+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 июнь 2016, 02:00

Ашау өчен яшибезме, яшәү өчен ашыйбызмы?

Табынга сыйфатлы ризык кына куелсын иде.Җир йөзендә 7 миллиард халык яши. Аларның һәрберсе көненә бер тапкыр булса да ашап ала, күбесе – берничә тапкыр. Әгәр аларның барысын да бер өстәл артында дип күз алдына китерсәң, табын бик мулдан булыр иде. Башкортстан Статистика хезмәте мәгълүматларына караганда, безнең дә авыз тик тормый – республика халкы гыйнвар-апрель айларында ваклап сату нокталарында 24 миллиард сум акча калдырган, азык-төлеккә 105 миллиард сум акча сарыф иткән, 7 миллиардка якынын кафе-рестораннарда калдырып чыккан.

Тәмле ашарга яратабыз, бу безнең ата-бабадан калган гадәт. Татарлар тормышы өлкәсендә кызыклы тикше­ренүләр алып барган табиб, тарихчы Карл Фукс фикеренчә, милләттәшлә­ребезнең бигрәк тә туй табыннары мулдан булган. Ул ак күмәчкә ягылган бал белән майдан башланган. Аның артыннан билгеле бер тәртиптә сарык итеннән пешерелгән токмачлы аш, пилмән, кәбестә бәлеше, ит бәлеше, тутырылган тавык, бәрән ите белән тары боткасы, суган һәм кызыл аш серкәсе белән пешерелгән сыер ите, пешкән севрюга балыгы, кыздырылган сарык ите, каз, үрдәк, тавыклар, алар артыннан шулай ук кыздырылган күркә ите, йомырка белән кыздырылган табан балыгы, зур-зур корбан балыклары, йөзем белән пылау, 8 төрле пирожный һәм чәкчәк чыгарыл­ган. Итле аш янына тозлы яшелчәләр бирелгән.

Әлбәттә, элек тә, хәзер дә барыбызның да табыннар төрле муллыкта. Әмма хәзерге заман кешесе үзе дә белмәстән күбрәк “үле азык” куллана. Ә бит японнар “нәрсә ашыйсың – син шул” дип белми әйтмә­гәндер. Әйтик, Русиядә җитештерелүче сөт ризык­ларының яртысы пальма маеннан. Ул акмай һәм балаларыбыз яраткан туңдыр­маларның 90 процентына кушыла, фастфуд, торт, пирож­ныйларда күп. Бәлки кемдер кыйммәтле кибеттән алып, яки авылдан килгән май ашыйдыр. Әмма балалар бакчалары, мәктәпләр, дәва­ханәләрдә моңа мөмкинлек юк. Пальма мае ашаган кеше атеросклероз, йөрәк-кан тамырлары авырулары, артык симерүгә дучар булырга мөмкин.

Соус, кетчуплар, тиз әзерләнә торган ботка, токмачлар, чипсы, сохариларда кулланылучы Е621 тәм көчәйткеч өстәмә натрий глутаматыннан гыйбарәт. Ул күзләргә һәм үзәк нерв системасына кире йогынты ясый. Колбаса, ысланган балык, шпрот, консервланган сельдь балыгы һәм каты сырларга кушыла торган Е250, Е251 (натрий нитраты), Е252 (калий нитраты) бавыр, эчәк авырулары, дисбактериоз, холе­циститтан җәфаланган кеше­ләрнең организмына эләксә, токсинга һәм бик көчле канцерогенга әверелә. Ә татлы газлы су, төсле туңдырмаларда булган Е-өстәмәләр, шулай ук консервантлардагы өстәмәләр яман шеш авыруына китерә. Кеше организмына тискәре йогынты ясаучы мондый өстәмәләр йогуртларда, джем, куертылган сөт, кайнатмалар, шоколадлы сырларда да булырга мөмкин.

Е-өстәмәләрнең иң куркы­нычларын һәммәбез дә белергә, ятлап алырга һәм кибеткә кергәч, игътибарлы булырга тиешбездер. Менә алар – Е123, Е510, Е513, Е527, Е103, Е152, Е105, Е211, Е111, Е952, Е121, Е125, Е126, Е130. Болар – агу!

Шул ук вакытта, натураль продуктлардан ясалган, файдалы Е-өстәмәләр дә бар. Әйтик, Е140 кычыткан, шпинат, яки люцернадан табыла, Е162 – кызыл чөгендердән, куркумин һәм турмерик – куркумадан...

Үзең сыгып ясаган сутлар хәтта суыткычта да озак тормый, кибеттән сатып алганы исә еллар буе саклана. Андагы консервантлар бигрәк тә бала организмына зыянлы.

Йогурт ясар өчен катык һәм жиләк-җимешләр кирәк. Аларның катнашмасы суыткычта ничә көн тора ала? Ә кибеттән сатып алынганының гомере озын була, тик ул инде чын йогурт түгел, андагы тере бактерияләр үлгән була, ә чит илләрдә аларны радиоактив нурланыш белән дә үтерәләр.

Теләсә нинди газлы суда ортофосфор һәм углекислота бар, ул сөякләргә, тырнак, теш, чәчкә тискәре йогынты ясый һәм остеопороз чиренә китерә. Белгечләр фикеренчә, баллы газлы су эчкәннән соң 10 минут үтүгә канга кирәкмәгән шикәр килә, 20 минуттан анда инсулин арта, ә бавыр исә шикәрне майга әйләндерә. Ә 40 минуттан соң кан басымы күтәрелә, бер сәгатьтән соң газлы судагы фосфор кислотасы эчәклектәге файдалы кальций, магний, цинк, электролитларны үзенә тарта, сөяктәге суны чыгара, сәгать ярымнан алар барысы да организмнан чыгып китә. Әгәр сез мондый суны эчеп тә сусавыгызны баса алмыйсыз икән, димәк, анда сусау көчәйткеч зарарлы матдәләр бар. Ә күпләр яраткан “Кока-кола” белән юшкын утырган чәйнек яки унитазны чистарту яхшы, ди белгечләр.

Әлеге шартларда озак яшисең килсә, күбрәк үзең җитештергән азыкны куллану яхшы, әлбәттә. Ә шәһәрдә яшәүчеләргә кибеттә азык сайлаганда, аның зур-зур комбинатларда түгел, ә республикадагы кечерәк пред­приятие­ләрдә җитештерел­гәненә игътибар итәргә кирәктер.

Чишмә районының “Агро-Альянс” җәмгыятендә сөт эшкәртү буенча зур булмаган завод эшли. Аның җитәкчесе Руслан Хәмитовтан күпләрне хафага салган пальма мае турында сорашабыз.

– Безнең республикада сутлы үләнле иркен болыннар, зарарлы катнашмаларсыз мал азыгы хәзерләргә шартлар бар, – ди ул. – Шуңа күрә без хуҗалыкта мал санын елдан-ел арттырабыз, савым сыерларныкын – бигрәк тә. Пальма мае сатып алу, ниндидер табыш өчен аны сөт ризыклары әзерләгәндә куллану ахмаклык булыр иде.

Һәрберебезнең дә салкын баздан сөт-катык алып менәргә, кайнар мичтән үзең пешергән икмәк алып табын корырга әмәле юк, әлбәттә. Әмма анда куйган һәр ризык бәрәкәтле һәм файдалы булса иде. Яшәү өчен ашавыбызны онытмыйк.
Читайте нас: