+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 ноябрь 2016, 02:00

Яңа ел могҗизасы көтә

Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда үтәчәк Яңа ел чыршысында Башкортстаннан 114 укучы катнашачак. Аларны табиблар, укытучылар, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре озатып барачак.

Балалар махсус рейс белән 25 декабрьдә Мәскәүгә очачак, 27сендә Уфага кайтачак. Агымдагы елда Яңа ел тамашасы 26 декабрьгә билгеләнгән. Анда хәрби бурычын үтәгәндә яраланган яисә һәлак булганнарның балалары, балалар йортларында һәм интернатларда, социаль якланмаган һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, уку алдынгылары, олимпиада, конкурсларда җиңүчеләр, Идел буе федераль округындагы кадет корпуслары укучылары чакырылган.

Делегация “Измайлово” кунакханә комплексына урнаштырыла. Бәйрәм программасы кызыклы: 25 декабрьдә укучылар “Кече йөрәк турында баллада” дип аталган музыкаль тамаша караячак, 26сында Кремль чыршысы булачак, ә кичен алар яктылык шоуында катнашачак.
Читайте нас: