+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 апрель 2016, 02:00

Халыкка таянган таймас

Кыңгыр-Мәнәвез авыл биләмәсе — Бишбүләк районында иң төзек муниципаль берәмлекләр исәбендә.Миргасим Сафин 2007 елда Кыңгыр-Мәнәвез авылы хакимияте башлыгы итеп сайлана. Әлеге авыл биләмәсе соңгы чорда район күләмендәге төрле бәйгеләрдә җиңү яулап килә. Шушы көннәрдә Миргасим Мөсәвир улы күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Кыңгыр-Мәнәвез авыл биләмәсе дүрт ел рәттән Бишбүләкнең иң төзек, иң күркәм авылы буларак таныла. Төрле елларда һәм бәйгеләрдә алынган дипломнар да бихисап. Алдынгы, үрнәкле булу җиңел бирелми, әлбәттә. Уңыш сере нәрсәдә соң?

— Күптән түгел без чишмәләрне төзекләндерү конкурсында җиңеп чыктык. Ә бит бу, көрәк-тырма тотып, алар­ны чүптән арындыру гына түгел. Иң мөһиме — эреле-ваклы чишмә­ләр­нең башларын тазартып, әйлән­дереп алу, коеларны матурлап, алар янында ял урыннары булдыру, — ди Миргасим Мөсәвир улы. — Шуннан соң аларны чүпләргә җөрьәт итүчеләр саны да күзгә күренеп кими. Ә инде мондый эшләр шактый зур чыгымнар белән бәйле. Авыл хакимиятенең тыйнак бюджеты белән моны эшләү авыр. Туган авылы язмышына битараф булмаган якташларга, халыкка таянабыз.

Туган төякләрен төзекләндерүгә үз өлешен кертүче якташлар күп икән. Мисал өчен, Кунаккол авылы егете Рәис Габд­рахманов Иб­рәш чишмәсен төзек­ләндерүне оештырган. Эшләр 250 мең сумга төшкән. Рәис Хәләф улы, шулай ук, 460 мең сумга — авыл мәчетен, 600 мең сумга зират койма­ларын яңарткан, кайчандыр үзе укыган Кунак­кол мәктәбен ремонтлау өчен 400 мең сумлык кирәк-ярак сатып алган. Кунаккол егете, 1 ранглы капи­тан Зөлфәт Баһаветдинов мәктәп тү­бәсен яптыру өчен 200 мең сум акча бүлгән.

Кыңгыр-Мәнәвезнең үзен һәм башка бәләкәйрәк авылларны төзек-лән-дерүдә ярдәм күрсәткән Дәүләт Җые­лышы-Корылтай депутатлары Нәҗип Җәми­левка, Илдус Гомәровка, Илдар Гарифуллинга, шулай ук, якташларыбыз Рамил Җәмилевка, Фәрит Ба­һа­ветди­новка, Ринат Вахитовка, Раил Габбасовка һәм башка авылдашларына рәхмәтле якташлары.

Бүләкләр арасында “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсенең Рәхмәт хаты да бар.

— Бу, әлбәттә, тәү чиратта, “Бер­дәм Русия” игълан иткән киң билгеле “Эшлекле гамәлләр” проектында уңыш­лы катнашкан өчен, — ди Миргасим Сафин. — Әйтик, спонсорларыбыз ярдә­менә таянып, Кунакколда балалар өчен уен мәйданчыгы ясадык, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган обелискны яңарттык, мәктәп һәм авыл мәдәният йортын ремонтладык.

Шулай ук, авыллар урамнары тө­зек­ләндерелгән, аларны төнге вакыт­та яктырту мәсьәләсе хәл ителгән, чүплек­ләрне тәртипкә китерү өстендә эш алып барыла.
Читайте нас: