+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 февраль 2016, 02:00

Балалар бакчасына чиратлар бетерелде

Караидел районының Магинск һәм Әртәкүл авыллары биләмәләрендә шатлыклы вакыйгалар булды.Мәгариф учреж­дениеләрен үзгәртеп кору эшчәнлегенең нәтиҗәсе буларак, районның әлеге авыл хакимиятләрендә балалар бакчаларын гамәлдәге мәктәпләр канаты астына кушу тәмамланды. Бүленгән акчаларны нәтиҗәле файдаланып, уку йортларында сабыйлар өчен өстәмә урыннар булдырылды, аларның матди-техник базасы яңартылды. Шушы эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, Магинск һәм Әртәкүл авыллары биләмәләрендә генә түгел, бөтен районда 3-7 яшьлек балаларның бакчага чираты тулысынча бетерелде.

– Торак пунктларыбызда мәгариф учреждениеләренең булуы – ул авылларның яшәве дигән сүз, – диде тантанадагы чыгышында район хакимияте башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Рамил Вәлинуров. – Шуның өчен бү­генге чараларны без чын-чынлап яшәешебездәге бик мөһим вакыйга дип әйтә алабыз. Күп­тән көтелгән шушы шатлыклы көн белән барча сабыйларны, аларның әти-әни­ләрен, тәр­биячеләрне ихлас котлыйм! Киләчәктә бу бакчада газиз бәләкәчләребезнең шатлыклы авазлары гына яңгырап торсын!

Авыллар халкының, бала­ларның шатлыгын, шулай ук, районның мәгариф идарәсе начальнигы Камил Солтанов, биләмә башлыклары Анатолий Крохалев белән Андрей Киряков, төзүчеләр Данил Сол­танов белән Илвир Гыйндуллин уртаклаштылар. Кызыл тасманы тантаналы кис­кән­нән соң, барысы да эчкә үтте.

Әйтергә кирәк, малтабар­ларның төзүчеләр бригадалары эшне тиз һәм, иң мөһиме, сыйфатлы башкарып чыккан. Эшкуар Вәсил Хәтмуллин егет­ләре исә махсус заказ буенча уңайлы һәм матур бизәкле мебельне күңел биреп, балалар­ның зәвыгына туры китереп эш­ләргә тырышкан, нәтиҗәдә бүл­мәләр әкият дөньясын хә­тер­ләтә. Әлбәттә, барлык эш­ләрдә балалар бакчасы җитәк­челеге һәм тәр­бия­челәре, ата-аналарның, хәтта картәти-картәниләрнең дә ярдәме зур булды, сабыйларны тизрәк шатландырыр өчен алар кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырышты. Һәм менә күмәк тырышлык нә­ти­җәсендә иркен, якты, җылы һәм уңайлы әкият дөньясы тудырылды. Болар­ның һәммәсе өчен рәх­мәт йөзеннән балалар да бәйрәм концерты әзерләгән иде, алар үз хисләрен өлкән­нәргә бераз каушап һәм дулкынланып, шул ук вакытта зур шатлык кичереп җиткерде.

Шушындый мәгариф комплекслары булдыру ул учреж­дениеләрнең чыгымнарын киметергә, киләчәктә мәк­тәп­кәчә һәм башлангыч тәрбия һәм белем бирү прог­рамма­ла­рының бурыч-максатларын тормышка ашыруның күчә­килүчәнлеген тәэмин итәргә, шулай ук, берләштерелгән учреж­дениеләрнең интеллектуаль һәм матди-техник ресурсларын нәтиҗәле файдалануны арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Читайте нас: