабрьдә Ивановларга бардык. 1ендә нык кына чирләп яттык. 2нче гыйнварда баш күтәрүгә Ивановлар безгә килеп җитте, алар ике көн кунды. Раштуага без аларга киттек. Канлы якшәмбене бездә каршыладык һәм, датаны акларга теләп, бераз дулашып алдык. Иртән торгач, Ивановларга дуслашырга бардык.”
Әл дә Ивановлар бар, алар булмаса, яллар бу кадәр күңелле үтмәс иде...” Миңа калса, безнең илдә­ге бик күп милләт вәкил­ләре каникулларын һәм, гомумән, ялларын, шушы рәвешле үткәрә. Фамилияне генә алыштырасы бар. Әйтик, Габделгалиевларга.

Бу кадәр үк булмаса да, бәйрәм көннәрендә гаиләләрнең бик күпләре шушындый халәттә булгандыр. Бу чорда җинаятьләрнең, янгыннарның, төрле аварияләрнең артуы юкка түгел. Әйтик, соңгы елларда гыйнварның тәүге декадасында янгыннар саны — ике, анда үлүчеләр саны өч тапкыр арта. Бу чорда Русиядә тәүлегенә 730га кадәр янгын очрагы теркәлә, 900дән артык кеше һәлак була. Былтыр республикада 1-11 гыйнварда чыккан 119 янгында 18 кеше җан тәслим кылган иде.

Маймыл елы да башыннан ук кире холкын күрсәтә башлады. Татарстанда бер төнне биш баласы белән әнисе янып үлде. Әтиләре исән калган, ул исерек булган. Йорт мич ягып җылы­тыл­ган, бик салкын булгач, җылыткыч та кабызганнар. Янгынга шул сәбәпче, дип фаразлыйлар. Ул ата айнык булса, барысын да вакытында көйләп куймас идемени? Үзебезнең Миякә районының Олы Кәркәле авылында Раштуа төнен­дә чыккан янгында өч кешенең гомере өзелде. Монда да җылыткычны файдаланганда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпче. Уфаның Сәгыйть Агиш урамындагы йортта дөрләгән янгында ике кеше корбан булды. Гафури районында бер исерек шофер 7 яшьлек баланың башына җитә язган. Саный китсәң, мондый мисаллар һәр районда да җитәрлек.

Кем гаепле?

Эчкечелек — җәмгыять бәласеме, әллә кешенең үзенекеме? Моңа ничек чик куярга мөмкин? Әлбәттә, ил башлыгының өстәл сугуы гына җитми, бу бәлане тагын да тирәнәйтә генә ала. Ләкин властьларга күп нәрсә бәйле: кешенең тормышы җиңеләергә, ул башкарган эше өчен лаеклы хезмәт хакы алырга тиеш. Бу аңа үзе алдында үзенең абруен күтәрергә ярдәм итәчәк. Бүген без халыкның шактый өлешенең чамасыз күп эчүен күрәбез. Бераздан бу көн дә эчүгә китерә. Кеше матди проблемалары хәл ителмәү, рухи кыйммәтләр югалу, җәмгыятьтәге социаль киеренкелек югары булудан аракы эчеп котылырга уйлый. Бу — проблемалардан читләшүнең бер юлы. Ничек кенә булмасын, ул — бөтен җәмгыять бәласе. Эчәләр, чөнки җәм­гыять­тә тотрыклылык юк. Эчкечелеккә каршы көрәш икътисади бурычларны үтәү белән бәйле булырга тиеш. Кеше үз-үзенә урын, шөгыль таба алган җәмгыятьтә кайгыны хәмер белән юу таләп ителми.

Кайбер белгечләр Русиянең хәмер сазлыгына батуын туксанынчы елларда үсеп килүче буынны алкогольгә чумдыру белән бәйли. Ул елларда үсмер­ләргә сырасы да, аракысы да, суррогатлары да теләгәнчә сатылды. Хәзер алар, үсеп, алкогольгә бәйле балалар тудыра. 90нчы, 2000 елларда яшьләр күрәләтә исертелде. Моны бүген базар икътисады үсеше белән аңлаталар. Янәсе, ихтыяҗ булгач, сатылган. Хәзер шуның җимешләрен татыйбыз һәм моннан чыгар юл юк та сыман.

Ләкин эшләр бөтенләй харап түгел әле. Саннарны чагыштырып карыйк: 2004 елда сораштыруда катнашкан русиялеләрнең 28 проценты спиртлы эчемлекләрне күп куллануның сәбәбен стресска һәм киеренкелеккә каршы тору теләге белән аңлаткан. 17 проценты — эшсезлекне, 19 проценты ихтыяр көче юклыкны сәбәп иткән. 15 процентын иртәгәсе көнгә ышаныч юклык хәмергә этәрә, 21 проценты якын-тирәдәге кешеләргә ияреп эчә. Яшьләр арасындагы күрсәткечләргә килгәндә, аларның 45 проценты төп сәбәпләр арасында эшсезлекне, эш югында бернәрсә белән дә шөгыльләнеп булмауны атаган. Ун елдан соң җаваплар үзгәргән. Сез моны инфографикадан карап белә аласыз. Димәк, заманда үзгәреш бар, шулай булгач, киләчәккә өмет тә бар. Шуны гына өстәргә кирәк: җавап бирүчеләрнең 80 проценты диярлек спиртлы эчемлекләр куллануның сәбәбе тышкы хәлләргә бәйле икәненә инанган, 13 проценты гына гаеп үзендә дип уйлый.

Эчкечеләр саны ни өчен күп? Моның бер сәбәбе — ил бюджетының “исерек акчаларга” бәйле булуыдыр, бәлки. Аннары, Екатерина II, исерек халык белән идарә итү җиңелрәк, дип әйткән бит әле...
Читайте нас: