+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 август 2016, 02:00

Эшнең иң кызган мәле

Мишкә районында Бердәм тавыш бирү көненә җитди әзерлек бара.Бердәм тавыш бирү көненә айдан артык кына вакыт калып бара. Русиянең Дәүләт думасына һәм урындагы сайлауларны Мишкә районында нинди әзерлек белән каршы алалар? Республика Үзәк сайлау комиссиясе Мәгълүмат үзәгенең әйдәүче консультанты, Мишкә районы территориаль сайлау комиссиясенең система администраторы Владимир САЛИКОВ бу уңайдан түбәндәгеләрне җиткерде.

—18 сентябрьдә — Бердәм тавыш бирү көнендә Мишкә районында Русиянең җиденче чакырылыш Дәүләт думасына, Мишкә районы Советына, Большесухояз, Новотроицкий, Иске Арзамат, Тымбай авыл Советларына — өстәмә һәм Новотроицкий авыл Советына кабаттан сайлаулар үтәчәк. Әйтергә кирәк, Мишкә районы мөһим кампанияне җитди әзерлек белән каршы ала. Җәмгысы районда 19622 сайлаучы исәпләнә. Тавыш бирүне оешкан төстә үткәрү өчен территориаль сайлау комиссиясенең — 9 һәм участок сайлау комиссияләренең (алар районда 45) 300ләп әгъзасы әлеге чорда көнне төнгә ялгап диярлек көч сала. Аерым алганда, территориаль сайлау ко­миссия­сендә 21 июльдә — район Советына, 23 июльдә дүрт авыл биләмәсе Советларына депутатлыкка кандидатларны күрсәтү һәм теркәү тәмамланды. Әйтергә кирәк, район Советына — 15, авыл Советларына 5 депутат сайланачак. Җәмгысы 48 кеше депутатлыкка барырга теләк белдерде. Аларның 27се партияләр тарафыннан күрсәтелде, 21е үз-үзен тәкъдим итте. Аерым алганда, 20 кандидатны — “Бердәм Русия”, 3сен — “Гадел Русия”, берәр кандидатны — ЛДПР, “Патриоты России”, “Альянс зеленых” һәм “Русиянең гаделлек өчен пенсионерлар партиясе”­нең төбәк бүлекчәләре тәкъдим итте. Тәкъдим ителүчеләр арасыннан 43 кеше депутатлыкка кандидат сыйфатында теркәлде.
Алда исә тагын да колачлырак эш көтә. 3 августтан территориаль сайлау комиссиясендә исәптән төшү таныклыкларын тапшыру башланды. 7 сентябрьдән алып 17 сентябрьгә кадәр бу эш участок сайлау комиссияләрендә башкарылачак. Шулай ук, сайлаучылар исемлекләре белән дә тиешле эш алып барыла.

Кыскасы, Мишкә районының мөһим кампания өчен җаваплы хезмәткәрләре сайлаулар объектив, гадел, ачык, үтәкүренмәле һәм оешкан төстә үтсен өчен бар тырышлыгын салып эшли. Шуңа күрә нәтиҗәләр дә, һичшиксез, уңай булыр дигән ныклы ышанычта калабыз.
Читайте нас: