+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 апрель 2016, 02:00

Хокукларыңны һәм бурычларыңны беләсеңме?

Уфа шәһәренең 38нче модельле балалар китапханә­сен­дә укучылар белән шул темага сөйләшү узды. Очрашуга башкаланың Октябрь районы иҗтимагый хәвеф­сез­­лек идарәсенең балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча инспекторы Лилия Галимова чакырыл­ган иде.

Үсмерләр “Закон кем ягында? ” дигән блиц-сорау алуда катнашып, законнар чыгаруга бәйле документлар турындагы мәгълүмат, хокук бозган, я җинаять кылган балигъ булмаган үсмерләр өчен каралган җәза төрләре, Интернетта үзең­не хәвефсез тоту кагый­дәләре белән танышты. Әлеге акцияне үткәрүнең максаты — балаларга һәм үсмерләргә хокукларын һәм бурычларын аңлату, җәмәгатьчелек игътибарын балачакны хокукый яклауга юнәлтү, балаларда законга һәм хокукый тәртипкә карата ихтирам тәрбияләү, балигъ булмаганнарның законсыз гамәлләрен кисәтү иде. Мәктәп укучыларына хокукый белем бик кирәк. Мондый белем белән алар көнкүрештә туган төрле хәлләрдә дә югалып калмаячак.
Читайте нас: