+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июль 2016, 02:00

Законга үзгәрешләр кертелде

15 июльдә Русиянең Административ хокук бозулар кодексының “Автобус, трамвай яисә троллейбусны файдалану кагыйдәләрен бозу” 11.33 статьясына үзгәрешләр көченә керде.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты муниципальара маршрутларда пассажирлар ташучыларга 350 таныклык тапшырды, шуларның 60ы — шәхси, 290ы — “Башавтотранс” предприятиесенә. Шулай ук Федераль законда 5 елга каралган шәхси ташучыларга — 400, “Башавтотранс” предприятиесенә 1459 карта бирелде. Муниципальара маршрутларда транспорт тәэминаты штат режимында эшли. Шуны билгеләргә кирәк: 15 июльдән башлап маршрут картасы һәм пассажирлар ташуга таныклыгы булмаган водительләр административ җаваплылыкка тарттырылачак.

Муниципальара маршрутларда халыкны транспорт белән хезмәтләндерү мәсьәләләре буенча — 8 (347) 218-10-14, 218-10-00, Уфа шәһәре территориясендә 8 (347) 227-43-71 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Читайте нас: