+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 апрель 2016, 02:00

Федоровкада — ике объект, ә сездә?

“Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты агымдагы елда да дәвам итә. Бүген инде республика район-шәһәрләрендә үткән халык җыеннары нәтиҗәләреннән чыгып, быел хәл ителергә тиешле мәсьә­ләләр исемлеге төзелде һәм, алар буенча эш башланды.

Гомумән, агымдагы елда проект кысаларында билге­лән­гән бурычларны тормышка ашыруга 152 миллион сум юнәлтү күздә тотыла. Аерым алганда, әлеге акча исәбенә һәм муниципалитетлар, гражданнар ярдәме белән юллар, суүткәргечләр, клуб биналары, һәйкәлләр төзекләндереләчәк, халык наказы буенча башка мөһим эшләр башкарылачак.

Мәсәлән, Федоровка районында халык “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәл­ләр” проекты кысаларында җәяүлеләр зонасын һәм каты көнкүреш калдыклары полигонын төзекләндерергә тәкъ­дим итте. Гражданнар җые­нына 138 кеше килде. Аның эшендә шулай ук Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рузалия Хисмәтуллина, район җитәкчеләре, авыл билә­мә­ләре башлыклары, предприятие һәм оешмалардан вәкил­ләр катнашты.
“Бердәм Русия” партиясе төбәк бүлекчәсенең урындагы оешмасыннан белдерүлә­ренчә, быел Федо­ров­ка районында проект кысаларында эшләрне тормыш­ка ашыруга 1 миллион 126 мең сум карал­ган. Район хакимияте башлыгы урынбасары Эдуард Салишев җитәкче­легендә эшче төркем төзел­гән.

— Җәяүлеләр зонасы массакүләм һәм мәдәни чара­лар үтүче үзәк мәйданга якын урнашкан һәм әлеге торышы белән һич кенә дә авылны бизәми. Шуңа да бу зонаны мотлак төзеклән­де­рергә кирәк, — диде җыен вакытында район Советы депутаты Илдар Нурлыгаянов.

Аның коллегасы Альбина Насыйрова исә каты көнкүреш калдыклары полигонын төзек­ләндерү башлангычы белән чыкты. Ике башлангычны да җыенда катнашучылар бертавыштан хуплады. Димәк, “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында якын арада федоровкалылар күз явын алырлык ял зонасына һәм төзек­лән­дерелгән каты көнкүреш калдыклары полигонына ия булачак!
Читайте нас: