– Төп максатыбыз – исәп алуга әзерләнү, аны оештыру һәм нәтиҗәләр ясау, – диде Игорь Владик улы. – Бүгенге көндә исәп алынасы объектлар исемлеген барлыйбыз. Районнарда белгечләр эшли. Кайбер торак пунктларда кәгазьдәге объектлар гамәлдә бармы, әллә юкмы? Шушы сорауларга җавап эзлибез. Алда торучы кампаниядә республикада 2500 исәп алучы җәлеп ителәчәк. Урыннарда белгечләрне сайлап алу башланды. Исәп алучылар өч этапта укытылачак. Укыту федераль дәрәҗәдә, “Башкортостанстат”та һәм районнарда оештырылачак. Исәп алучыларны укыту дәрәҗәсен командировкаларга чыгып, контрольдә тотачакбыз. Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алучы белгеч бөтен мәгълүматны үзләштерсә, кампания оешкан төстә үтәчәк. Бу җаваплы эшкә авыл тормышын, авылдагы гореф-гадәтләрне, авыл хуҗалыгын яхшы белүчеләрне җәлеп итәчәкбез.
2014 ел ахырында оештырылган төркемгә үз эшен югары дәрәҗәдә башкаручы белгечләр җәлеп ителгән. Руслан Бакиров, Надежда Акимова, Ренат Шәйбәков, Надежда Карташова, Никита Яловека һәм Ирина Сәүбәнова, Алина Садыйкова алда торучы кампания югары дәрәҗәдә үтсен өчен бөтен көчен сала.