Күптән түгел Русия командаларының берсендә уйнаган футболчыны Италиядәге командага 25 миллион долларга сатып алганнар. Туп тибә торган аяклары алтыннан булганда да үзенең мөмкинлекләрен бу кадәр хакка исәпләгән спортчы хәер сорашырга мәҗбүр гарип бала алдында аз гына оялу хисен кичерәме икән? Аларны күзгә-күз очраштырмаган хәлдә дә, җавапны төсмерләп буладыр. Күптән түгел Петр Авен дигән бер банкир зәңгәр экраннан болай дип әйтеп салды: “Шәхсән мине халыкның хәерче булуы борчымый, максатым — ярлыларны кызгану түгел, ә табышны арттыру!”
Русия Федерациясе Дәүләт статистика хезмәте 2014 елда үткәргән аналитик тикшеренүләрдән күренүенчә, илдә яшәүче халыкның 13,4 проценты хәерчелек чиген узган, аларның айлык кереме — 4900 сум, ягъни эшсезлек буенча пособие күләмен тәшкил итә. Халыкның 27,8 проценты хәерчелектә көн күрә, аларның айлык кереме — 4900 сумнан 7400 сумга кадәр. Ярлылар халыкның 38,8 процентын тәшкил итә, аларның айлык кереме — 7400 сумнан 17 000 сум. Русиялеләрнең 10,9 проценты ярлы түгел, аларның айлык кереме — 17000-25000 сум, ә 7,3 процент урта хәллеләрнеке — 25000-50000 мең сум. Хәллеләр исә аена 50000-75000 сум табыш ала, алар — халыкның 1,1 проценты. Байлар ай саен 75 мең сумнан артык акча эшли, алар халыкның 0,7 процентын тәшкил итә. Әлбәттә, бу саннар әлеге икътисади көрчеккә кадәр алынган, шуңа күрә бүгенге ярлы-ябагайлар саны да, байлар исәбе дә башкачарак булыр. Әмма шушы күрсәткеч тә илдәге социаль тигезлек турында фикер йөртергә ныклы нигез була ала.
Шул ук 2014 елда кайбер гәзитләрдә Дәүләт думасы депутаты В. Рашкинның чыгышы дөнья күрде. Анда “Роснефть”, “Газпром” башлыкларының, “Русия тимер юллары” компаниясе рәисенең хезмәт хаклары турында сүз бара. Аларның тәүгесенеке 4,5 миллион сум булуы мәгълүм. Көнгә! Ә аена 135 миллион сум килеп чыга. Шушы хакта язган журналистныкыннан 1400 тапкыр күбрәк. Узган гасырның җитмешенче елларында, илдә нефть әлегедән өч тапкыр артык чыгарылганда шушы тармак министрының хезмәт хакы 400 сум булган. Ә журналистныкы – 200 сум. Аерма – ике тапкыр...
Ул елларда сәяси ирек булмавы турында сүз күп. Ә социаль тигезлек? “Иң яхшы һәм иң арзан әйберләр — балаларга!” дигән лозунгны хәтерлисездер әле. Онытканнарның хәтерен яңартыйк. СССРда балалар киемнәре, зурларныкына караганда, нәкъ 3 мәртәбә арзан иде. Алар транспортта бушлай йөрде. Уку, уку әсбаплары өчен дә түләмәде. Мәктәп тәмамлаганнан соң укуны дәвам итү дә, имтихан бирү, диплом яклау да бушлай булды. Өстәвенә, диплом алып чыккан кешене эш урыны көтеп тора иде. Аңа укый яки эшли башлаган көннән — тулай торак, өйләнешкән көннән — гаиләлеләр тулай торагы, ә баласы туган көннән фатир бирелде. Эшсезлек дигән күренеш бөтенләй булмады. Шушы һәм башка уңайлы тормыш шартлары кая булды соң?
Русия Президенты Владимир Путин үзенең бер чыгышында: “СССРны таркату ахмаклык икәнен үз акылында булган һәркем аңлый. Кызганыч, артка юл юк”, диде. Ничек кенә кызганыч әле!
Соңгы 20 елда авыл хуҗалыгында эшләүчеләр, эре хужалыклар саны 5 тапкыр кимеде. Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге предприятиеләрнең 30 проценты табышсыз эшли. Шуңа да илдәге терлекчелек продуктларының — 50, яшелчәчелек продуктларының 90 проценты шәхси хуҗалыкларда, башлыча, кул көче белән җитештерелә. Аларны кибетләргә алыпсатарлар китереп җиткерә, кулланучылар берлеге күптән бетерелде. Гомумән, кирәкле продукциянең нәкъ яртысы чит илләрдән сатып алына. Авылда ябылган клублар, китапханә, балалар бакчалары, мәктәпләр саны да билгеле — алар уннарча мең. Соңгы ике дистә елда илдә 20 мең авыл беткән. Ә сәнәгать мөмкинлекләренең өчтән икесе генә гамәлдә.
Шундый шартларда социаль тигезлекнең үткәнен бүгенгесе белән чагыштырырга, аның киләчәген күзалларга алынуы да читен. Шунысы бар, ил җитәкчелеге килеп туган хәл-шартларны халыктан яшерми, билне кысыбрак буарга, бераз түзәргә чакыра. Халык белән ачыктан-ачык аралашудан баш тартмаган власть бүселгән акча букчалары хуҗаларына качкан оятны табу бурычын да куйса, хәлләр тагын да яхшырыр әле.