+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 ноябрь 2016, 02:00

ОСАГО проблемасы — күз уңында

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, Башкортстанда автостраховкалау өлкәсендә хокук куллану тәҗрибәсен мониторинглау буенча эшче төркем әгъзалары ОСАГО базарындагы хәлне тикшерү максатында күчмә утырыш үткәрде.

“Росгосстрах” компаниясенең үзәк офисында депутатлар клиентлар һәм хезмәткәрләр белән очрашты. Автогражданлык җаваплылыгын страховкалау полисларына, аларны күпфункцияле үзәкләрдә рәсмиләштерү мөмкинлегенә, “Бердәм агент” системасы эшенә кагылышлы мәсьәләләре буенча кабул ителгән чаралар тикшерелде. ОСАГОны рәсмиләштергәндә өстәмә хезмәтләрне көчләп тагу булмаска тиешлегенә аеруча басым ясалды. Офисларда “туры элемтә” телефоннары булдыру тәкъдим ителде.

Эшче төркем рәисе Наил Гыйззәтуллин билгеләвенчә, соңгы айларда полисларны рәсмиләштерүгә бәйле хәл яхшырды.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, шулай ук, автостраховкалау базарында киеренкелекнең кимүен билгеләде. Аның фикеренчә, әлеге юнәлеш буенча эшне дәвам итү зарур.

— Бу өлкәдә хәл итәсе проблемалар бар. Халыкны зыянны каплатуга, мәҗбүри өстәмә хезмәтләр күрсәтүгә, электрон полислар кертүгә бәйле мәсьәләләр борчый. Проблеманы җентекле тикшерергә һәм законнарга тиешле үзгәрешләр кертергә кирәк, — диде ул.
Читайте нас: