+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 ноябрь 2016, 02:00

Төбәк журналистлары — финалда

Русия телевидениесе академиясе фондының “ТЭФИ-Төбәк” премиясе кысаларында үткәрелгән “Үзенчәлекле телеидеяләр презентациясе” махсус конкурсы җиңүчеләрне игълан итте. Аларның икесе — Уфадан.

“Русиядәге телепроектның иң яхшы идеясе” исеменә дәгъва итүче эшләрнең берсен “Телешко” телевидение мәктәбенең авторлар коллективы: Рөстәм Азнабаев һәм Руслан Фаршатов, шулай ук, 11нче сыйныф укучылары Илья Черепанов һәм Владимир Саргсян тәкъдим иткән. Мәктәп укучыларының соңгы эшләренең берсе — “Иволга” яшьләр форумы турында фильм. Аларның проекты “Ту жур” дип атала. Бу — ике яшь журналистның маҗаралары турында реалити-шоу.

2012 елда Казанда Рөстәм Азнабаев һәм Руслан Фаршатов “Зур чумадан” дигән проект белән “Идеяләр презентациясе” конкурсында җиңгән иде.

“Бала белән сәяхәт итү” дип аталган икенче проектның авторы — билгеле алып баручы, Башкортстан Юлдаш телеканалының яңалыклар хезмәте мөхәррире, “ТЭФИ-Төбәк” премиясе лауреаты, “Мәгълүмат тапшыруын алып баручы” номинациясендә бронза Орфейга лаек булган Светлана Лобанова. Ул — сәяхәтләр турында программа авторы.

Конкурсның максаты — яңа исем­нәр ачу, тапшырулар уйлап чыгару, яңа проектлар белән таныштыру.

Русия телевидениесе академиясе фондының Экспертлар советы сайлап алган проектларны яклау “ТЭФИ-Төбәк” Бөтенрусия телевизион конкурсының финалы 24 ноябрьдә Уфада үтәчәк.
Читайте нас: