+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 сентябрь 2016, 02:00

Әсбап — китап түгел, ә өр-яңа комбайн!

— Үзебездә җитештерелгән техника чит илнекеннән ким түгел. Киресенчә, чит илдә, безнең комбайннарның сыйфатын югары билгеләп, теләп сатып алалар, — диде “Ростсельмаш” компаниясенең рәсми вәкиле Башкортстан дәүләт аграр университетында яңа укыту классын ачканда.

Компания югары уку йортына мондый бүләкне 1 сентябрьгә әзер­ләгән. Студентлар техника белән яңа лекция классындагы муль­тимедияле җиһаз, стендлар һәм ярдәмче әсбаплар аша гына түгел, “табадан төшкән” “Acros 550” комбайны аша да танышачак.

Укыту классы “Мәгариф” проекты кысаларында башкарыла, аңа компания өченче ел рәттән кушыла.

Аграр университеттагы “Ростсельмаш” укыту классы компаниянең бу төбәктәге рәсми дилеры “Башсельхозтехника” көче белән җиһазландырылган. “Acros 550” комбайнында студентлар техника белән идарә итү алымнарын, диагностикалау һәм техник хезмәт­ләндерү серләрен өйрәнәчәк, лаборатор эшләр башкарып, зачетлар тапшырачак.
Арытаба авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләячәк студентларыбыз техника сатып алганда үз продукциябезгә өстенлек бирәчәк. Бердән, техника югары сыйфатлы, икенчедән ул — таныш, запас детальләр табу һәм сервис эшләрен башкару авырлык тудырмаячак, диелде укыту классын ачу тантанасында. Кызыл тасманы кисү универ­ситетның беренче проректоры Марс Фархшатовка йөкләтелде.

— “Ростсельмаш” дөрес юнәлештә эш алып бара, — диде Марс Нурулла улы, компаниянең киләчәкне кайгыртып эш итүен югары бәяләп. — Авыл хуҗалыгы сәнәгатен югары җитеш­терүчәнле, ышанычлы техника белән тәэмин итү яхшы, әмма кадрларсыз булмый. Машиналар җитештерү һәм аларны файдалану — аерылгысыз төшенчәләр.
“Ростсельмаш” компаниясе һәм аның дилеры “Башсельхозтехника” тырышлыгы белән студентлар заманча техника белән уку процессында ук танышачак. Бу — ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек. Без әзерләгән белгечләр, производствога барып, компания чыгарган машиналарның максималь нәтиҗәлелеген тәэмин итә алачак.

Механика факультетының “Автомобильләр һәм машина-трактор комплекслары” кафедрасы мөдире Константин Костарев бүләкнең, беренче чиратта, шул кафедрада укучы студентларга тәгаенләнүен белдерде. Кафедра инженер-механиклар әзерли, димәк, машиналарның басудагы эше һәм өлкәнең икътисади күрсәткечләре аларның компетентлыгына һәм белеменә бәйле.
Читайте нас: