+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 Май 2016, 02:00

Психолог та, кендек әбисе дә

Иглин районының Үктәй авылы халкы Рәмилә Сәетова хакында шулай, ди.Авыл халкы фельдшерны туганыдай якын күрә. Бу беркем өчен дә яңалык түгел. Үзен начар хис итүчеләр турыдан-туры аңа мөрәҗәгать итә. Бигрәк тә сәламәтлеккә туймаган өлкәннәр. Күңелсез хәл булган очракта да вакыйга урынына фельдшер ашыга, чөнки ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче кулдан килгәнчә хәстәрлек күрә торырга кирәк. Шушы авылда 35 ел фельдшер булып хезмәт салучы Рәмилә Сәетова үзе дә күпне күргән, күпне кичергән.

– Яшькә өлкәнрәк булганлыктан, әти-әнием энемне тәрбияләүне миңа йөкләтте, – ди Рәмилә Хәмит кызы. – Сабый карау, юату, ашату холкымны, дөньяга карашымны үзгәртте. Нәкъ шул чакта кешеләргә ярдәм итеп, файда китерердәй һөнәр сайларга булдым. 1981 елда Уфа медицина училищесын тәмамлагач, авылга эшкә җибәрделәр. Бүген Үктәй, Келәш авылларындагы 412 кешенең сәламәтлеге сагындамын. Өлкәннәр, ярдәм алудан тыш, моң-зарын сөйләп күңелен бушата. Күңел тынычлыгы да сәламәтлеккә уңай йогынты ясый бит. Соңгы елларда үлем очракларының кимеп, туымның артуы шатландыра. Әйтик, бер яшькә кадәр – 7, 18 яшькә кадәр 70 бала бар. Демографик хәлнең яхшыруында соңгы елларда эчкечелек кимү дә сәбәпче. Яшьләр үз сәламәтлегенә игътибарлырак була башлады. Район үзәгенә бассейнга йөрүчеләр күбәйде. Авыл биләмәсендәге мондый күркәм үзгәрешләргә “Аек авыл” конкурсы да йогынты ясады. Авылның савыгуына шатмын. Ни дисәң дә, авыруны кисәтү яхшырак. Моны һәркем аңлап, сәламәтлеген яшь чактан ук кайгыртсын иде.

Рәмилә Хәмит кызы көнен дә, төнен дә сәламәтлек сагында. Чөнки бәла беркайчан да ишек шакып йөрми. Аңа, шулай ук, кендек әбисе булырга да туры килгән. Фельдшер бу сынауны да уңышлы үткән.
Читайте нас: