Фаҗига сәбәпләре
Югары тизлек – аварияләрнең төп сәбәбе. Тизлек арткан саен, юлда бәлагә тару хәвефе күбәя. Сәгатенә 30 километрдан кимрәк тизлек белән барган автомобиль бәргәндә җәяүлеләрнең исән калу мөмкинлеге 90 процент тәшкил итсә, сәгатенә 45 километр белән хәрәкәтләнүче “тимер ат” бу мөмкинлекне 50 процентка гына калдыра. Шул ук вакытта Русиядә ел саен җәяүлеләрне таптатуның 70 меңнән артык очрагы теркәлә. Бу куркыныч вакыйгаларның 86 процентында водительләр гаепле.
Соңгы елларда аварияләрнең артуына рульдә йөргәндә кесә телефоннарыннан сөйләшү зур өлеш кертә икән. Мобиль элемтә чарасы бу очракта юл-транспорт фаҗигасенә тару куркынычын дүрт тапкыр арттыра!
Алкоголь кулланганнан соң руль артына утырган исерек водительләр гаебе белән һәр 45 минут саен авыр аварияләр теркәлә.
Хәвефсезлек каешларын эләктермәү, нәни пассажирларны махсус креслога утыртмау күпләрне исән калу мөмкинлегеннән мәхрүм итә.
Республика юлларында
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте хәвефсезлеге баш дәүләт инспекторы Динар Гыйльметдинов үз блогында белдерүенчә, ЮХХДИ хезмәткәрләре юл кагыйдәләрен кисәтү буенча һәрдаим рейдлар үткәрә. 29 октябрьдә үткән чираттагы шундый чара вакытында юл кагыйдәсен бозуның 4100 (!) очрагы теркәлгән, 134 исерек водитель тотылган.
Әти-әниләрнең балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен үтәвенә һәрвакыт зур игътибар бирә юл сакчылары. Рейд оештырылган көн дәвамында гына да 200гә якын кешенең балаларын хәвефсезлек каешлары белән эләктерми йөртүе ачыкланган.
“Зебра”ларда җәяүлеләрне таптату очраклары республикабызда еш кабатлана. 2 сентябрьдә Әлшәй районының Раевка авылында тетрәндергеч фаҗига булды. Икенче сменада укучы ике кыз баланы җәяүлеләр юл чыга торган махсус урында “КамАЗ” бәрдерә. Өченче сыйныфта белем алучы кыз авария урынында үлә, аның алтынчы сыйныфта укучы апасы авыр тән җәрәхәтләре белән реанимациягә озатыла. Балалар юл кагыйдәсен белгән, төгәл үтәгән...
Бер ай элек Караидел районында куркыныч авариядә биш кешенең гомере өзелде. 26 яшьлек ир-егет идарә иткән “Киа Рио” белән руле артында 22 яшьлек хатын-кыз булган “Ниссан Алмера” бәрелешәләр. Нәтиҗәдә, хатынның 5 яшьлек кызы авария урынында үлә, үзе, ире һәм бер яшьлек улы дәваханәгә озатыла. “Киа Рио”ның водителе һәм өч пассажиры һәлак була. Югары тизлек ярату, һәрвакыттагыча, кызганыч тәмамлана. Октябрь азагында Миякә районында ирле-хатынлы пенсионерларны җиңел машина бәрдереп үтерде.
Авария нәтиҗәләрен тикшерү шуны күрсәтә: фаҗига корбаннарының күпчелеге тәүлекнең караңгы вакытында машиналар зур тизлек белән йөри торган юлдан җәяү китеп барган. Рульдәге кеше аларны күргәндә инде бик соң була. Үзегезне, балаларыгызны юлларда “тимер ат” астында калудан саклау өчен киемнәрдә яктылыкны чагылдыручы махсус билгеләр булуы мотлак. Алар водительгә җәяүлене 300-400 метрдан ук күрергә ярдәм итә.
Русиядә беренче юл кагыйдәләре Петр I тарафыннан 1683 елда кулланылышка кертелә. Ул, әлбәттә, атлылар һәм җәяүлеләрне үзара ихтирамлы булырга чакыра, нинди очракта кем кемгә юл бирергә тиешлеген тәфсилләп аңлатучы документ була.
Машина белән велосипедчы бәрелешкән беренче юл-транспорт фаҗигасе Нью-Йорк шәһәрендә 1896 елның 30 маенда теркәлгән. Бу көнне Генри Уэлс исемле кешенең үзенең электромобилендә велосипедтагы Эвелин Томска бәрелүе тарих битенә теркәлеп калган. Томсның аягы сынган.
Җәяүленең үлеменә китергән беренче авария дә шул ук шәһәрдә булган. 1899 елда такси Генри Блисс исемле ирне таптаткан. Безнең замандагы кебек, ул вакытта да таксистлар ут капкандай, бөтен кагыйдәләрне бозып “чапкан”, күрәсең...
Һәркайсыбыз — юл хәрәкәтендә катнашучы
Кемдер руль артында, кемдер җәяүле, өченчебез пассажир булып юлга чыгабыз. Унсигезе тулган һәркем бүген водитель таныклыгы алырга, тизрәк машинада җилдерергә омтыла. Тик руль артына утырганчы моның никадәр җаваплы эш икәнен бөтен тулылыгында аңласак иде. Юлларда бер-беребезгә ихтирамлы, игътибарлы булсак, кагыйдәләрне төгәл үтәсәк, фаҗигаләр саны күзгә күренеп кимер.
Бөтендөнья юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көнендә үзенең яисә башкаларның гаебе белән авария корбаннары булган мәрхүмнәрне искә алыйк, үзебезне һәм якыннарыбызны андый афәтләрдән саклыйк.