+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 июль 2016, 02:00

Шаяннар һәм тапкырлар биредә ял итә

Ярмәкәй районындагы “Ручеек” лагере елдан-ел кызыклырак сменалар белән куандыра.Ярмәкәй районында балаларның җәйге ялын оештыруга зур игътибар бирелә. Былтыр биредә 1432 бала савыктырылган. Быелгы ял да шул кадәре үк баланы колачларга тиеш.

“Ручеек” балаларны савыктыру лагере Ярмәкәй районының иң хозур урынында урнашкан. Агымдагы елда анда 230 бала ял итәчәк. Ял күңелле генә түгел, файдалы да үтсен өчен лагерь җитәкчелеге мөмкин бул­ганның барысын да эшли. Алар өчен күңелле кичәләр, интеллектуаль бәйгеләр, викториналар үткәрелә. Футбол, волейбол, баскетбол, теннис уеннары мәйданнары да, ниһаять, балаларны көтеп алган.

Биредә һәр сменада ниндидер яңалык кертергә тырышалар. Әйтик, былтыр беренче смена Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм районның 80 еллыгына багышланган. Икенче смена “КВН мәктәбе” исеме астында узган. Анда “Баш­кортстанның шаяннар һәм тапкырлар клубы” төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы рәисе Рөстәм Низаметдинов катнашкан.

КВН уенының тәрбияви әһәмияте бүген барысына да билгеле. Бер генә билгеле командага да сәләтлеләр, шаяннар һәм тапкырлар шунда ук килмәгән. Баланың сәләте әкренләп ачыла. “Ручеек”та да шулай була. Ял итүчеләр арасында бер тапкыр да сәхнәдә чыгыш ясамаган, җырламаган, оялчан балалар була. Күпләр үзләрендә сәләт барлыгын да белми. Илиза Рәх­мәтуллина да шундыйлардан. Ул башта рольгә керә алмый җәфалана, елап бетә. Шунда вожатыйлар махсус аның өчен бөтенесен дә белүче нәнәй образын уйлап таба. Смена ахырына нәнәй чын йолдызга әйләнә.

Әйткәндәй, балаларга бу смена шулкадәр ошаган ки, быел беренче сменада ук “КВН мәктәбе”н яратучыларны җыйганнар. Һәм Илиза быел да КВНчылар сафында. Аны чыгарылыш имтиханнары да туктатмаган. Лагерьдан — мәктәпкә имтихан тапшырырга, мәктәптән — лагерьга йөргән. Әйткәндәй, Илиза — уку отличнигы. Янә бер былтыргы КВНчы — “Андеграунд” командасы капитаны Әдилә Әдиятуллина быел вожатый булып эшли.

КВН — сәхнә, телевидение, рекламага бәйле төрле һөнәрләр белән танышу ысулы. Шуңа да Кино елында отрядлар киностудияләргә әйләнгән. Сәхнәгә чыгар алдыннан Рөстәм Низаметдинов тәрбияләнүчеләргә: “Коман­даның уңышы турында уйла, шулвакыт сиңа шәхси уңыш та елмаер”, дигән нәсыйхәтен әйтә, аларга бердәмлекнең мәгънәсен төшенергә ярдәм итә, рухын күтәрә.

“Ручеек” яшь экологларны һәм туган якны өйрәнүчеләрне ел саен шатландырырга тырыша. Былтыр шушы исем астында үткән сменага республиканың Әлшәй, Шаран, Бишбүләк, Чишмә, Дәүләкән, Күгәрчен, Әбҗәлил, Туймазы, Ишембай һәм башка шәһәр һәм районнарыннан республика һәм бөтенрусия чараларында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән сәләтле укучылар килгән. Алар төрле экскур­сияләрдә булган, мәсәлән, районның данлыклы Спартак авылы, Ляховларның йорт-музейлары тарихы белән танышкан.

Былтыр августта “Ручеек”та “Русия — бердәмлек күп­төрлелектә” мәдәни-мәгариф проекты кысаларында этнография экспедициясе оештырылган. Анда Мәскәү шә­һәреннән, Әлшәй, Ярмәкәй районнарыннан 67 укучы катнашкан. Проектның максаты — Русия халыклары һәм мә­дәниятләренә яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү, Русия географиясен өйрәнүгә дәртләндерү һәм башкалар.

— Соңгы ике-өч елда “Ручеек” республика әһә­миятендәге лагерьга әверелде. Былтыр шушында узган экологларның һәм урман үстерүчеләрнең республика слетында 120 бала катнашты. Дүрт ел рәттән безгә ял итәргә Мәскәү шәһәре балалары килә. Алар районда яшәгән алты милләт халкының тарихы, мәдәнияте белән танышты, яшьтәшләре белән дуслашты. Мәскәүлеләр белән аралашкан балаларның күпчелеге мәк­тәпне тәмамлаганнан соң ил башкаласы уку йортларына укырга керүе бер дә гаҗәп түгел, — ди лагерь җитәкчесе Олег Никитин.

Быел да балаларның ялы бик күңелле һәм файдалы уза. Июньдә “КВН мәктәбе” зур уңыш белән үтсә, июльдә “Инглиз сменасы” ишекләрен ачкан. Ә аннары эчке эшләр органнарында исәптә торучы үсмерләр өчен “Хәвефсез каникуллар коды. 102нче төбәк” профильле сменасы старт алачак. Аны Мәгариф һәм Эчке эшләр министрлыклары оештыра.

Районда җәен шулай ук ял һәм хезмәт лагерьлары эшли, туристик слетлар оештырыла. Балалар табигать кочагында ял да итә, файдалы хезмәт белән дә шөгыльләнә.
Читайте нас: