+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 ноябрь 2016, 02:00

Электр үткәрү дә, абилитация дә мөһим

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов гражданнарны кабул итте.Ике сәгать дәвамында районнар һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр республика җитәкчесенә мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә, министрлыклар һәм ведомстволарга тиешле йөкләмәләр кушылды.

Уфадан табиб-неонатолог Фәйрү­зә Латыйпова республика Башлыгына үзе оештырган “Любимый малыш” абилитация үзәген үстерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Агымдагы елның июнендә ачылган әлеге үзәк эшчәнлеге үсешендә тайпылыш булган яңа туган сабыйларның сәләтен формалаштыруга юнәлтелгән. Биредә ун белгеч эшли. Һәр бала белән бер үк вакытта биш табиб шө­гыльләнә. Киләчәктә үзәк нигезендә абилитация институты, методика һәм стандартлар булдыру планлаштырыла, бу — Русиядә яңа юнәлеш.

Кызганычка каршы, ата-аналар үзәккә соң мөрәҗәгать итә. Бу аның эшчәнлеге турында мәгълүмат юклыкка, шулай ук, хезмәтләрнең күбесе түләүле булуга бәйле.

Фәйрүзә Латыйпова республика Башлыгы белән төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы белән хезмәттәш­лек итү мөмкинлеген тикшерде. Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт вице-премьеры Салават Сәгыйтовка әлеге мәсьәләне җентекле өйрәнергә һәм Башкортстанда абилитация системасын үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Кырмыскалы районының Кабак авылы халкы төбәк җитәкчесенә торак пунктта клуб төзү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Алар аны “Башкортстан оештырылуга 100 ел тулуга —100 объект” программасына кертү мөмкинлеге белән кызыксынды. Очрашуда сүз, шулай ук, авылда спорт объектлары җитешмәве турында барды.

Рөстәм Хәмитов бу башлангычны хуплады. Моңа бәйле ул район хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызовка өстенлекле социаль объектлар исемлеген әзерләргә һәм аларны финанслау вариантларын билгеләргә кушты.

Республика Башлыгы фикеренчә, объектларны төзегәндә арзан проектларны файдаланырга кирәк. Мәсә­лән, бу очракта Илеш районының Иске Күктау авылында 300 урынга исәплән­гән мәдәният йорты проектын нигез итеп алырга була. Аның гомум бәясе — 15 миллион сум.

Нәтиҗәдә, төбәк җитәкчесе Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрдановка Кабак авылында клуб төзүне юбилей объектлары исемлегенә кертергә кушты.

Белорет районының Отнурок авылы халкы исеменнән пенсионер Виктор Пелисов Рөстәм Хәмитовка торак пунктта электр тапшыру линияләре булмавы турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, 80 еллык тарихы булган әлеге авыл һаман да ХХ гасыр башындагы кебек көн күрә. Аның янындагы “таш” елгада “Югалган экспедиция” һәм башка совет фильмнары төшерелгән. Халыкның электр җиһазлары, суыткычлары, телевизорлары юк, көнкүреш шартлары тудырылмаган. Авылда ике фермер хуҗа­лыгы, “Малиновка” туристик базасы эшли.

Рөстәм Хәмитов Белорет районы хакимияте башлыгы Владислав Миронов белән бәйләнешкә чыкты. Ул әлеге вакытта “Башкирэнерго” җәмгыя­те белән Отнурок авылына электр үткәрү мәсьәләсе тикшерелүе, проект-смета документлары әзерләнүе турында белдерде. Республика Башлыгы Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрдановка муниципалитет белән берлектә эшләрне финанслау вариантларын уйларга кушты һәм киләсе елда авылга электр энергиясе бирелергә тиешлеген ассызыклады.

Уфа районының Дмитриевка авылы халкы төбәк җитәкчесеннән балалар бакчасы төзүдә булышлык итүен сорады.
Әлеге вакытта авыл советы тер­риториясендә 7 яшькә кадәр 700дән ар­тык бала яши. 110 урынга исәпләнгән “Березка” бакчасына 247 бала йөри, 200 бала чират көтә.

Ата-аналар исеменнән мөрәҗәгать итүче Зөлфия Халикова сүзләренә караганда, авылда 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Бу максатка җир участогы да билге­ләнгән, әмма аны файдалануга тапшыру вакыты әлегә билгесез. Шул ук вакытта күршедәге Ягодная Поляна авылындагы балалар бакчасында урыннар бар, анда йөрү өчен транспорт юк.

Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрдановка — Дмитриевка авылында балалар бакчасын төзүне юбилей объектлары исемлегенә кертергә, ә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Владимир Нагорныйга һәм Уфа районы хакимияте башлыгы Вилорий Угаровка Ягодная Поляна авылындагы балалар бакчасында транспорт тәэминаты мәсьәлә­сен хәл итәргә кушты.

Уфа районының Черниковка бистәсендә яшәүче Асия Садыйкова Башкортстан Башлыгына Шәһәр мә­дәни-ял итү үзәге (элекке “Химик” мә-дәният сарае) янындагы территорияне төзекләндерү һәм фонтанны тергезүдә булышлык итүен сорап мөрәҗәгать итте.

Республика җитәкчесе билге­лә­венчә, әлеге вакытта шәһәрнең төньяк өлешенә зур игътибар бүленә: юллар ремонтлана, яңа йортлар төзелә, территорияләр төзекләндерелә. Фонтанга килгәндә, аның буенча проект-смета документлары эшләнгән.

Рөстәм Хәмитов шәһәр мэры Ирек Ялаловка фонтанны реконструкцияләү эшләрен тәмамлауны һәм киләсе елда аны файдалануга тапшыруны йөкләтте.

Иппотерапия үзәге җитәкчесе Наталья Никитина республика Башлыгына учреждение киләчәге турында сөйләде. Үзәк эшчәнлеге физик мөм­кинлекләре чикле балаларны атта йөрү ысулы аша дәвалауга юнәлтелгән.

Әлеге вакытта балаларны бу ысул белән дәвалау 2017-20 елларга “Уңай-лы мохит” республика программасы проектына кертелгән. Анда каралган чараларны тулысынча гамәлгә ашыру һәм ярдәмче биналар комплексы төзе­леше өчен үзәккә җир участогы таләп ителә.

Рөстәм Хәмитов үзәкне үстерү идеясен һәм аның дәүләт программасында катнашуын хуплады. Ул күршедәге җир участокларын арендага тапшыру турында карар әзерләнәчәген билгеләде һәм Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов белән Уфа мэры Ирек Ялаловка учреждениегә ярдәм күрсәтергә кушты.
Читайте нас: