+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 июль 2016, 02:00

Затон күперен төзү дәвам итә

Кичә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Затон бистәсенә Агыйдел елгасы аша күпер төзелеше барышы белән танышты.

Объект 2013 елда төзелә башлаган иде. Бүген эшләр тәмамланып килә. Күпернең гомум озынлыгы 836 метр тәшкил итә. Ул, әле гамәлдә булган күпер аша Затон ягына берьяклы хәрәкәт оештыруны исәпкә алып, шәһәр үзәге юнәлешендә өч полоса буенча хәрәкәт итүне күзаллый.

Генераль подрядчы “Уралмостострой” җәмгыятенең директорлар советы рәисе Павел Рабухин сүзләренә караганда, якын киләчәктә яктырту, бәйләнеш челтәре, күперне даими мониторинглау системалары урнаштырылачак.
Подрядчы “Дортрансстрой” оешмасы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, республика Башлыгы күпергә түшәләсе асфальтның сыйфатына аеруча игътибар бүләргә кушты.

—Ул сыйфатсыз булган очракта, сөйләшү каты булачак, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бер тапкыр һәм 10 елга җитәрлек итеп эшләргә кирәк. Әгәр дә сез бу бурычларны үтәмәсәгез, күпер аша йөрүче барча халык канәгатьсезлек белдерәчәк.

Җәмгыятьнең генеральный директоры Равил Ибраһимов сүзләренә караганда, Затон күперенә түшәлгән асфальт ким дигәндә 10 ел хезмәт итәчәк.

Объект составында, шулай ук, җәяүлеләр өчен озынлыгы 61 метр тәшкил итүче җир өсте кичүе төзелеше каралган. Әлеге вакытта аны монтажлау бара.

Күпернең гомум бәясе якынча 5 миллиард сум тәшкил итә. Ул башта тулысынча республика бюджетыннан финансланырга тиеш булып, 3,5 миллиард сум бүленгән иде инде. 18 июльдә Русия Хөкүмәте боерыгы нигезендә бу максатка республика янә 1,5 миллиард сум алачак.
Читайте нас: