+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 ноябрь 2016, 02:00

Аварияләр була калса

Уфада каты салкыннар тудырган авария нәтиҗәләрен бетерү буенча күнекмәләр үтте. Ахырда Хөкүмәт каршындагы Электр хәвефсезлеген тәэмин итү буенча штаб һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм шәһәрнең янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Анда энергетика тармагының башкарма власть органнары, ведомствога караучы предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.

Әлеге юнәлеш буенча күнекмәләр Уфада җиденче тапкыр үтә. Аларның максаты — Башкортстанның энергетика системасында авария нәтиҗәләрен бетергәндә берлектә эшләү һәм шәһәрдә электр өзелүгә юл куймау. Чара барышында диспетчер, оператив һәм дежур персонал тәҗрибәләре өйрәнелде, анда катнашучыларның берлектәге эшкә әзерлеге бәяләнде, регламентларны үтәү тикшерелде.

Утырыш барышында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов аудиоэлемтә режимында яшәеш тәэминаты системасы ышанычлылыгын арттыру буенча чаралар үткәрү мөһимлеген билгеләде.

Энергетика тармагы ведомстволары һәм учреждениеләре җитәкчеләре авария нәтиҗәләрен бетерү һәм ярдәмче станцияне тергезү буенча чараларын үтәү турында сөйләде.
Читайте нас: