+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 ноябрь 2016, 02:00

Хезмәт хакы вакытында түләнсен!

Хөкүмәт йортында Башкортстан территориясендә халыкның легаль булмаган эшчәнлеген бетерү һәм хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы үтте. Анда хезмәт хакы буенча бурычлары булган предприятиеләр җитәкчеләре, республиканың контроль-күзәтү органнары, Профсоюзлар федерациясе вәкилләре катнашты.

Утырышны ачып, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов хезмәт хакын түләү буенча бурычларны бетерү мәсьәләсе республика җитәкчелегенең даими контролендә булуын билгеләде.

— Ел башыннан комиссия 6 утырыш үткәрде. Агымдагы елның 1 ноябренә бурыч, 53 оешмада 391 миллион сум банкрот бурычын да исәпкә алып, 95 оешмада 560 миллион сум тәшкил итә. 96 предприятиедә 280 миллион сумлык бурыч — тулысынча, 114 оешмада өлешләтә кап­латылды, — диде вице-премьер.

Арытаба бурычы булган предприятие вәкилләре чыгыш ясады. Алар арасында Уфаның “Магнетрон” заводы, 8нче төзелеш-монтаж идарәсе һәм “Учхоз Миловское” җәмгыяте бар иде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча, вице-премьер Салават Сәгыйтов министрлык һәм ведомстволарга эшчеләр алдында хезмәт хакы бурычын түләү буенча мониторинг алып барырга кушты.
Читайте нас: