— Мәсәлән, Башкортстан инде бүген үк ЮНЕСКОның геологик программасының мөһим өлеше булган геопарк төзү буенча илдә беренче пилот проектын эшләүгә заявка әзерли башлады, — диде Сергей Лавров.
Халыкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре 27 апрельдә Миланда үткән Италия-Русия төбәкара хезмәттәшлек форумында да игътибар үзәгендә булды. Аерым алганда, анда машиналар эшләү һәм нефть химиясе, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү, сәламәтлек, туризм, спорт өлкәләрендә икеяклы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Форум кысаларында махсуслаштырылган секция утырышлары һәм бизнес очрашулары да оештырылды. Италия-Русия төбәкара хезмәттәшлек форумында чыгыш ясап, Рөстәм Хәмитов Башкортстан Республикасы һәм Ломбардия төбәге бизнесы арасында эшлекле бәйләнешләр булдыру юнәлешендә колачлы эш җәелдерелүен сызык өстенә алды. Башкортстан Башлыгы билгеләвенчә, санкцияләр безнең ил өчен дә, Италия өчен дә файдага түгел.
— 2014 елда Италия һәм Башкортстан арасында товар әйләнеше күләме 1,5 миллиард евро булса, былтыр ул 530 миллион евро белән чикләнде. Шул исәптән, без Италиягә 500 миллион евролык продукция чыгарып, аннан республикага 30 миллион евролык продукция керде. Бу бик аз, — диде Рөстәм Хәмитов.
Башкортстан җитәкчесе билгеләвенчә, хәлне төзәтү өчен берлектәге предприятиеләр төзү мөһим юнәлеш булырга мөмкин. Бүген Башкортстанда Австрия, Германия, АКШ, Япония, Голландия белән берлектәге шундый предприятиеләр уңышлы эшләп килә. Кызганычка каршы, Италия инвесторлары әлегә бу исемлектә юк. Форумда Рөстәм Хәмитов Башкортстанда инвесторлар өчен барлык уңай шартлар тудырылуы, сәнәгатьтә дә, авыл хуҗалыгында да берлектә эшчәнлекне үстерү мөмкинлекләре зур булуы хакында җиткерде һәм Италия бизнесын республикага чакырды.
Соңыннан ул бу хакта фикерләре белән Италиянең II Sole 24 Ore радиостанциясенә интервьюсында да уртаклашты.
— Һичшиксез, Италия — Русия өчен дустанә ил. Без бизнесны, эшлекле бәйләнешләрне үстерергә телибез. Без хезмәттәшлеккә әзер, бу безнең өчен кирәк. Евросоюз тарафыннан — безнең илгә, Русия тарафыннан Европа берлеге дәүләтләренә карата булган санкцияләрнең кире нәтиҗәләрен йомшарту һәм җиңү өчен безнең бөтен мөмкинлекләребез дә бар, — диде Рөстәм Хәмитов.
Башкортстан Башлыгы халыкара дәрәҗәдәге форумнарда билгеләгән мөһим бурыч-максатларны анык тормышка ашыру үрнәген исә Октябрьский шәһәренең “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы мисалында күрергә мөмкин. 28 апрельдә Русиядә пластмассадан халык куллануы товарлары җитештерүче әйдәп баручы предприятие эше белән Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов таныштылар.
Заводның генеральный директоры Раил Фәхретдинов белдерүенчә, предприятиедә бүген импортны алыштыру буенча күләмле эш алып барыла. Бүген Русия базарында пластмассадан эшләнгән товарларның 80 проценты үзебездә җитештерелә. Бу җәһәттән завод 3500 төр изделие чыгара. Иң мөһиме шул — “Альтернатива” заводында җитештерелгән товарлар бүген Русия төбәкләренә генә таралып калмый, актив рәвештә БДБ, Европа берлеге дәүләтләре базарын да яулый. Ягъни бу яклап завод безнең җитештерүчеләрнең чит ил базарында катнашлыгын үстерү буенча республика Башлыгы билгеләгән бурычны тормышка ашыруга да анык өлеш кертә.
Үткән ел нәтиҗәләре буенча предприятие 3,1 миллиард сумлык продукция җитештергән. Производствога 700 миллион сумлык инвестиция салынган, бюджетка 400 миллион сумлык түләүләр кертелгән. Предприятиедә булганда җитәкчеләр производство белән танышты һәм импортны алыштыруга, әзер продукцияне экспортлауга бәйле көнүзәк мәсьәләләрне тикшерүдә катнашты. Гомумән, җитәкчелек билгеләвенчә, заман шартларында эшләргә сәләтле һәм эшчәнлеге киләчәк үсешкә юнәлтелгән предприятиеләр нәкъ шундый булырга тиеш.
Югарыда телгә алынган чаралар, нигездә, халыкара, төбәкара һәм тышкы икътисади бәйләнешләрне үстерү мәсьәләләрен үз эченә алса, 29 апрельдә Мәскәүдә үткән Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе утырышында шушы тармакка кагылышлы иң җитди мәсьәләләр үзәккә чыгарылды. Аерым алганда, Русия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, вице-премьер Дмитрий Козак, тармак министры Михаил Мень, төбәк башлыклары катнашлыгында үткән утырышта торак төзелешен үстерү, биналарны мәгълүмати модельләштерү технологиясен кертү, торак-коммуналь хуҗалыкта дәүләт-шәхси партнерлыгына юл яру, административ киртәләрне киметү, икътисади яктан нәтиҗәле проектлау мәсьәләләре турында сүз барды.
Үзенең чыгышында Дмитрий Козак тармак министрлыгы алдында авария хәлендәге торак проблемасын оператив хәл итү, күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерүгә җитди контроль булдыру бурычын билгеләде. Тармакка инвестицияләү өчен уңай шартлар тудыру, административ киртәләрне гамәлдән чыгару, техник көйләү мәсьәләләренең дә көнүзәк булуын сызык өстенә алды. Аерым игътибарны исә ул төзелештә смета нормативларының аңлаешлы һәм үтәкүренмәле булырга тиешлегенә юнәлтте.
Александр Мень исә тармактагы төп эшчәнлек йомгаклары белән таныштырды һәм агымдагы елга өстенлекләргә тукталды. Аерым алганда, былтыр илдә 85 миллион квадрат метр торак төзелгән. Бу 2014 ел күрсәткеченнән 1,5 процентка күбрәк. Былтыр 1,1 триллион сумлык 692 мең ипотека кредиты бирелгән. Янә килеп, былтыр төзелештә техник көйләү һәм смета нормативлары системасын реформалаштыру буенча комплекслы программаны тормышка ашыру турында карар кабул ителгән. Аның буенча эш дәвам итә. Капиталь ремонт программасы да нәтиҗәле эшкә кушылган. Мөһим казанышларның берсе буларак Михаил Мень тармакка шәхси инвестицияләр агыла башлавын атады.
Үз чиратында, беренче вице-премьер Игорь Шувалов өч ел эчендә, дөньядагы иң яхшы тәҗрибәдән чыгып, төзелештә административ киртәләрне максималь дәрәҗәдә киметү бурычы куйды, капиталь ремонт өчен гражданнар акчалары белән Үзәк банк кагыйдәләре буенча идарә итү системасын эшләргә кушты. Беренче вице-премьер билгеләвенчә, гражданнар акчалары белән идарә итү үтәкүренмәле булырга тиеш.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, чыгышында утырышта билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру юнәлешендә республикада алып барылучы эш, безнең тәҗрибә белән таныштырып, бер үк вакытта тармак өчен җаваплы федераль җитәкчелеккә үзенең теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерде.
— Утырышның игътибарын шушы мәсьәләгә дә юнәлтер идем: әйдәгез, тармак министрлыгы һәм төбәкләр арасында язышулар, документлар белән алмашу күләмен кыскартуга ирешик. Югыйсә, кәгазьләрнең, отчет-документларның очы-кырые юк. Безгә моңардан китәргә вакыт дип саныйм, бүген заманча җәмгыятьтә яшибез ләбаса. Бу юнәлештә безгә заманча мәгълүмат технологияләреннән нәтиҗәле файдаланып эш итәргә кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов.
Йомгаклап, нәрсә әйтергә була? Күренүенчә, Башкортстан ил күләмендәге мәсьәләләрне тикшерүдә дә, халыкара һәм дәүләтара эшчәнлектә дә көннән-көн зуррак урын ала бара. Бу, үз чиратында, безгә абруй һәм мәртәбә генә өстәп калмый, төбәкнең илкүләм һәм дөньякүләм аренада тоткан урыны ныгуга, аның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре яхшыруга да булышлык итә. Бүгенге хәл-шартларда монысы бигрәк тә мөһим әһәмияткә ия. Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе утырышындагы чыгышында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов билгеләгәнчә, без дөрес юлда!