+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 ноябрь 2016, 02:00

400 мең сум түлисең килмәсә...

Газ җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык катгыйлана.Русия Дәүләт думасы газ җиһазлары өлкәсендә хокук көйләү максатында Административ җаваплылык турында кодекска үзгәрешләр кертүче закон проектын һәм башка закон актларын икенче укуда кабул итте. Бу күптән түгел Иваново һәм Рязань өлкәләрендә булган фаҗигаләргә дә бәйле. Әлеге закон проекты турында Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару буенча комитет рәисе урынбасары Рафаэль Мәрданшин сөйләде.

— Рафаэль Мирхатимович, торак пунктларда газ җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны катгыйлату нәрсәгә бәйле?

— Кызганычка каршы, соңгы вакытта фатир һәм йортларда көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны артты. Бу йортларда урнашкан газ җиһазы вакытында хезмәтлән­дерелмәүгә, гражданнар техник хезмәтлән­дерүгә килешү төзүдән баш тартуга бәйле. Кайбер очракларда гражданнар төрле сәбәпләр белән белгечләрне фатирларга кертми. Әмма алар күршедә яшәүчеләр хәвеф­сезлеге турында да уйларга тиеш. Йортта газ булу, һичшик­сез, уңайлы, әмма аны куллану кагый­дәләрен бозганда ул фаҗигагә китерергә мөмкин.

— Законга кертелүче үзгә­решләрнең асылы нәр­сәдә?

— Закон проекты торак йортларда газ җиһазын техник хез­мәтләндерү һәм ремонтлау буенча башкарылган эшнең сыйфатына карата таләпләрне үтәмәгән, шулай ук, газ хезмәткәрләрен кертмәгән һәм хезмәтлән­дерү килешүе төзү­дән, газ җиһазын алыштырудан баш тарткан өчен җавап­лы­лыкка тарттыруны күз уңында тота.

— Моның өчен нинди җавап­лылык карал­ган?

— Закон проектына ярашлы, мондый кагыйдә бозулар булганда гражданнар өчен — 1-2 мең сум, хезмәтләндерүче оешма эшчесенә, хезмәткәргә — 20 мең сум, юридик берәм­лекләргә 100 мең сум штраф карала.

Кагыйдәләрне икенче тапкыр бозган очракта штраф күләме арттырылачак, ә юридик берәмлекләрнең эшчән­леге туктатылачак.

Авария булган яисә кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян килгән очракта гражданга — 30 мең сум, ә хезмәтлән­дерүче оешмага 400 мең сум күләмендә штраф салыначак.

Әлеге закон проектын ел ахырына кадәр кабул итү планлаштырыла. Административ җаваплылыкның мондый төр­ләре хезмәтләндерүче оешмаларны җаваплырак эшләргә, ә гражданнарны газ җиһаз­ларына игътибарлырак булырга этәрәчәк.

Соңгы вакытта фатир һәм йортларда көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны артты. Бу йортларда урнашкан газ җиһазы вакытында хезмәтләндерелмәүгә, гражданнар техник хезмәтлән­дерүгә килешү төзүдән баш тартуга бәйле. Кайбер очракларда гражданнар төрле сә-бәпләр белән белгечләрне фатирларга кертми. Әмма алар күршедә яшәүчеләр хәвеф­сезлеге турында да уйларга тиеш.
Читайте нас: