+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 март 2016, 02:00

Нәфис куллар чәчәк өчен генә түгел

Дәүләт тарихында асыл затларыбыз күренекле урын били.“Дөньяны матурлык коткарыр”, дигән гыйбарәне барыбыз да белә. Әмма аның дәвамы күпләргә билгеле түгел: “әгәр ул игелекле булса”. Гүзәллекне, гадәттә, хатын-кыз белән бәйләгәнгә, дөнья коткаручысы вазыйфасы да аңа йөкләтелә. Исемнәре ил, дөнья тарихына языл­ган игелекле гүзәл затлар бар. Алар рухи яктан гаҗәеп көчле булып, үзләре яшәгән вакыттан алда атлаган. Бөек хатын-кызлар исемен чиксез тезәргә булыр иде. Әмма дөньяви әһәмияткә ия булганнары алай ук күп түгел: Сафо, Клеопатра, Екатерина II, Жорж Санд, Нефертити, Маргарет Тетчер, Жанна д’Арк, Ванга, Камилла Клодель, князь хатыны Ольга, Мурасаки Шикибу... Аларның һәркайсын үзе яшәгән дәвернең символы дип атарга була. Милләттәшләребез өчен Сөембикә, Мөхлисә Бубый, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемнәре кадерле.

Моннан унбиш еллар элек генетиклар шундый ачыш ясады: балага күзәнәк мәгъ­лүматының 80 проценттан артыгы – хатын-кыздан, 15-17 проценты гына ир-аттан күчә. Кешенең холкы биш яшькә кадәр формалаша һәм башкача үзгәрми. Шул рәвешле, һәр­кемне, шул исәптән һәрбер ир атны “әнисе баласы” дип атарга була. Дөнья тарихында гүзәл затларның исемнәре һәрвакыт яңгырап тормаса да, аларның роле тирәндәрәк – алар тарих агышын да үзгәртә алырдай ирләргә туганда ук бу сәләтне бүләк иткән.
Читайте нас: