...1985 елда вазыйфалар баскычы буенча шактый үрләтелеп, туган районымнан читкә җибәрелгәч, йөк машинасы белән гаиләмне күчереп алып китәргә җыенганда үзебез моңарчы яшәгән күпфатирлы йорт алдында комсомол райкомында бергә эшләгән өлкәнрәк яшьтәге танышымны очраттым. Безнең күченүнең сәбәбен белә иде ул.
— Югарыга үрләвең әйбәттер, әмма халык әйтеме юктан тумагандыр, — дип куйды шактый тәҗрибә туплаган элекке коллегам.
Әлеге әйтемне беренче ишетүем булмагандыр, әлбәттә, әмма күченеп китү үзем белән бәйле булгангамы, алар инде бер дә онытылмаслык булып күңелемдә уелып калды. “Мөһаҗирлегем” атна саен кайтып йөрү мөмкинлеген калдырган күрше районга күчеп китү белән генә чикләнсә дә, мин чит илдәге солтанлыкның зур бәхет булмавын бик яхшы төшендем. Бүген Миякә районының Кече Гайнә авылында яшәүче өлкән дустым, 80 яшьлек Габделхәй абый гомеренең күп өлешен Үзбәкстанда үткәрә.
“Кайда тамак тук – шунда туган як! “— дип, 60нчы еллардагы ачлыктан качып, ике баласын күтәреп чыгып китә ул “икмәкле Ташкент” якларына.
Заманында “икмәкле Ташкент” безнең халыкны ач үлемнән генә түгел, үлемечле сәяси репрессияләрдән дә саклап калуын онытмыйк.
— “Сине иртәгә кулга алачаклар!” дигән хәбәрдән соң әтиебез төн эчендә җыенып, әнине, энемне һәм мине алып, туган-тумачабыз яшәгән Сәмәркандка чыгып кача, — дип еш искә ала үзенең Үзбәкстанда узган сабый һәм яшьлек елларын Миякәнең данлыклы педагогика ветераны, Наилә апа Кадыйрова.
70 елдан артыкка сузылган Совет власте чорында Русиядәге эчке һәм тышкы мөһаҗирлек, башлыча, сәяси репрессияләр белән аңлатыла. Беренче эмиграция дулкынын илдә башланган сыйнфый көрәш тудыра – байлар һәм патша гаскәрләренең хәрби антка тугры калырга теләгән офицерлары төрле юллар белән Русиядәге ут өереннән чит илләргә кача. Билгеле, беркемнең дә “соңгы сәгатен” көтеп утырасы килми.
Без мәктәптә, институтта укыган 70-80нче елларда “эмигрант” сүзе “сатлыкҗан”га тиң иде. Чөнки илдән әлеге кебек теләгән чакта чыгып китүләр, кайтып керүләр мөмкин түгел иде. Безнең эмигрантларыбыз, чит илгә качып, коммунизмга барып җитә язган Совет иленә пычрак атып ятучылар буларак гәүдәләнде. Әмма бу инде 1920-25 еллардагы миллионлаган мөһаҗир армиясе түгел иде. Узган гасырның 60-80нче елларындагы бик тә чикле тышкы миграцияне халык теленә кергән бер такмак бик ачык чагылдыра: “Обменяли хулигана на Луиса Корвалана!”
Диссидент Буковскийны Чили компартиясе җитәкчесе Корваланга алыштырганнан соң чыккан такмак иде бу. Мондый алыш-биреш бүген дә булгалап тора. Яңарак Украина очучысын Донбассны якларга барып әсирлеккә төшкән ике егетебезгә алыштырдык. Әлбәттә, бу төп мөһаҗирлек статистикасын тәшкил итми. Шул ук Украинадан тынычлык, торак һәм эш эзләп Русиягә соңгы ике елда гына да йөзләрчә мең кеше күчеп килде. Дөнья океаннары һәм диңгезләре аша бата-чума немец канцлеры Меркель-фәрештәнең кайнар кочагына ашкынучы гарәпләр, африкалылар турында сүз дә юк. Чын мөһаҗирлек менә шундыйрак буладыр инде ул. Һәм шундый күченүләрдән соң адәм баласы “үз илендә олтан булу” турында хыяллана башлый торгандыр.
Бу язманы әзерләр алдыннан мин Русия Эмигарция хезмәтенең Миякә районындагы бүлекчәсен җитәкләүче полиция майоры Ләйсән Хәлилова белән әңгәмәләштем.
— Миграциянең торышы көне-сәгате белән үзгәрүе мөмкин. Әйткәндәй, соңгы арада агым бераз тынып тора. Ә инде безгә күз терәп килгән һәр кешегә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз, — ди үз эшен бик яхшы белүче, бу өлкәдә ике дистә елга якын эшләүче Ләйсән Нургали кызы.
Быел Русия Президенты указы белән миграция һәм наркоконтроль хезмәтләре Эчке эшләр минстрлыгы составына кертелде. Бу, һичшиксез, уңай күренеш. Эз яшерергә тырышкан хокук бозучыларның, наркотрафикның юлында яңа киртәләр барлыкка килә дигән сүз бу. Мөһаҗирлек бер килеп бары тик яхшыдан тагын да яхшыракны эзләүгә генә кайтып калыр, сугыштан, ачлык-ялангачлыктан, кылынган җинаятьләр өчен җаваплылыктан качып калырга тырышу кебек яман күренешләр бөтенләй бетәр дип ышанасы килә.