+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 август 2016, 02:00

Коллекторлар башбаштаклыгына чик куелачак

Редакциягә килгән сорауларга Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Шерстнев җавап бирә.

— Руслан Алексеевич, редакция почтасында коллекторлар эшчәнлегенә зарланып язылган хатлар байтак. Менә шуларның берсе: “Ирем — биш кешедән торган гаиләбездә бердәнбер туендыручы. Аның хезмәт хакы бик бәләкәй. Акча җитмәгәч, кредит алырга мәҗбүр булдык. Түли алмыйбыз. Хәзер куркам, коллекторлар иремне кыйнамасмы, балаларны куркытмасмы, суд приставлары әйберләрне тартып алмасмы?” Бу сорауларга Сез ничек җавап бирер идегез?

— Суд приставлары, беренче чиратта, суд карарын үти һәм закон буенча эш итә. Шуңа күрә “Приставлар тартып ала” дигән сүзләр бөтенләй дөрес түгел. Приставлар тартып алмый, алар бурычлары булучыларның милкенә арест сала. Шул ук вакытта тиелергә тиеш булмаган әйберләр исемлеге шактый зур. Приставлар йортта бердәнбер булган әйберләргә, шәхси максатларда файдаланылган малга, бурычлының һөнәри эшчәнлеге өчен кирәк булган милеккә арест салмый. Шулай ук бердәнбер торакка һәм торак йорт урнашкан җир участогына арест салынмый, ләкин алар ипотекада булырга һәм гражданның ипотека буенча бурычы җыелырга тиеш түгел.

— Милеккә арест салынган очракта граждан берни дә эшли алмыймы инде?

— Бу очракта да кешенең, бурыч­ларын түләп, милкен саклап калу яисә, арест салынган милекне үзе сатып, бурычын түләү мөмкинлеге бар. Закон да, аны үтәүчеләр дә шәфкатьсез түгел. Унбиш еллык эшчәнлеге дәверендә суд приставлары хезмәтенең республикада бурычлының соңгы әйберенә арест салган яисә бердәнбер кәҗәсен тартып алган очраклар булмады. Шуңа күрә куркырга кирәкми, ләкин финанс белән бәйле мәсьәләне вакытында хәл итү хәерле. Әгәр дә кредитны көнендә түләп булмаса, банклардан “качарга” ярамый — алар белән килешү шартларын яңадан карарга, түләүне кичектерү турында сөйләшергә була.

— Коллекторлар эшчәнлеге суд приставларыныкыннан нык аерыла. Кырмыскалы районында бер әбинең сыерын да алып чыгып киткәннәр иде бит әле...

— Элек коллекторлар эшчәнлеге законнар белән көйләнмәде. Хәлне коллекторны профессиональ бурычны түләтүчегә тиңләгән яңа федераль закон төзәтә­чәк. Документта бурыч­лылар белән кайчан, ничә тапкыр, ә иң мөһи­ме, кем аралашырга тиешлеге турында анык язылган.

Коллектор тәүлегенә — бер, атнасына — ике һәм аена сигез тапкырдан да ешрак шалтырата алмаячак, ә шәхси очрашулар атнасына бер тапкыр гына үткәреләчәк. Шул ук вакытта бурычлы кешене эш көннәрендә 22 сәгатьтән 8 сәгатькә, ял көннәрендә 20 сәгатьтән 9 сәгатькә кадәр бимазалау тыела.

— Коллектор кем соң ул, бу һөнәргә кайдадыр укыталармы?

— Урам буенда йөргән бандит коллектор була алмый, ул мотлак рәвештә түләнмәгән бурычны кайтаруга махсуслашкан кредит оешмасы яисә шәхси берәмлек булырга тиеш. Әлеге закон буенча икътисад һәм җәмәгать хәвефсезлеге өлкәсендәге җинаять­ләре өчен үтәлмәгән хөкем карары бул­ганнар бурычларны кайтару белән шөгыльләнә алмый.

Барлык профессиональ бурыч түләтүчеләр махсус төзелгән реестрда теркәлергә тиеш. Аларның эшчәнлеген суд приставлары контроленә тапшырырга тәкъдим ителде.

Яңа закон янауларны, кешеләрнең сәламәтлегенә һәм милкенә зыян китерүне катгый тыя. Коллекторларга хәзер эшкә сәләтсез гражданнарга, дәвалану үтүче авыруларга, беренче төркемгә караган инвалидларга һәм балигъ булмаганнарга якын килергә ярамый. Кредитор һәм аның исеменнән яисә аның мәнфәгатьләрендә эш иткән кеше бурычлыга карата үзенең законсыз кылыклары белән китерелгән матди яисә әхлакый зыянны капларга тиеш.
Шушы максатта да коллектор компанияләренең 10 миллион сумнан да ким булмаган активы, шулай ук бурычлыларга китерелү мөмкин булган зыянны каплау өчен ким дигәндә 10 миллион сум күләмендә җаваплылыкны страховкалау килешүе булырга тиеш. Компаниянең эшчәнлеге ачык һәм Интернетта үзенең сайты булу зарур.

Коллекторларга гражданның туганнарына, хезмәттәшләренә, күршелә­ренә аның бурычы турында мәгълүмат бирү тыела, ә менә үзләре турында барысын да — исем-фамилияләрен, оешманың атамасын һәм адресын, телефон номерларын, электрон почталарын хәбәр итәргә тиеш. Юк икән, бурычлы кеше коллектор белән сөйләшмәскә хокуклы.

— Ә башка очракларда бурычлының коллектор белән аралашмау мөмкинлеге бармы?

— Мөһим яңалык: хәзер бурычлыга коллектор белән аралашмау хокукы биреләчәк. Моны бурыч барлыкка килгәннән соң дүрт ай үткәч эшләргә була. Коллектор белән аралашудан баш тарту өчен бурычлы аңа нотариус раслаган гариза яисә уведомление белән хат җибәрергә тиеш. Моннан соң коллектор аны борчымаячак. Ә бурычны юллар өчен судка барырга тиеш.

Закон таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган. Бу 2 миллион сумга кадәр штраф һәм квалификациядән мәхрүм итү.
Читайте нас: