+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 апрель 2016, 02:00

Цензураны тергезергә вакыт түгелме?

Телевидениенең яшь буынга коточкыч кире йогынты ясавы, кичекмәстән, шундый фикергә этәрә.1848 елның 14 апрелендә Русиядә матбугатка күзәтү максатында цензура комитеты оештырыла. Әмма аның тарихы күпкә зур – цензура безнең эрага кадәр үк булган. Ул сүз иреге белән нинди мөнәсәбәттә торган? Цензура тарихы безне нәрсә хакында кисәтә? Бу хакта тулырак мәгълүмат алыр өчен без профессор, философия фәннәре докторы, тарих фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, 1959 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, 1980-92 елларда Дәүләт һәм хәрби серләрне саклау баш идарәсенең Башкортстан буенча начальнигы Октябрь ВӘЛИТОВка мөрәҗәгать иттек.

– Цивилизация тарихыннан күренүенчә, барлык иҗтимагый-сәяси формацияләрдә дә матбугат чараларына контроль системасы, ягъни цензура булган. Аны язма матбугатка чыгарылганчы һәм чыгарылгач та кулланганнар. М. Цицеронның безнең эрага кадәр 433 елда әйтелгән “Без азат булыр өчен кануннарның колы булырга тиеш” дигән сүзләре цензура куллана башлау чорына туры килә. Ә У. Черчилльнең Англия парламентында әйтелгән “Кемдә мәгълүмат – шул дөнья белән идарә итә” дигән сүзләре бүген дә актуаль булып кала.

Русиядә чит ил язмаларын бастыруны контрольдә тоту турындагы закон 1796 елда ук барлыкка килә. Бөек Екатерина патшалык иткән чорда рәсми властьлар Русия халкына зыян китерердәй басмаларны тыю турында хәстәрлек күрә. Ул елларда цензура учреждениеләренә – Сенат, ә руханилар арасында Изге Синод идарә итә.

Бөек Екатерина вафат булгач, тәхеткә аның улы Павел утыра һәм әнисенең цензура сәясәтен дәвам итә. 1804 елда Цензура уставы кабул ителә. 1819 елдан аның үтәлешен күзәтү Эчке эшләр министрлыгына йөкләтелә.

1825 елда тәхеткә Николай I килә. Бу еллар Декабристлар восстаниесе, утызынчы еллардагы Польша белән бәйле чуалышлар, Кырым сугышы, репрессияләр белән билгеле. Шуңа да Русиядә цензура турында яңа закон һәм яңа Устав кабул итү заман таләпләренә җавап бирә. Ул аннан алдагысыннан биш тапкыр озынрак була һәм 1826 елның 22 апреленнән гамәлгә кертелә. Ул елларда Державин, Майков, Тютчев, Крылов кебек күренекле шәхесләр цензор хезмәтен башкара. Ә Пушкин, Лермонтов, Белинский, Герцен, Достоевский һәм башкалар аларның кисәтүен кабул итәргә мәҗбүр була.

Патша цензурасы дәшмәскә мәҗбүр итә ала, әмма алар профессорларга нәрсә укытырга, авторларга нәрсә язарга, композиторларга нинди көйләр чыгарырга турыдан-туры күрсәтмә бирми, ә халык арасына хәвефле идеяләр үтеп кермәсен өчен эшли.

Һәрбер дәүләт, үзенең оешкан көненнән башлап, халкына ят мәгълүматны үткәрмәс өчен тырыша. Әмма ул һәрвакытта да максатына ирешә алмый. Бу җәһәттән СССРга җитүче юктыр. 1917 елдан соң Совет хөкүмәте цензура режимын көчәйтә, аны нигезле һәм нәтиҗәле итүгә барлык көчен сала.1922 елның 6 июнендә РСФСРның Мәгариф Халык Комиссариаты каршында Әдәбият һәм нәшрият эшләре буенча Баш идарә оештырыла. Аны “Главлит” дип тә атыйлар. Ул революциянең беренче көннәреннән башлап нәшер ителгән әдәбият һәм барлык мәгълүмат чараларын тик­шерүгә алына, илнең башка төбәк­ләрендә дә оештырыла. Советлар Союзы дәверендә ул Министрлар Советы каршында эшли һәм “Матбугатта дәүләт серләрен саклау буенча Баш идарә” дип атала. Әмма аның эшчәнлеге шул ук дәүләт сере булып кала. Теге яки бу язманы матбугатка чыгаруны тыйган редактор әлеге оешма күрсәтмәсен үтәвен автордан яшерергә мәҗбүр була. Чынында исә СССРда матбугатта дөнья күргән, радио-телевидениедә, театрда яңгыраган һәр сүз өчен цензор алдында җавап бирәләр. Хәтта кемдер типографиядә үзенең “визитка”сын бастырырга уйласа да, аның эчтәлеген урындагы Главлит белән килештерергә тиеш була.

Советлар Союзында әдәби һәм сәяси цензура турында законнар булмаса да, гуманитар фәннәр, мәдәният, сәнгать, милләтара һәм дәүләтара мөнәсәбәтләр, чиркәү һәм диннең һәр юнәлешенә катгый идеология контроле була.

Главлитның бурычлары күптөрле була, шул ук вакытта, аңа дәүләт серләрен фаш итүче материалларны басмага, эфирга чыгармау, кирәк чакта тиешле министрлыклар, гыйльми-тикшеренү институтларыннан аларның экспертизасын таләп итү хокукы да бирелә. Шундый каты контроль булуга карамастан, безнең чыгышлар Көнбатышта җентекле тикшерелә һәм “бикле” булырга тиешле мәгълүмат, хәтта фән ачышларының 75 проценты алар аркылы алына.

СССР таркалгач, Президент Б. Н. Ельцинның махсус указы белән Главлит таркатыла, цензура юкка чыгарыла. Нәтиҗәдә, Көнбатышның барлык матбугат чаралары, бигрәк тә телевидениесе, Русия яшьләренең рухи һәм әхлакый кануннардан, патриотик тойгылардан башка тәрбияләнүенә күп көч сала. Матбугат чаралары, үзләрен ирекле дип игълан итеп, закон алдындагы бурычын онытып җибәрә.

Безнең үсмерләр телевидение экраннарында елына 10 мең көч куллану эпизодын күрә. Тәүлегенә 3 сәгать телевизор караган 14 яшьлек үсмер­ләрнең 45 проценты көч куллануга әвәс, аларның 20 проценты җинаять кылырга әзер һәм җәмгыятькә куркыныч тудыра. Тәүлегенә бер генә сәгать телевизор караган үсмер тирә-юньдәгеләргә 5 тапкыр күбрәк кырыс һәм агрессив. Экранда һәр 15 минут саен агрессия, көчләү яисә эротик күренешләр шаһиты булган үсмергә бу сыйфатлар чит була алмый, билгеле. Алар экрандагыны, һичшиксез, дөреслек, кулланма дип кабул итә. Моннан берничә ел элек Новосибирскида 10-11 яшьлек 20 үсмер, Гарри Поттер турындагы фильмны карап, купорослы су эчә. Ә бер кыз, мультфильм карагач, тәрәзәдән сикерә. Бәхеткә, аны коткарып калалар. Ул мультфильм­дагы кешенең шулай ук тәрәзәдән сикереп, асфальтка сузылып ятуы, аннан соң торып китүе турында сөйли...

Бу хәл ата-аналар, укытучылар, психологлар, социологларны гына түгел, ә мәсьәләгә битараф булмаган һәркемне борчый. Кино режиссеры, билгеле җәмәгать эшлеклесе Станислав Говорухин фикеренчә, Русиядә ике халык яши, берсе – туксанынчы, зилзиләле елларда туган, икенчесе алардан әллә ни өлкән дә түгел, әмма дөньяга карашы белән алардан күпкә ерак. Алар бер-берсен аңламый. Өлкәнрәкләр яшьләр караган, уйлануларга этәрми торган аттракционнар парады булган “попкорн” киноларына йөрми. Ә яхшы фильмнарның язмышы бик катлаулы.

Бездән тыш, бер илдә дә сәнгать әхлак цензурасыннан башка яшәми. Англиядә моннан 100 ел элек, кино цензурасыннан тыш, махсус “балалар” цензурасы да кертелгән. Бу тәҗрибә башка илләрдә дә кулланыла. Ул балаларның күңел сәламәтлеген, психик һәи интеллектуаль үсешен тәэмин итүгә, үсмерләр арасында закон бозу һәм җинаять кылу очракларын кисәтүгә шәхеснең социаль җаваплылыгына юнәлтелгән. Әйтик, Бөекбританиядәге иң популяр ВВС-1 каналында реклама бөтенләй юк, анда яңалыклар, төрле вакыйгалар турындагы сюжетлар, балалар өчен тапшырулар, музыка, нәфис фильм, комедияләр күрсәтелә. Ә ВВС-2 каналы интеллектуаль тамашачыга юнәлтелгән, ВВС-3 каналын, башлыча, 16-34 яшьлекләр карый, ул яшьләрнең инновация мөмкинлекләрен үстерә, яңа талантлар ача. ВВС-4 каналында, башлыча, документаль фильмнар, төрле вакыйгалар, халыкара кино фестивальләре турындагы тапшырулар күрсәтелә, музыка яңгырый. Аларның берсендә дә бернинди реклама юк.
Русия журналисты Ирина Садовская фикеренчә, Бөекбритания теле­видениесеннән рекламасыз эшләүне, тамашачыларның эфир чисталыгы сагында торуларын һәм эфирда дәүләткә, халыкка каршы бер генә сюжет та булмавын үрнәк итеп алу яхшы булыр иде.

Иң мөһиме – балаларны кайгырту, әлбәттә. Күп кенә театр афишаларында алар өчен спектакльләр исемлеге аска, вак кына хәрефләр белән языла. Гүя, аларның бик үк мөһим булмавы шунда ук күрсәтелә. Кайбер театрлар сәхнәсендә Король Лирның шәрә яраннары йөгереп йөри, спектакльләрдә төп геройлар булып “бомж”, наркоманнар чыгыш ясый. Имеш, безнең балалар иртә өлгерә, аларны Золушкалар кызыксындырмый. Шрек белән Гарри Поттер урынында Тиле Иван яхшырак булмас иде микән?

Гомумән, чит илләрнең һәм үзебездәге либералларның идеология диверсияләре шартларында киңкүләм мәгълүмат чараларының закон алдындагы җаваплылыгын көчәйтергә, балалар кинематографын үстерү буенча дәүләт программасын кабул итәргә вакыт җитте. Барлык матбугат чаралары, идеология учреждениеләренең позициясе бер – законлы гуманизм булырга тиеш.
Читайте нас: