+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 апрель 2016, 02:00

Компенсация бирү тәртибе расланды

Башкортстан Хөкүмәте карары белән агымдагы елда күпфатирлы йортта гомум милеккә капиталь ремонт өчен взнослар түләү чыгымнарын компенсацияләү тәртибе расланды.

Ул 70 яшьтәге ялгыз яисә барысы да пенсия яшендә булган эшләмәүче торак хуҗаларына биреләчәк.

Компенсация юллап яшәү урыны буенча Республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гражданнарның өлкән яшьтә булуын исәпкә алып, гаризаны аларның законлы вәкилләре яисә социаль хезмәткәрләр тапшырырга мөмкин. Тиешле башка документлар ведом­ство­ара хезмәттәшлек кысаларында халыкны социаль яклау учреждениеләре тарафыннан соратып алыначак.

Әлеге закон агымдагы елның 1 гыйнварыннан килеп туган хокук мөнәсәбәтләренә кагыла һәм 31 декабрьгә кадәр көчендә кала.

Бүген республикада 70 яшьтән өлкән 192 мең кеше яши. Шуларның 141 меңе – торак-коммуналь хезмәтләр өчен компенсация алучылар. Хөкүмәтнең расланган карарына ярашлы, 70 яшьтән өлкән 51 мең кеше капиталь ремонт өчен компенсация алу хокукына ия булачак.
Читайте нас: