+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 март 2016, 02:00

Контроль бар икән, нигә сыйфат юк?

Башкортстан Башлыгы юлларның яраксыз хәлгә килүендә җаваплы власть органнарын һәм тармак хезмәткәрләрен генә түгел, тиешле лабораторияләр эшчәнлеген дә җитди тәнкыйть утына тотты.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфада эш сәфәре барышында юл-төзелеш комплексы объектларын карады һәм юлларны ремонтлауның инновацион технологияләре белән танышты.

“Газпромдорстрой Уфа” төзелеш компаниясе мәйданында республика Башлыгына Astec компаниясе тарафыннан уйлап табылган “НОВАЧИП” дип аталган автомобиль юлларын ремонтлауның яңа инновацион технологиясен тәкъдим иттеләр.


Ул сафтан чыга башлаган юлларга юка катлам җәяргә ярдәм итә. Шул ук вакытта ярык-чокырларга махсус катнашма тутырыла һәм алар арытаба таушалмый.

Предприятиенең генеральный директоры Николай Скрипаль белдерүенчә, шәһәрдә һәм, шулай ук, автомобиль магистральләрендә дә кул­ланырга мөмкин булган “НОВАЧИП” технологиясе юл өслеген тигезләү, искергән асфальтны тирәнтен кырып тормыйча, ныклы катлам түшәү мөмкинлеге бирә.

Башкортстан Башлыгы предприятие җитәкчесенең юллар торышы турындагы фикере белән кызыксынды. Николай Скрипаль белдерүенчә, төп сәбәп — известьтан торган вакташ һәм сыйфатсыз битум куллану.

— Юл түшәмәсе составына керүче материаллар сыйфатын яхшырту буенча эшне күптәннән алып барам. Нефть эшкәртүче пред­приятиенең һәркайсы иң яхшы битум — бездә, ди. Битум нефть эшкәртүдән калган мате­риаллардан әзерләнә, — диде Рөстәм Хәмитов. — Нефть-химия эшкәртү институтында лаборатория булдырдык. Без эчке ГОСТка күчәбез. Үзебезнең стандарт бар. Республика территориясендә сыйфатсыз битум файдаланмаячакбыз. Юл төзелеше өчен җавап бирүче барлык җитәкчеләрне дә фәкать яхшы битумны файдалануга чакырачакмын. Башкача булмый.

2014 елдан башлап әлеге компания Уфаның Дим районындагы Новороссийская урамына капиталь ремонт үткәргән, шәһәрне көнбатыштан урау юлының федераль участогын ремонтлаган, Булгаково — Бозаяз һәм М-7 “Идел” юлларын реконструкцияләгән. Республика җитәкчесе Новороссийская урамында “НОВАЧИП” технологиясе буенча салынган юл өслегенең сыйфатын югары бәяләде.

— Безнең юлларның сыйфаты начар. Халык безне гадел тәнкыйтьли. Ни өчен төзелеш тармагы артта кала? Бүген халыкны нәкъ шушы сорау борчый. Без юлларның сыйфатына кагылышлы меңләгән хат алабыз, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов. — Бүгенге көндә мондый технология булу шатландыра. Предприятиене тулы куәтенә эшләтергә кирәк.

Арытаба республика Башлыгы юл хуҗалыгы идарәсе лабораториясендә булды. 2014 елда аның нигезендә Сынау үзәге оештырылган. Эшчәнлеге буенча ул стационар һәм күчмә лабораторияләргә бүленгән.

Рөстәм Хәмитов үлчәү контроленең күчмә пунктын карады. Бүгенге көндә республикада мондый төрдәге ун машина тәүлек әйләнәсенә эшли. Төбәк җитәкчесе юл өслеген саклау эшендә үлчәү контроленең әһәмиятен билгелә-де, шулай ук машиналарның чисталы­гын контрольдә тоту тәкъдиме кертте.

Ике күчмә юл лабораториясе булдырылган. Алар юл-төзелеш эшләре­нең сыйфатына контрольлек итүгә, гамәлдәге челтәрләр торышына мониторинг үткәрүдә ярдәм итүче компьютерлаштырылган корылмалар белән җиһазландырылган.
Башкортстан Башлыгы асфальт-бетонны, битумны, ташлы материалларны сынау өчен булдырылган лаборатория эшчәнлеге белән танышты. Идарә җитәкчесе Фаат Халитов сүз­ләренә караганда, сынау үзәге белгеч­ләре юл төзүчеләр белән тыгыз элем­тәдә эшли, сыйфат контроле үткәрә. Кагыйдә бозулар ачыкланганда, подрядчыларга штраф салына, хәтта алар белән килешүләр өзелә.

— Әгәр дә сез берәр эре компания­нең эшен туктаткан булсагыз, мин сезне мактар идем. Сез бит “вак-төяк”не туктатасыз. Моннан тыш, сыйфатсыз юл сезнең лабораториядән башка да күренеп тора. Сез “миллиардерлар” эшләгән зур юллардагы намуссызларны туктатыгыз. Мәсәлән, Салават Юлаев проспектында эшләүчеләрне. Һәр ел саен анда мил­лионлаган сум акча салабыз, ә сыйфат юк, — диде Рөстәм Хәмитов. — Без лабораторияләрне сатып алу һәм җиһазландыру, кешеләрне укыту өчен зур акча бүлдек. Әлеге лабора­торияләр ярдәмендә брак ясаучылар югалыр дип уйлаган идек. Ә алар үз эшен дәвам итә. Моның сәбәбе нидә? Сез эшегезгә җитди карарга тиеш. Чөнки нәтиҗәдә кешеләр алдында җавап бирәсез. Вакташ урынына җир яисә салам түшәүчеләргә иярмәгез. Әгәр дә асфальт сыйфатлы түгел икән, бу ник кирәк? Мин шәһәр мэрына да мөрәҗәгать итәм. Бу уен түгел, ә бик җитди мәсьәлә. Күз буярга ярамый. Ә кешеләргә сыйфат кирәк, — дип төбәк башлыгы әлеге юнәлештә эшләүчеләр­дән Башкортстан юлларында тәртип урнаштыруны таләп итте.

— Оят! Бүген юлларның сыйфатсыз булуына кем гаепле? Беренчедән, начар асфальт салучы, икенчедән, хакимият гаепле. Димәк, без таләпләрне дөрес куя белмибез. ГОСТ кабул итү өчен бер ел кирәк булды. Республика юллары безнең: минем, сезнең, вице-премьерның, шәһәр, муниципалитетлар башлыкларының җаваплылыгында, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов. — Беркемне дә кызганмыйча, тәртип урнаштыруыгызны таләп итәм. Иң яхшысы — намуссызларның эшен туктатырга кирәк. Алар кешеләрне кызганып тормый бит. Үзләре бүленгән акчаларны урлап баеды. Ә без ни өчен юллар начар дигән сорауга җавап эзлибез.

Лаборатория контроле бүлегендә Республика Башлыгы автомобиль юллары торышын мониторинглау системасы белән танышты. Ул юл өслеге, һава температурасы, транспорт агымы тыгызлыгын үлчәү аппаратлары белән җиһазландырылган. Мониторинг нәти­җә­ләре траффикны көйләү, өстәмә ки­чүләр төзү, юлларны ремонтлау кирәк­леге турында карар кабул итәргә мөм­кинлек бирә.

Тагын бер яңалык — кесә телефон­нары өчен махсус кушымта ярдәмендә маршрут автобусларының кайда хәрәкәт итүен һәм аның килү вакытын ачыкларга мөмкин. Бу проектка әлегә бары тик пассажирлар ташучы рәсми предприятиеләр генә кушылган. Хәзер башка автобусларны да ГЛОНАСС системасы белән җиһазландыру мәсьә­ләсе тикшерелә.

— Быел юллар торышына бәйле хәл аянычлы. Кыштан соң аларның сыйфаты тагын да начарланды. Килеп туган хәлдә власть структураларын да, юлчыларны да аклап булмый. Болай эшләргә ярамый. Агымдагы елда республика территориясендә яңа ГОСТ гамәлгә кертелде. Аларга ярашлы, ныклы материаллар, яхшы битум, яңа техноло­гия­ләр кулланып, сыйфатлы юллар салу мөмкин булачак, — диде Рөстәм Хәмитов.

Мәсьәлә Хөкүмәттә дә тикшерелде

Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов республика башкарма власть органнары, федераль министрлык һәм ведомстволарның территориаль органнары җитәкчеләре белән оператив киңәшмә үткәрде.

Мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова балалар бакчаларын урыннар белән тәэмин итү турында мәгълүмат бирде. Агымдагы елның 1 гыйнварына 3-7 яшьлек балалар арасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чират бетерелгән. Белешмә өчен: 2012 елның 1 гыйнварына ул — 29 мең бала, 2013-14 елларда — 14 мең бала, 2015 елда 6,9 мең бала тәшкил итә иде.


Чиратларны бетерүнең өстенлекле юнәлешләре түбәндәгеләр: яңа балалар бакчалары төзү — барлыгы 14 мең урынга исәпләнгән 93 бакча файдалануга тапшырылган. Юнәлешен үзгәрткән элекке балалар бакчаларын кире кайтару һәм реконструкцияләү, башка биналар исәбенә 13 мең урынлык балалар бакчалары булдырылган. Гамәлдәге мәйданнарны рациональ файдалану нәтиҗә­сендә, белем бирү учреждениеләрендә өстәмә урыннар ачылган һәм мәктәпкәчә белем бирүнең альтернатив төрләре кертелә.

28 мартка “Республика белем бирү учреждениеләренә электрон төрдә бердәм чират” системасында 3-7 яшьлек балалар өчен чират юк. Шул ук вакытта, 23 мартка республикада 3 яшькә кадәрге 97,5 мең бала теркәлгән, шу­лар­ның 48,2 меңе – 1,5-3 яшьләрдә. Республикада 1,5-3 яшьлек балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждение­ләрендә урын белән тәэмин итү буенча “юл картасы” булдырылды. Бу документка ярашлы, 2016-19 елларда 19 мең 200 урын булдырылачак, шуларның 9800е – башка биналарны реконструкцияләү, 9400е альтернатив төрдәге бакчаларны үстерү исәбенә. “Юл картасы” чаралары тулысынча гамәлгә ашырылган очракта, 2019 ел ахырына чират бетереләчәк.

Оператив киңәшмәдә, шулай ук, юлларны ремонтлау мәсьәләсе тикшерелде. Башкортстанда агымдагы елда ремонтланачак төбәк һәм муниципальара автомобиль юллары исемлеге расланды. Аларның гомум озынлыгы 407,3 километр тәшкил итә. Бу турыда Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Ильяс Мөниров хәбәр итте.

– 2010-15 елларда автомобиль юлларын төзүгә, реконструкцияләүгә, ремонтлауга һәм хезмәтләндерүгә 57 миллиард сум акча юнәлтелде. Агымдагы елда бу максатка 11 миллиард 157 миллион сум каралган, – диде Ильяс Мөниров.

Ул, шулай ук, ведомствоның рәсми сайтында Башкортстандагы автомобиль юлларының карта-схемасы урнаштырылуын белдерде.

– Картада республиканың барлык юллары күрсәтелгән. Һәр кеше үзен кызыксындыручы участокны табарга һәм аның нинди ведомство карамагында булуын белә ала. Якын арада интерактив картаның функцияләре киңәйте­ләчәк, – диде Ильяс Мөниров.
Читайте нас: