+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 ноябрь 2016, 02:00

Киләсе елда безне нинди яллар көтә?

Башкортстанда киләсе елда бәйрәм көннәре билгеләнде. Республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар — Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар — Раштуа, 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне, 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне, 1 май — Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май — Җиңү көне, 12 июнь — Русия көне, 25 июнь — Ураза бәйрәме, 1 сентябрь — Корбан бәйрәме, 11 октябрь — Республика көне, 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне Башкортстанда ял көннәре булып тора.

Билгеле булуынча, киләсе елда берничә бәйрәм ял көннәренә туры килә. Шуңа күрә якшәмбе 1 гыйнварны — 24 февральгә, 7 гыйнварны 8 майга күчерергә тәкъдим ителә.

Шулай итеп, агымдагы елның 31 декабреннән киләсе елның 8 гыйнварына кадәр, 23-26 февраль, 8 март, 29 апрель-1 май, 6-9 май, 10-12 июнь, 4-6 ноябрь ял һәм бәйрәм көннәре булачак.
Читайте нас: