“Дружба” җәмгыятенең ямьле буа янындагы җәйге лагеренда бәйгечеләр башта теоретик белемен күрсәтте, сыер саву аппаратларын сүтеп-кору осталыгында көч сынашты. Конкурсның төп өлеше саналучы сыер саву аеруча оешкан төстә барды. Иглиннан, Стәрлебаштан һәм Чишмәдән килгән яшь савучылар Оксана Ягафәрова, Гөлфия Бикбулатова, Айсылу Әхмәтҗанова күзәтүчеләрне үзләренең җитезлеге, эшкә шәплеге белән сокландырды.
Шулай да быелгы бәйгедә тәҗрибә җиңде – республика чемпионы исемен Мәләвез районының Салават исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы савучысы Зәлия Исәнъюлова яулады.
Җиңүчегә һәм призлы урыннар алучыларга республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә катнашкан бик күпләр төрле номинацияләрдә җиңеп, кыйммәтле бүләкләр алуга иреште. Бәйгечеләрнең барысы да махсус дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алып куанды.
Иглин районының “Юнысов” крестьян-фермер хуҗалыгы операторы 22 яшьлек Айсылу Әхмәтҗанова конкурста катнашкан иң яшь бәйгече буларак билгеләнде.
Конкурсның йомгаклау өлешен Миякә районының мәдәният хезмәткәрләре зур бәйрәм концерты белән бизәде. Бәйге флагын төшерү хокукы, традиция буенча, быелгы җиңүчегә бирелде. Киләсе елда республика конкурсын Мәләвез районы кабул итәчәк.