Нефтекама шәһәрендә үткән утырышта Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Җәмәгать советы рәисе Айрат Халиков шулай ук Краснокама, Яңавыл районы Җәмәгать советларының рәисләре катнашты.
Утырыш алдыннан Уфадан килгән җәмәгатьчеләр шәһәрнең 11нче мәктәбендә булды, биредә полиция сыйныфы эшләп килә. Очрашу барышында мондагы укучыларның күбесенең арытаба укуларын һәм һөнәрләрен хокук саклау системасы белән бәйләргә теләве ачыкланды. Укучылар, мондый очрашудан файдаланып, Җәмәгать советы рәисе һәм активистларына сораулар бирде, бу оешманың нинди эш алып баруы белән кызыксынды. Полиция сыйныфында укучы үсмерләр шәһәрдә үткән чараларда актив катнаша, Бөек Ватан сугышы һәм милиция ветераннарына ярдәм күрсәтә.
Утырыш Нефтекама эчке эшләр бүлеге бинасында дәвам итте. Нефтекама эчке эшләр бүлеге начальнигы Рәфыйк Хәкимов полициянең узган елдагы эшчәнлеге турында кыскача отчет тотты. Аннары Рәфыйк Фәүзи улы Җәмәгать советы вәкилләренә хокук бозуны һәм җинаятьләрне профилактикалауда күрсәткән ярдәмнәре, халык арасында полициягә карата ышанычны арттырырга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Арытаба участок уполномоченныйлары, балигъ булмаганнар эше буенча бүлек начальнигы урынбасары Аида Плотникова, Нефтекама Җәмәгать советы рәисе Илүс Ялашев, Краснокама Җәмәгать советы рәисе Римма Фабер чыгыш ясадылар. Активистлар, шулай ук, үзара фикер алышты, тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Узган ел эшчәнлегенә йомгак ясап, иң яхшы эш күрсәткечләре Нефтекама Җәмәгать советыныкы дип табылды. Биредә эш биш төркем буенча алып барыла, Совет эчкечелеккә, наркоманиягә каршы, спортны үстерү, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, караучысыз, күзәтүсез калган балалар белән эшләү, полиция хезмәткәрләренең рухи-әхлакый, мәдәни-эстетик тәрбиялелеген күтәрүгә булышлык итү, юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча зур эш алып бара.
Айрат Халиков Нефтекама шәһәре Җәмәгать советы активистлары Илүс Ялашев, Әмирҗан Галиев, Азат Шәйдуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Эчке эшләр министрлыгы каршында эшләп килүче Җәмәгать советы рәисе дөрес әйтә: полициягә ярдәм күрсәтеп, без үзебезгә булышабыз. Хокук бозулар, ямьсез күренешләр никадәр азрак икән, тормышыбыз да шулкадәр ямьлерәк һәм тынычрак булачак.