+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 декабрь 2016, 02:00

Дөнья бизнесы бездә берләшә!

Уфа форумын шушы өлкәдә халыкара хезмәттәшлекне үстерү буенча даими эшләүче мәйданга әверелдерү максаты куела.Хәбәр ителүенчә, бүген Уфада зур эшлекле чара — ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең II кече эшкуарлык форумы үз эшен башлый.

Әйтергә кирәк, мөһим фо­румны республика җитди әзерлек белән каршы ала. Шушы уңайдан Мәс­кәү­дә, ТАСС мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат кон­ферен­циясендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов белдерүенчә, форумда илнең 34 төбә­геннән һәм дөньяның 13 илен­нән, аерым ал­ганда Белоруссиядән, Казахстаннан, Таҗик­стан­нан, Кыргызстаннан, Кытайдан, Һинд­станнан, Көньяк Африка Республикасыннан, Чехия­дән, Швейцариядән, Мальтадан, Латвия­дән, Вьетнамнан һәм Төр­кия­дән делегацияләр катнашуы көтелә.

Чара бүген башкаланың Конгресс-холл бинасында ачыла. Пленар сессия төбәкара хезмәттәш­лекне үстерү мәсьәлә­лә­ренә багышланачак. Ике көн дәвамында сигез “түгәрәк өстәл” утырышы үтә­чәк һәм дискуссион мәйдан­чыклар эш­ләячәк.

Оештыручылар белде­рүенчә, Уфада үтүче фо­рум­да Русия эш­куар­ла­ры­ның чит ил партнерла­ры бе­лән төбәкара хезмәт­тәшлеген үстерү өчен уңай мохит булдыру, шулай ук, кече бизнеска инфраструктур һәм финанс ярдәме, дәү­ләт сатып алуларында кече һәм урта эшкуар­лык­ның өлешен арттыру, яшь­ләр эшкуарлыгын үстерү, ШОС һәм БРИКС илләре товарлары һәм хезмәт­лә­ренең бердәм базарын оеш­тыру мөмкин­лекләре тикшереләчәк.

Чарада, шулай ук, 2030 елга илнең кече һәм урта бизнес эшчәнлегеннән экспорт керемен 2,5 тапкыр арттыруны күз уңында тотучы “Стратегия-2030” программасы тәкъдим ите­ләчәк.

Уфада икенче тапкыр үтүче мөһим форум уңаен­нан ”РБК-Уфа” порталы тарафыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә исә Дмитрий Шаронов чара кысаларында берничә ки­ле­шүгә кул куелачагы турында да белдерде. Аерым алганда, Башкортстан Сәү­дә-сәнәгать палатасы Кө­ньяк Африка Респуб­ликасының “Neхt generation” яшьләр оешмасы, ШОСның Эшлекле советы секретариаты, “Республика оешты­рылуның 100 ел­лы­гына 100 бизнес-проект” проек­тын тормышка ашыручы банк­лар­ның берсе, Күмертау хакимияте һәм “Террито­рия­ләрне үстерү буенча агентлык” белән килешүләр төзиячәк.

Быелгы форумның үзен­чәлек­ләре турында респуб­ликаның Сәү­дә-сәнәгать палатасы президенты Азат Фазлыев, Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Вячеслав Гыйләҗет­динов чыгыш ясадылар.

Форумны югары дәрә­җәдә оештыру һәм үткәрүгә бәйле мәсьәлә­ләр дүшәмбе көнне Премьер-министр Рөс­тәм Мәрданов рәис­ле­гендә үткән Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә дә тикшерелде. Анда да ШОС һәм БРИКС илләре төбәк­ләре бизнесы арасында эшлекле бәйләнешләрне үстерүдә әлеге чараның гаять мөһим әһәмияткә ия булуы сызык өстенә алынды.

— ШОС һәм БРИКС ил­ләре, БДБ, Гарәп дәүләт­ләре вәкилләре катнашлыгында үткән беренче бизнес-форум чараның форматын бизнес ихтыяҗ­ларына юнәлтү зарурлыгын билгеләде. Бу җәһәттән форум даими эшләүче мәй­данчыкка әверелергә тиеш, — дип билге­ләнде киңәш­мәдә.
Читайте нас: