“Уңган эшче дә ул, назлы ана да ул...” дигән юллары булган киң билгеле җыр Гөлфия кебек хатыннар турындадыр кебек. Тормыш иптәше — урындагы хуҗалыкның алдынгы механизаторы, “Джон-Дир” чит ил тракторында басу эшләренең иң зур өлешен башкаручы универсаль тракторчы Рәмзис Радик улы белән Гөлфия Миңлехан кызы өч бала үстерә. Олы кызлары Алина Уфада “Эльдорадо” сәүдә системасында сатучы-консультант булып эшли. 19 яшьлек уллары Алмаз алдагы елда Октябрьскийдагы төзелеш-коммуналь колледжын тәмамлаячак. Төпчекләре Самир икенче сыйныф укучысы.
Бу көннәрдә Чишмә чемпионы Гөлфия Бикбулатова автоһәвәскәрләр мәктәбендә укып, шофер таныклыгы да алырга җыена.
— Шундый шәп тракторчы ирем булганда, нишләп әле мин һәвәскәр шофер гына булалмыйм! — дип көлә Гөлфия.
Шофер таныклыгы алырга җыену — алдынгы савучының тагын бер матур сыйфатын гына түгел, тырыш гаиләнең мул тормышын күрсәтүче факт та ул.
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов гаилә иминлегенә багышлап уздырылган җитди киңәшмәдә яшь гаиләләрнең ныклы булмавы, аларның яртысы диярлек таркалуы турында нигезле борчылу белдерде һәм бу җәһәттән җәмгыятебездә күпьяклы чаралар күрелергә тиешлеген ассызыклады. “Гаиләнең абруен күтәрми, аның балалар тәрбияләүдәге әйдәүче ролен, гаилә кыйммәтләрен алга сөрми торып без бу юнәлештә теләгән нәтиҗәләргә ирешә алмаячакбыз”, — диде Рөстәм Хәмитов.
Яңа өйләнешүчеләргә Чишмәдәге Верхний Хутор авылында соклангыч тормыш корган Бикбулатовлар гаиләсе кебекләрдән үрнәк алырга кирәк. Ел әйләнәсенә хезмәттә булу, эштән бер-береңне сагынып өйгә ашкыну — ныклы гаиләнең төп нигезедер ул. Һәрхәлдә, Гөлфия белән Рәмзис моны үз мисалында бик ачык дәлилли.