Уфа шәһәренең ЮХХДИ ветераннар оешмасы тарихы аның әгъзаларының яшь хезмәткәрләр тәрбияләүдә, коллективларны туплауда нинди мөһим роль уйнаганнарын ачык чагылдыра. Шунысы куанычлы, әлеге кешеләр, хаклы ялга китсәләр дә, хезмәттәшләре белән элемтәне өзмичә, бүлекчәләрнең иҗтимагый тормышында актив катнашалар, аларга алмашка килүчеләрнең һөнәри яктан үсүенә ярдәм итәләр.
Уфа шәһәренең Эчке эшләр идарәсе ветераннар оешмасы, утыз хезмәткәрне берләштереп, 1969 елда барлыкка килә. Шул вакыттан алып аларның данлы эшләренең тарихы башлана.
Элекке коллегалар шатланып тантаналы чараларда җыелышалар, намус белән үтәлгән бурыч өчен рәхмәт йөзеннән котлауларга һәм бүләкләргә лаек булалар. Болар исә ветераннарга үзләренең кирәклеген, бүгенге вакыйгаларга һәм эшләргә катнашлыкларын тоярга ярдәм итә.
Ул вакытта һәм хәзер ветераннар оешмасы, мөмкинлекләренә карап, пенсионерларның һәм хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләр гаиләләренең яшәеш проблемаларын да хәл итә. Алар һәрвакыт Уфа шәһәре ЮХХДИ җитәкчелегеннән аңлау таба һәм матди ярдәм ала.
1974 елда ветераннар оешмасында ЮХХДИ һәм юл-патруль полкының йөзгә якын элекке хезмәткәре бар иде инде. Шул рәвешле, Дәүләт автоинспекциясенең Уфа “пенсионерлар ротасы” тулысынча тупланды.
Еллар үтү, икътисади шартлар үзгәрү ветераннар җәмгыяте структурасының яңаруын, эшнең яңа форма һәм юнәлешләрен кертүне, аның әгъзаларының активлыгы артуын таләп итте.
Оешманың рәисе, отставкадагы милиция майоры Владимир Богданов һәм аның якын көрәштәшләре яңа оешманың уставын, рәсми документларын эшләделәр. Владимир Егорович яңадан сайланган ЮХХДИ ветераннары советын җитәкләде һәм җиде ел дәвамында оешманың барлык эшләрен үрнәкле алып барды. Алар исәбендә күпсанлы изге эшләр, йөзләрчә рәхмәт сүзләре, мохтаҗларга ярдәм итүнең меңнәрчә мисалы.
Бүгенге көндә Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча ЮХХДИ бүлегенә Илнур Зәфир улы Садыйков җитәкчелек итә. Хезмәтенең беренче көненнән үк ул ГАИ-ЮХХДИ хезмәте ветераннарының проблемалары белән кызыксына башлады, алар турында бәйрәмдә дә, гадәти көннәрдә дә онытмый. Һәрчак вакыт таба, һәркемне кабул итә һәм тыңлый.
Ветераннар үзләре турында хәстәрлек күргәннәре өчен рәхмәтлеләр һәм ЮХХДИның бүгенге хезмәткәрләренә хәлләреннән килгәнчә сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итәргә тырыша.
Ветераннар төрле чараларда катнашалар, укучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә бик теләп өйрәтәләр, Уфа шәһәренең ДПС полкы музеенда экскурсияләр үткәрәләр. Әйтергә кирәк, музей экспонатларының сакланылышы өчен ДАИ ветераны З. Г. Мосунова һәрвакыт җаваплы булды. Әлеге искиткеч ханым яшь чагыннан ир-ат коллегаларыннан калышмыйча, җиңел булмаган эш башкарды: Уфа урамнарында юл хәрәкәтен көйләде, автотранспортны туктатып тикшерде, кагыйдәләрне бозучыларга протоколлар төзеде.
Бүген дә бердәм коллективка тупланган ЮХХДИның данлыклы ветераннары — үз һөнәрләре буенча иң яхшылар, тәҗрибәле һәм ышанычлы ярдәмчеләр. Һәм аларның һәрберсе — Дәүләт автоинспекциясенең искиткеч тарихының бер өлеше.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча ЮХХДИ бүлеге.