— Анда булганда ничек тә сынмаска дигән уйдан чыкмадым. Әйтик, бер айдан ирем белән күрешү билгеләнгән икән, мин шул очрашуны көтеп яшәдем. Кайчан иреккә чыгармын, дип кенә уйласаң, чын-чынлап тиле кешегә әйләнергә мөмкин. Арытаба шикаять язасың, аның хәл ителү-ителмәвен түземсезләнеп көтәсең, ә аннары шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыгу өчен гариза язу вакыты җитә... Шушы максатлар гына яшәргә көч биреп торды. Иң мөһиме — ирем ахырга кадәр минем белән булды, — дип уртаклашты ул.
Ә бит моңа кадәр шундый авыр хәл белән күзгә-күз очрашмагач, кеше чыннан да югалып кала. Күбесенең гаиләләре таркала, иректә калган туганнарының фатирын, мөлкәтен тартып алуы, ана хокукыннан мәхрүм итүләр болай да йомшак күңелле хатын-кызны сындыра, ул иреккә чыккач, матур тормышта яшәүгә өметен югалта. Менә монысы инде барыннан да куркынычрак.
Төрмәгә эләккән кеше турында җәмгыятьтә күпчелек бер генә караш яши: төрмәдә булгансың икән, сиңа матур киләчәккә юл юк. Чыгу бәхетенә ирешсә дә, ул анда яңадан эләгәчәк, яисә тагын да шул бозык юлда йөриячәк дип уйлаучылар да байтак. Иреккә чыгучылардан якыннары баш тарта, эш тәкъдим итүчеләр: “Без сезгә шалтыратырбыз”, — дип җавап кайтару белән чикләнә. Бу очракта хатын-кызга аеруча авырга төшә. Аңа бит балаларын тәрбиялисе, ә яшь кызларга кияүгә чыгасы бар. Әле ярый, Иринаныкы кебек, аңлаган ирең булса, ә колач җәеп көтеп тормаганнарга нишләргә?
Республикада агымдагы елның беренче яртысыннан Башкортстан Хатын-кызлар берлеге гамәлгә ашырган “Перезагрузка — путь домой” дип аталган проект эшләп килә. Ул Русия Президентының 2015 елның 1 апрелендәге 79-рп санлы карарына ярашлы һәм “Гражданское достоинство” хәрәкәте үткәргән конкурс нигезендә дәүләттән бүленгән грант акчасы исәбенә тормышка ашырыла.
— 12 ел дәвамында йөрәгем кушуы буенча Ишембайдагы кыз балалар өчен ябык типтагы махсус училищега барып йөргәч, аларга ничек тә булса ярдәм күрсәтү теләге белән яндык. Шул рәвешле, “Перезагрузка — путь домой” дигән проект туды. Аның төп максаты — төрмәдән чыгачак үсмер кызларга һәм хатын-кызларга хокукый һәм психологик ярдәм күрсәтү, – ди Башкортстан хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтанова.
Оешма алдында торган җәмгыятьтә хатын-кыз статусын үстерү, аның хокукларын яклау максаты бу юлы да үзен аклады, дип әйтергә кирәк. Проект чикләрендә тәү чиратта төрмәдә утыручы хатын-кызлар өчен психологик семинар һәм тренинглар программасы эшләнде. Ярты ел дәва-мында 1нче санлы Уфа тикшерү изоляторында, Стәрлетамактагы 6нчы санлы махсус колониядә, Ишембайдагы кыз балалар өчен ябык типтагы махсус училищеда күп тапкыр практик укулар үткәрелде. Биредә Хатын-кызлар берлеге хезмәткәрләре белән бергәләп, күңелгә ачкыч таба белүче психолог, “Башкортстан республикасының бизнес-тренерлар ассоциация”се вәкиле Габдулла Хәмитов төрле тренинглар алып барды. Юристлар Башкортстан Хатын-кызлар берлеге рәисе урынбасары Надежда Крылова, Башкортстан республикасы Югары судының отставкадагы почетлы судьясы Нурия Минһаҗева хокукый сорауларга җавап бирсәләр, проектның координаторы Әнисә Еникеева тренинг барышында килеп туган мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итте. Хатын-кызлар шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыгу, ата-ана хокукын кайтару, торак мәсьәләләре белән аеруча күп кызыксынды. Рәшидә Искәндәр кызы сүзләренә караганда, алар баштагы мәлне килгән укытучылар алдында үзләрен ничек тотарга белмичә аптырап калса, аларга шикләнеп караса, тиз арада үзләренең уй-фикерләрен әйтеп, ачыктан-ачык сөйләшү оештыру мөмкин булган. Укудан соң анкета сорауларына җаваплар алгач, бу очрашуның ничек мөһим булуы ачыкланды. Аларның барысы да диярлек иреккә чыккач, тормышка җайлашу өчен кирәкле белем алу, эш эзләү, социаль элемтәләрне үстерү мөһимлегенә, үз хаталарын аңлап, тормыш өстенлеге нәрсәдә икәнлегенә төшенгән.
— Алдагы укуларны хатын-кызлар түземсезләнеп көтеп алды. Нәтиҗәләр озак көттермәде, безнең консультацияләр ярдәмендә 6 хатын-кыз шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыгуга иреште. Өмет-ышаныч белән балкыган йөзләрен күргәч, тырышлык бушка китмәвенә инандык, — ди Рәшидә Искәндәр кызы.
Һәркайсының язмышын кайгыртып йөрүче җитәкче Ишембайдагы ябык типтагы кыз балалар өчен махсус училищеда тәрбияләнүчеләр турында аеруча ялкынланып сөйләде. Биредә аны түземсезләнеп көтеп алалар, үзләренең яңалыклары белән уртаклашырга ашыгалар. Аннан чыккач, хәл-әхвәл сорашып, кияүгә чыгып, тормыш корулары турында бәян итеп хатлар язалар. Шулай булмыйча, ул бит аларны 12 ел дәвамында үз канаты астына алып, хәлләрен белергә ашкынып тора. Барган саен тәмле кәнфитләр, бизәнгеч әйберләре биреп, аларның күңелен күрә. Бу проект кысаларында биредә, әйтик, педагогия фәннәре кандидаты, Башкортстан Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе доценты Нина Филиппова, “Домовенок” балалар кафесы челтәре директоры, эшкуар Римма Еникеева, Башкортстанның халык артисткасы, җырчы Рәйлә Азнакаева, “Башкортстан пионерлары” иҗтимагый оешмасы рәисе Ирина Антоновалар белән очрашулар кызларны битараф калдырмаган.
— Безнең училище — Идел буе федераль округында юлдан язган үсмер кызлар өчен социаль, медицина, психологик ярдәм күрсәтүче бердәнбер реабилитация үзәге. Биредә алар күптөрле тәрбия дәресәре ала. Хатын-кызлар берлеге ярдәмендә республикадагы төрле белгечләр белән аралашу аларда, әлбәттә, зур кызыксыну уятты, — дип билгеләде училищеның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Регина Әлибаева. — Очрашулар барышында алар уңышларга ирешкән төрле һөнәр ияләре белән танышты. Алар өчен лекция һәм консультацияләр, уеннар, тренинглар үткәрелде. Шунысы куанычлы, биредә алган тәрбиядән укучылар тормышны дәвам итәр өчен кирәкле багажны алып китә, укырга керәләр, кияүгә чыгалар. Гомумән, аларның 90 проценты башкача бозык юлга басмый.
Проект моның белән генә чикләнми. Әйтик, февральдә “Тоткын хатын-кызлар һәм үсмер кызларны иректә яшәү шартларына әзерләү” дип аталган “түгәрәк өстәл” үткән. Җитди статьялар буенча хөкем ителгәннәр өчен аерым колония юклыгы зур проблема тудыра икән. Республикадан читкә җибәргәч, туганнары алар яннарына барып йөри алмый. “Түгәрәк өстәл” барышында төрмәдән чыккан хатын-кызның күп очракта кемгә ярдәм сорап барырга белмәве ачыкланган. Киләчәктә бу эшне районнардагы хатын-кызлар советлары үз өстенә алачак.
Шул уңайдан күптән түгел “Хатын-кызлар һәм балалар: хокук бозу, җәза, өйгә юл” дип исемләнгән республика семинары үткәрелгән. Биредә барлык районнарның хатын-кызлар советлары алдына ярдәм кулы сузу бурычы куелган.
Дөрес, халык та, дүрт аяклы ат та абына, дигән әйтем бар. Кеше үз көченә ышанырга тиеш. Шуңа да бер ялгышкан кешене, гомер буе тамгалы итәргә, тагын да ныграк сазлыкка батырырга кирәкмәвен, күмәк көч белән аларны җәмгыятькә алып чыгу зарурлыгына ихлас күңелдән ышанып эш итә Башкортстан Хатын-кызлар берлеге.