— Ул вакытта 7 баш сыер асрый идек, ике көн эшлим, ике көн ял итәм. Авырга туры килә иде. Эштән кайткач, 7 чиләк сөтне эшкәртергә кирәк. Төне буе дигәндәй, каймак аертам, май язам, эремчек төшерәм. Иртә белән сатуга алып чыгып китәм. Яңа гына эшкәртелгән булгач, бик теләп, яратып алалар иде, — ди Айгөл.
Зәйнуллиннар ул чорда 50ләп баш үгез дә асраган.
— Без барысын да бергә эшлибез, — дип дәвам итә Айгөл. — Печәнен дә әзерлибез. Кирәксә, мин үзем пресс-подборщикка утырам, кирәксә, машинага төяп алып кайтам, арткан төргәкләрне сатарга алып чыгам. Аптырап тормыйм, яз булса, тирес сатам. Минем “сөт бизнесы” шушы эшләр арасында эшләнелә иде. Яшермим, иренмәгән кеше моңарда яхшы гына акча эшли ала, миллионнар түгел, әлбәттә, әмма эш юк, акча юк, дип өйдә яткан ише түгел инде.
Бүген гаилә бизнесы башка юнәлеш алган. Гаилә башлыгы үгезләрдән ат үрчетүгә күчкән, бүгенге көндә гаилә фермасында 35 ат асрала. Атлар башкорт токымлы, шулай ук гаилә бер чабыш аты да асрый. “Гамбит” тирә-якта гына түгел, төрле төбәкләрдә үткән сабантуйларда ярышып, призлы урыннар яулый.
Бүген Зәйнуллиннар туган авыллары Яңа Нугайда кибет ачкан, авыл халкын барлык кирәк-ярак белән тәэмин итәр-гә тырышалар. Әлеге вакытта кафе төзиләр.
Кышын Фирдәвес, авыл советы белән төзегән килешү буенча, юлларны кардан чистарта. Техникасы — кулында. Техника дигәннән, аның ихатасы үзе бер МТМны хәтерләтә.
— Эшемне бер трактордан башладым. Кайда нинди эш бар — шунда бардым: бакча да сөрдем, печән дә чаптым, йөк тә ташыдым, чәчү, урып-җыю вакытларында хуҗалыкларга ялланып эшләдем, — ди гаилә башлыгы.
Зәйнуллиннарның киләчәккә планнары бик зур, пекарня, кымыз ясау цехы ачарга хыялланалар. Моның өчен беренче адымнар ясалган да инде. Бүгенге көндә 5 кешене эш урыны белән тәэмин иткәннәр. Эшләргә теләүчеләр күп, хәзердән үк мине эшкә алырсың, дип торучылар байтак, диләр.
— Без үзебез эшләп үстек, балаларны да эшкә өйрәтәбез. Җәен кош-корт алар өстендә, — ди Айгөл.
Олы кызлары Алинага — 14, Алияга 10 яшь. Гаиләнең бәхетен түгәрәкләтеп, дүрт ел элек уллары Фирзәр туган.
Гаилә өч ел элек кенә хан сарае кебек зур, ике катлы йорт бетереп чыккан. Андагы шартлар бер ягы белән дә шәһәр фатирларыннан кайтыш түгел, киресенчә, күпкә иркенрәк.
Уңышның формуласы турында сорагач, Фирдәвес тә, Айгөл дә туганнарыбыз әйбәт, алар булыша, дип җавап бирде. Әмма, миңа калса, эш туганнарда гына түгел, ә, беренче чиратта, бу икәүнең үзендә, аларның тормыш сөючәнлегендә, матур яшәргә тырышуында.